Фавст Никитин

Фавст Никитин (рус. Фавст Васильевич Никитин, 20 июль 1894(1894-07-20), Гагарин, Смоленск гөбернәсе, Россия империясе — 16 октябрь 1992(1992-10-16) (98 яшь), Бөреле җәнлек совхозы, Биектау районы, Татарстан, Россия) — галим, зоотехник, Сталин премиясе лауреаты (1951).

Фавст Никитин
Туган 20 июль 1894(1894-07-20)
Гагарин, Смоленск гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 16 октябрь 1992(1992-10-16) (98 яшь)
Бөреле җәнлек совхозы, Биектау районы, Татарстан, Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты һәм Одесское военное училище[d]
Һөнәре галим
Ата-ана
  • Никитин Василий Александрович[d] (әти)
Кардәшләр Никитин Юрий Васильевич[d] һәм Никитина-Станиславская Татьяна Васильевна[d]
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Биографиясе

Фавст Васильевич Никитин 1894 елның 20 июлендә Смоленск губернасының Гжатск шәһәрендә туа. 1903-1913 елларда Елизаветград гимназиясендә (Херсон губернасы) булачак академик Тамм, Сталин премиясе лауреаты Н. Чеботарев, ВАСХНИЛ академигы Б.Завадовский белән бер сыйныфта укый. Аннары Мәскәү дәүләт университетына физика-математика факультетының табигый фәннәр бүлегенә укырга керә.

Беренче бөтендөнья сугышы башланганда, армиягә алына. Одесса хәрби училищесының 4 айлык курсын тәмамлаганнан соң, Көньяк-Көнбатыш фронтының 13 нче Белозер пехот полкы штаб-капитаны, поручик чинында хезмәт итә.

1917 елда аның җәяүле гаскәр ротасы үз участогында фронтны өзә һәм Австрия дивизиясе штабын ала. Бу батырлыгы өчен штаб-капитан Никитин Георгий тәресе белән бүләкләнә.

Октябрь революциясеннән соң Кызыл Армия ротасы командиры урынбасары була, өч тапкыр яралана.

1920 елда демобилизациядән соң Елизаветград авыл хуҗалыгы институтына зоотехник факультетына укырга керә.

1928 елдан Елизаветград туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре.

1930 елда кулга алына, хөкем карары — 5 ел ИТЛ. НКВД Темник лагереның 3 нче совхозында йорт куяннары үрчетү буенча зоотехник вазифасында җәза үти.

1935-1940 елларда куян үрчетү фәнни-тикшеренү институтының Воронеж торак пунктының фәнни хезмәткәре. Бу чорда Воронеж өлкәсе колхозларында 4-4,5 кг авырлыктагы йорт куяннары төркемен үрчетә.

1940-1941 елларда Курск өлкәсенең Солнцевск кроликсовхозының, ә 1941 елдан (эвакуация белән бәйле рәвештә) — ТАССРның Бөреле җәнлек совхозының өлкән зоотехнигы. 1950 елда яңа токымнар чыга.

1957 елда пенсиягә чыга һәм Казанга күчеп килә. 1959-1961 елларда Смоленскида, 1962-1981 елларда Украина ССРның Черновцы шәһәрендә яши. 1981 елда хатыны вафатыннан соң Бөреле җәнлек совхозы бистәсенә кайта.

Әдәбият

  • Бонфельд С. Фауст Нікітін. Шляхетно — впродовж довгого життя //Єлисаветградська гімназія. — Кн. 1. — Кіровоград, 1997. — С. 114—115;
  • Босько В. Кролики для диктатури пролетаріату, або єлисаветградський Фауст у місцевій катівні // Історичний календар Кіровоградщини на 2009 рік. — Кіровоград: Центрально-Українське видавництво, 2008. — С. 24—28;
  • Михайлюкова Л. Тернистий шлях, щаслива доля // Народне слово. — 2004.
  • Любарський Р. Ф. Нікітін. Спогади про Єлисаветград // Вечірня газета (Кіровоград). — 1991. — Січень — лютий. — № 1—5.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Фавст Никитин БиографиясеФавст Никитин ӘдәбиятФавст Никитин СылтамаларФавст Никитин ИскәрмәләрФавст Никитин16 октябрь1894 ел1992 ел20 июльБиектау районыБөреле җәнлек совхозыГагарин (Смоленск өлкәсе)РоссияРоссия империясеРус телеСмоленск губернасыТатарстан

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Көнбатыш ВиргинияКытайМәккәEva ElfieИлсөя БәдретдиноваГиперсылтамаНорлат районыHD169467КислородТатарстан Автономияле Совет Социалистик РеспубликасыЕвразияГибралтарПриют (станция)Мидхәт Әбделмәнов1754 елНәҗип ДумавиВикипедияләр исемлегеISO 3166-1Ренат ХарисEfiriumВикиөзекКазанның истәлекле урыннарыБезнең гомер (китап)Ләис ЗөлкарнәевЗифа БасыйроваПольшаРоссия Федерациясенең дәүләт гербыЗилаер районы татар авылларыIC 4642Войцех ЯрузельскийИндонезияӘзһәр ШакировФранция коммуналарыЧәршәмбеLiktorВолонгоШартнамә1500 елТатарларКөньяк-Көнчыгыш АзияСергей Скрябин1577 елTelegramНиколай КалашниковАгния БартоВикикитапГарәп телеОлы СөлчәЛайош КошутКурган1975 елPedru KabralТензас (приход, Луизиана)СорнайИкенче бөтендөнья сугышыMOB4Böyekbritaniäneñ Cämğiät pulatıХәбир Ибраһимİstrebitel1552 елМәхмүт НигъмәтҗановЧернобыль һәлакәте31 декабрь🡆 More