Уфа Районы

Уфа районы (баш. Өфө районы, рус. Уфимский район) — Башкортстанның муниципаль районы.

Благовещен, Иглин, Кырмыскалы, Чишмә, Кушнаренко районнары белән чиктәш. Район биләмәләрендә 19 авыл советы урнашкан, торак пунктлар саны — 89. Уфа шәһәре үзе районга керми, шуңа карамастан район җитәкчеләре Уфаның үзәгендә, Цюрупа ур, 6нчы йортта утыра.

Уфа районы
баш. Өфө районы
рус. Уфимский район
Байрак[d]
Уфа РайоныУфа Районы
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт Уфа Районы Россия
Башкала Уфа
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 67 067 (2010)
Нәрсә белән чиктәш Иглин районы, Уфа, Кушнарин районы, Благовещен районы, Кырмыскалы районы һәм Чишмә районы
Мәйдан 1598,77 км²
Почта индексы 450ХХХ
Рәсми веб-сайт ufim.bashkortostan.ru(рус.)
Харита сурәте
Җирле телефон коды 347
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Уфа Районы Уфа районы Викиҗыентыкта

Биредә рәсми рәвештә 67 мең кеше теркәлгән. Районның үзенчәлеге шунда, яз-җәй айларында бакча сезоны башлангач, монда яшәүчеләр саны тагын кимендә 100 мең кешегә арта. Күпчелек халкы – руслар, татарлар.

Географик сыйфатлама

Авыл хуҗалыгы җирләре – 67%, урманнар мәйданның 19%ын биләп тора.

Уфа районың электрификацияләнгән Себер тимер юл магистрале кисеп чыга. Аның өстендә эре торак урыннары урнашкан: Йоматау станциясе, Йоматау авылы, Авдон, Кириллово, Жуково.

Район аша Самар-Уфа-Чиләбе, Уфа-Ырынбур, Уфа-Яңавыл, Уфа-Казан автомобиль юллары уза. Биредә Башкортстан нефть промыселларының үткәргеч торбалары төенләнә.

Тарих

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

1931 елда районга 49 авыл советы белән 106 825 кешекергән. Сызымлаудан соң Черниковка бистәсе бүленеп чыга, авылларның бер өлеше Нуриман, Топорнино, Чишмә районнарына тапшырыла. 1935 елда район җирендә яңа Иглин районы оештырыла, аңа 23 авыл советы “китә”. 75 ел эчендә Уфа советына илледән артык авыл тапшырылган, “перспективасыз”га чыгарылган 60тан артык авыл яшәүдән туктаган.

Халык

Хәзер районда 58 мең халык, 88 авыл бар. Иң зур торак урыннары: Авдон (2009 елда 5 мең кеше яши), Михайловка, Алексеевка (0,92 мең), Дмитриевка.

1989 елда татарлар күпчелекне иткәннәр: Кармасан, Мөдәрис, Черновский, Лесной, Начапкино, Чернолесовский, Сперанский, Вольно-Сухарево, Федоровка, Йоматау.

1989 елда Юлыш белән Нөрледә халык башкорт итеп яздырылса, 2002 елда кире татарлыкка кайтканнар. Бердәнбер башкорт дип аталырдай авыл – Яңа Карашиде.

Милли состав

Ел руслар татарлар башкортлар
1939 52 469 / 81,3% 5 035 / 7.8% 1 055 / 1.6%
1970 9 704 / 19.7% 1 452 / 3.3%
1989 14 981 / 28.4% 4 381 / 8.3%
2002 26 293 / 46,66% 17 926 / 31,81% 7 711 / 13,68%
2010 30 085/ 45,2% 22 568/33,9% 9 318 / 14,0%

2002 елны болардан тыш исәпкә алынганнар: чуашлар 1 357, украиннар — 916, мукшылар 594, чирмешләр 351. 2010 елда украиннар — 830, чуашлар — 1 341, мукшылар — 520.

Демография

Халык саны
19391959197019791989200220101 гый 2019
64 57450 22552 81555 02952 71256 35167 06795 353

Танылган кешеләр

Мәгариф өлкәсе

Урта белем

2008-09 уку елында Уфа районында 37 мәктәп эшләгән: 24 тулы урта, 3 төп, 10 башлангыч мәктәп эшләгәннәр. Укучылар саны – 6 207. Милләтләре буенча беренче урында руслар – 2864 (46,1%), икенче урында татарлар – 2059 (33,2%), өченче урында башкортлар – 755 (12,2%), чуаш балалары 161 исәпләнә (2,6%). Район мәктәпләрендә дүрт тел өйрәнелә. 9 мәктәптә 2059 татар баласының 553 татар телен өйрәнә, бу – татар балаларының 26,8 %. Районда татар теле Комлыкүл, Нөрле, Кармасан, Ольховка һәм Авдон мәктәпләрендә укытыла. 2008-09 уку елыннан Подымалово, Красный Яр, Миловка һәм Болгак лицеендә татар теле дәрес керә.
Катнаш (татар-чуаш) Камышлы авылы мәктәбендә 45 бала чуаш телен өйрәнә. Бу – райондагы 27,9% чуаш баласы туган телен өйрәнә дигәнне аңлата.

2008/2009 уку елында укучылар саны. Барлык балалар саны – 6207

Туган телләр Укучылар —милләт вәкилләре Туган телләрен өйрәнәләр Өйрәнү, %ларда
1 рус теле 2864 1746 60,9%
2 башкорт теле 755 751 99,4%
3 татар теле 2059 553 26,8 %
4 чуаш теле 161 45 27,9 %
5 барлыгы 5839 3095 53 %

Һөнәри белем

Искәрмәләр

  • Ул да Уфа исемен йөртә, югыйсә(үле сылтама)
  • архив күчермәсе, archived from the original on 2007-12-13, retrieved 2011-09-01 
  • http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2125
  • Башкортстан Республикасыныњ муниципаль берємлеклєре буенча аерым миллєтлєр(үле сылтама)
  • 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  • Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  • Район мәгарифен үстерү программасы
  • Шулай ук карагыз

    Сылтамалар

    Tags:

    Уфа Районы Географик сыйфатламаУфа Районы ТарихУфа Районы ХалыкУфа Районы ДемографияУфа Районы Танылган кешеләрУфа Районы Мәгариф өлкәсеУфа Районы ИскәрмәләрУфа Районы Шулай ук карагызУфа Районы СылтамаларУфа РайоныБашкорт телеБашкортстанБлаговещен районыИглин районыКушнаренко районыКырмыскалы районыМуниципаль районРус телеУфаЧишмә районы

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Искәндәр ХәйруллинРене Декарт24 апрельАламеда-де-ла-СаграӘл-Әләмәйн янындагы беренче бәрелешЯсалма интеллектКыйссаи ЙосыфАк юл (журнал, 1913)Мэн утравыИмәнГөмреВикипедияМаксим БатыревТайлер (Техас)Mançester Siti futbol taqımıКадыйр СибгатуллинЭлвуд-Сити (Пенсильвания)2004 елРавил ФәйзуллинСэмюэл МорзеАйдар ТимербаевТрофим Борисов25 гыйнварМөнир ЯкуповСәйдә Зыятдинова1999 елШвецияИван ЗолоМанго (җимеш)Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәреИске имләТөркияПлевнонТехас (штат)Санкт-ПетербургКасыйм татарлары авылларыМарсель ӘхмәтҗановҮлем җәзасыБорынгы МисырЯпон телеФоксборо (Массачусетс)БаланитӨйФранцияDmitriy Tsvetkov (1890)ТеннисКукурузБизнесПротестантлар1981 елДамир Сираҗиев премиясеИмам әл-ГазалиАльховкаЗур пандаЛионель МессиGoogleСуАйгөл МиңнуллинаУсти-над-ЛабемСенегалҮлемВьетнамБаш битТейтум (Нью-Мексико)Рәмзия Вәлитова🡆 More