Томас Мор

Томас Мор, ингл. Thomas More (1478, Лондон — 1535, Лондон) — Англия гуманисты, дәүләт эшлеклесе, язучы, утопик социализмга нигез салучыларның берсе.

Эразм Роттердамлының дусты. Англия канцлеры (1529-1532). Католик булу сәбәпле, англикан чиркәве югары башлыгы саналучы корольгә ант итми, илне сатуда гаепләнә һәм җәзага тартыла. Англикан чиркәве тарафыннан изге дип табылган (1935).
«Утопия» әсәрендә (1516) шәхси мөлкәт булмаган, сәнәгать һәм көнкүреш иҗтимагый, хезмәт мәҗбүри булган фантастик идеаль җәмгыять үрнәген бирә.

Томас Мор
Томас Мор
Туган телдә исем ингл. Thomas More
Туган 7 февраль 1478(1478-02-07)
Лондон
Үлгән 6 июль 1535(1535-07-06) (57 яшь)
Лондон
Үлем сәбәбе башсызландыру[d]
Күмү урыны Часовня Святого Петра в оковах[d], Церковь Святого Дунстана (Кентербери)[d] һәм Chelsea Old Church[d]
Милләт инглиз
Ватандашлыгы БөекбританияТомас Мор Бөекбритания
Әлма-матер Линкольнс-Инн[d] һәм Magdalen College School[d]
Һөнәре хокукчы, сәясәтче, язучы
Җефет

Джейн Кольт (15051511 елларда)

Элис Миддлтон (1511-1535 елларда)
Балалар Маргарет, Элизабет, Сесиль, Джон
Ата-ана
  • Джон Мор, казый (әти)
  • Agnes Graunger[d] (әни)
Кардәшләр Elizabeth More[d]
Томас Мор
Томас Мор

Томас Мор Томас Мор Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

1478 елның 7 февралендә Лондонда билгеле юрист гаиләсендә туган. Үз чорына күрә, бик яхшы белем алган: әүвәл грамматик мәктәпне, аннары Оксфорд университетын һәм Лондон юридик мәктәбен тәмамлаган. Оксфордта укыганда гуманитар мәсьәләләр белән кызыксынучы яшь галимнәр белән элемтәгә керә. Алар җәмгыятьтәге тигезсезлекнең һәм көчле катламның изү сәбәпләрен ачарга омтыла. Борынгы әдәбият һәм фәлсәфәне өйрәнә. Уку йортында укыганда, дөньяга карашы ныгый: интеллектуал фетнәче, урта гасырлар җәмгыятендә урнашкан төшенчәләрне һәм нормаларны җимерүче исемен ала. Оксфорд түгәрәге аша Яңарыш чорының күренекле вәкиле, Һолландия һуманисты, филологы, язучысы Эразм Роттердамлы (1469-1536) белән танышып, гомерлек дуслык урнаштыра.

Эшчәнлеге

Белем алгач, әтисе юлыннан китәргә тиеш була. Тиз арада Лондонда «намуслы белгеч» дигән даны тарала. 1504 елда 26 яшендә Англия парламентына сайлана. 1510 елда яңадан парламентка сайлана, Лондон шерифы ярдәмчесе була. 1515 елда корольнең мөһим дипломатик йөкләмәсе белән Фландриягә бара. 1517 елда король Генрих VIII Т. Морны үзенең киңәшчесе итеп билгели. Дәүләт хезмәтендә тиз күтәрелә, әһәмиятле дәүләт вазифаларын били. 1529 елдан Англия лорд-канцлеры, ритсер дәрәҗәсенә ирешә.

Дәүләт хезмәте белән бергә әдәби иҗат белән дә шыгыльләнергә вакыт таба. «Лютерга җавап бирү» әсәрендә католик диненең нигез принципларын яклый, динне реформалаштыру яклы булганнарга каршы чыга. Өлкәнәя барган саен, яшь чагындагы фикерләрен үзгәртә. Европа мәдәниятенең нигез ташы булган католик динен яклый. Король Генрих VIII башлаган динне үзгәртеп кору чорында сайлау алдында кала: дәүләт мәнфәгатьләрен сатучы исемен күтәреп, җәза алу яки инануларыңа каршы барып, «чиркәүнең иң югары башлыгы» дип игълан ителгән корольгә ант итү. Т. Мор беренче юлны сайлый, «Югары дәрәҗә турындагы акт»ны кабул итми, отставкага китәргә мәҗбүр була. Аны Тауэрга ябалар, 1535 елның 6 июлендә җәзага тарталар (башы чабыла).

Гаиләсе

Томас Мор 
Томас Морга һәйкәл. Челси
  • I хатыны Джейн Кольт (1477-1511)
    • Балалары Маргарет, Элизабет, Сесиль, Джон
      • Алиса Кресакр дигән ятим кызның опекуны була, соңыннан кыз Т. Морның улы Джонга кияүгә чыга.
  • II хатыны (1511 елдан) Элис Мидлтон

Искәрмәләр

  • 2,0 2,1 http://www.luminarium.org/renlit/moreepitaph.htm
  • 3,0 3,1 Lundy D. R. The Peerage
  • 4,0 4,1 4,2 Kindred Britain
  • Әдәбият

    1. Томас Мор. Утопия (латинчадан тәрҗемә). М.: Наука, 1978.

    Сылтамалар

    Моны да карагыз

    Tags:

    Томас Мор Тәрҗемәи хәлеТомас Мор ЭшчәнлегеТомас Мор ГаиләсеТомас Мор ИскәрмәләрТомас Мор ӘдәбиятТомас Мор СылтамаларТомас Мор Моны да карагызТомас Мор147815161529153215351935Инглиз телеЛондон

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Кытай Халык ҖөмһүриятеОлы СөлчәWikidataСу анасы (балет)ЛазерТәлгать ГабдерәхимовБерләшкән Милләтләр ОешмасыУфаТорнаяз (Биектау районы)Суконный бистәсеСаҗидә СөләймановаХайваннарТатарларКарга боткасыКамәрия ХәмидуллинаКаһирәВикикитапUTCXXVIII гасыр (б. э. к.)XXIX гасыр (б. э. к.)Ямал-Ненец автономияле округы24 октябрьИлдар СибгатуллинКышкы Олимпия уеннары 2014Сталин репрессияләреДәүләтӘкиятВикипедия җәмгыятеНорлат (станция)ТираспольРСФСРАртур Минһаҗев (1973)Украин телеИнглиз теле1 декабрьСовет Социалистик Республикалар БерлегеВикисәфәрМуса Җәлил биографиясеРоссияФигыльБраганса (Португалия)Журналистика21 июльФатих ӘмирханДәрвишләр бистәсеТөрекмәнстанда исламРус телеМәрьям АрслановаТатар әдәбияты1898 елСалават районы татар авылларыҖирСарыкШәйхи МаннурМөхәммәт пәйгамбәрMicrosoft WindowsБүздәк (станция)ШвецияРоберт МиңнуллинЯгъфәр ГариповТатарстан Республикасы гимныФәйзрахман Әминов🡆 More