Рәшит Бадыйков (1932 ел) — совет һәм Россия табиб-хирург-онкологы, медицина фәннәре докторы.
Башкорт АССР-ның атказанган табибы (1975). РСФСР-ның атказанган табибы (1986). Салават Юлаев ордены кавалеры (2002). Уфаның мактаулы гражданы (1994).
Рәшит Бадыйков | |
---|---|
Туган | 20 июль 1932 (91 яшь) БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | галим |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Рәшит Газиз улы Бадыйков1932 елның 20 июлендә Башкорт АССР ның Чакмагыш районы Метрә-Әюп авылында крестьян гаиләсендә туа.
1942 елда, Бөек Ватан сугышы чорында, ун яшендә Р. Г. Бадыйков колхозда хезмәт эшчәнлеген башлый, өлкәннәр белән беррәттән эшли.
1950 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә һәм аннан 1956 елда дипломлы белгеч булып чыга. 1956-1960 елларда Туймазы районының Кындры авыл участок хастаханәсендә табиб-хирург булып эшли. 1960-1962 елларда Башкорт дәүләт медицина институтының Гомуми хирургия кафедрасында клиник ординатурада укый.
1962 елдан — хирург-онколог, 1966 елдан — Башкортстан Республикасының Онкология диспансерында гомуми онкология хирургия бүлеге начальнигы. 1968 елдан Р. Г. Бадыйков гомуми онкологиянең хирургия бүлеге базасында торакаль онкология бүлекчәсен оештыра. Н. Н. Блохин исемендәге онкология фәнни-тикшеренү үзәге һәм П. А. Герцен исемендәге Мәскәү Фәнни-тикшеренү онкология институтлары белән хезмәттәшлек итә.
Торакаль онкология бүлеге мөдире вазыйфасында озак еллар эшләү дәверендә Р. Г. Бадыйков 13 меңнән артык катлаулы операция ясый. 1968 елда аңа Башкорт АССР-ында иң беренче югары категорияле хирург-онколог квалификациясе бирелә.
1975 елдан — медицина фәннәре кандидаты, 2000 елдан — икътисад фәннәре докторы. Онкология хирургиясе буенча 160-ка якын фәнни хезмәт авторы.
1975 елда Башкорт АССР-ның атказанган табибы, 1986 елда — РСФСР-ның атказанган табибы исеменә лаек була.
1994 елдан — Уфа шәһәренең мактаулы гражданы.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рәшит Бадыйков, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.