Бәширов Рәкыйтm Габит улы (10 гыйнвар 1940 ел) — совет һәм Россия хуҗалык эшлеклесе.
Башкорт АССР-ының 12-нче чакырылыш Югары Советы халык депутаты. Милләте — башкорт, 1992 елның мартыннан Иглин районы хакимияте башлыгы.
Рәкыйть Бәширов | |
---|---|
Туган | 10 гыйнвар 1940 (84 яшь) Иске Мораптал, Мурапталовский сельсовет[d], Куергазы районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Уфа дәүләт нефть-техника университеты |
Рәкыйть Габит улы Бәширов 1940 елның 10 гыйнварында БАССР-ның Күмертау районы (хәзерге Көйергәзе районы) Иске Мораптал авылында туган.
1976 елда Уфа карамай институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшмәкәрлеген 1958 елда Стәрлетамак каласындагы төзәтү заводында токарь өйрәнчеге булып башлаган аннары слесарь булып эшләгән.
1962-1978 елларда "Башсельстрой"ның 127-нче ПМК-сында слесарь-механик, баш инженер булып эшли.
1978 елдан колхозара төзелеш оешмасы Советы рәисе булып эшли.
Аннары фирка һәм дәүләт эшендә актив катнаша. 1980 елдан — КПСС-ның Иглин райкомында комитетында икенче сәркатиб.
1982 - 1992 елларда халык депутатларының район Советы башкарма комитеты җитәкчесе.
1992 елның мартыннан Иглин районы хакимияте башлыгы сыйфатында уңышлы эшли.
2013 елда районда беренче булып «Почетлы иглинлы» исеменә лаек булган . «Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе» мактаулы исеменә лаек була.
Башкорт АССР-ының 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана
Гаиләсендә ике ул тәрбияләп үстергәннәр.
БАССР-ның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рәкыйть Бәширов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.