Куергазы районы (рус. Куюргазинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район.
Административ үзәге — Ермолаево авылы – Уфадан 243 км ераклыкта урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе – Стәрлетамакта. Куергазы башкорт теленнән тәрҗемә иткәндә “елга башы” дигәнне аңлата.
Куергазы районы | |
баш. Көйөргәҙе районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 31 гыйнвар 1935 |
---|---|
Атама | Көйөргәҙе районы |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Ярмалай |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 25 125 (2010) |
Мәйдан | 2235 км² |
Почта индексы | 3533ХХ |
Рәсми веб-сайт | kuyrgaza.tukaeva.ru |
Җирле телефон коды | 34757 |
Куергазы районы Викиҗыентыкта |
1935 елның 31 гыйнварыннан үзаллы Куергазы районы 1952 елда Стәрлетамак өлкәсе, 1962 елдан Мәләвез районына керә. 1965 елдан Күмертау районы (үзәге шул исемне йөртүче шәһәр) булып исемләнә. 1992 елда БР Югары Советы Президиумы Указы белән Куергазы районы дип исемләнә башлый (үзәге — Ермолаево эшчеләр поселогы). Үзаллылык алу торак төзелешен киңәйтергә, юлларны асфальтлаштырырга һәм ремонтларга, торак пунктларга газ кертергә мөмкинлек бирде.
Куергазы районы Башкортстанның көньягында урнашкан, аны хаклы рәвештә республиканың көньяк капкасы, дип йөртәләр. Ул Федоровка, Мәләвез, Күгәрчен районнары һәм Ырынбур өлкәсе белән чиктәш. Мәйданы 2238 км² тәшкил итә (авыл хуҗалыгы җирләре – 134,6 мең).
Район территориясендә Күмертау шәһәре, Маячный бистәсе (2005 елдан авыл), 84 авыл урнашкан. Иң зурлары: Айчуак, Яңа Мораптал, Якшымбәт.
1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | 1 гый 2018 | 1 гый 2019 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
44 998 | ↘36 416 | ↘35 326 | ↘28 627 | ↘23 454 | ↗25 587 | ↘25 125 | ↘22 985 | ↘22 612 |
Агросәнәгать комплексы район икътисадының мөһим өлешен алып тора. Тоташ республикадагы кебек үк, заман үзгәрешләре аны да урап узмады. Районда 12 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы исәпләнә. Җаваплылыгы чикләнгән өч җәмгыять авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Үсемлекчелек продукциясенең төп өлешен ашлык һәм мал азыгы культуралары, шикәр чөгендере, көнбагыш, бәрәңге, яшелчә-җимешләр тәшкил итә. көнбагыш җитештерү буенча район республикада иң алдынгыларның берсе. Киров исемендәге, “Искра”, “Ватан” кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән “Заборьев-Агро” җәмгыяте районны (җирле инвестор) социаль-икътисади үстерүгә зур өлеш кертә. терлекчелектә малларның баш санын, ит һәм сөт җитештерүне арттыру буенча зур эш алып барыла.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Куергазы районы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.