Ригоберта Менчу Тум (исп. Rigoberta Menchú Tum, 9 гыйнвар 1959 ел, Чимель, Киче, Гватемала) — Гватемаланың майя төркеменә караган киче халкы вәкиле.
Хокук яклаучы, Гватемаланың җирле халкы хокуклары өчен көрәшче, тынычлык буенча 1992 елгы Нобель премиясе һәм 1998 елда Принц Астурийский премиясе лауреаты. ЮНЕСКОның ирекле ихтыяр илчесе. «Мин, Ригоберта Менчу» (1983) һәм «Чикләрне кисеп үткәндә» дигән ике автобиографик әсәр авторы.
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | Гватемала |
Тугандагы исем | исп. Rigoberta Menchú Tum |
ХФӘ билгесе | riɣoˈβeɾta menˈtʃu |
Туу датасы | 9 гыйнвар 1959 (65 яшь) |
Туу урыны | Ла-Чимель[d], Успантан[d] |
Һөнәр төре | сәясәтче, язучы, автобиограф, хокук яклаучысы |
Башкарган вазыйфа | Посол доброй воли ЮНЕСКО[d] |
Сәяси фирка әгъзасы | Winaq[d] |
Әгъзалык | Римский клуб[d] һәм Нобелевская женская инициатива[d] |
Бүләкләр | |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 39 555 |
Ригоберта Менчу Викиҗыентыкта |
Берничә католик мәктәптә башлангыч белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, 1960-1996 еллардагы ватандашлар сугышларында Гватемала гаскәрләре тарафыннан кеше хокукларының бозылуына каршы кампанияләрнең актив катнашучысы була.
1982 елда «Минем исемем Ригоберта Менчу. Минем вөҗданым ничек уянды» (исп. Me llamo Rigoberta Menchú y así me nació la conciencia) дигән автобиографиясен нәшер итә, ул аның интервьюлары нигезендә языла. Китапны Венесуэладан чыккан антрополог һәм журналист Элисабет Бургос төзи. Китап инглиз теленә тәрҗемә ителә һәм «I, Rigoberta Menchú» дип атала. Ул авторга зур уңыш китерә.
1991 елда Менчу Берләшкән Милләтләр Оешмасының Җирле халыклар хокуклары турында декларациясен әзерләүдә катнаша. Сесар Монтес аның якын ярдәмчесе була.
Гватемалада ватандашлар сугышы тәмамлангач, Менчу Гватемала хунтасы әгъзаларын Испания судларында җаваплылыкка тарту кампаниясен башлый. 1999 елда ул Испания судына Гватемалада хәрби җинәятчеләрне эзәрләп булмавы турында шикаять яза. Испанияда, кәгазь бирүченең Гватемалада даулашу мөмкинлекләрен тулысынча кулланып бетмәвенә нигезләнеп, яуны кабул итмиләр. 2006 елның 23 декабрендә Испания Гватемаладан иске хөкүмәтнең геноцидта һәм җазаларда гаепле җиде әгъзасын экстрадицияләү таләбен куя. Алар арасында Эфраин Риос Монтт һәм Оскар Умберто Мехиа Викторес кебек элекке диктаторлар да була. Испаниянең Югары суды чыгарган карарга таянып, чит илләрдә кылынган геноцид турындагы эшләр, алар Испания гражданнарына кагылмаса да, Испания судларында карала ала.
Менчу шулай ук медицина өлкәсендә эшкуарлыкка да тотына. Мексикада Salud para Todos («Бөтенесе өчен дә саулык») һәм «Farmacias Similares» дигән компанияләрнең җитәкчесе була, алар халыкка арзан дарулар тарата.
2007 елның 12 февралендә Менчу җирле халыкның Encuentro por Guatemala дигән сәяси партиясен оештыра һәм Гватемала президентын сайлауга үзенең кандидатурасын күрсәтә. 2007 елның 9 сентябрендә үткән сайлауда ул тавышларның 3,1 процентын ала. 2009 елда элеккесенә охшаш «Уйнак» (Winaq) партиясен оештыруда катнаша. 2011 елгы сайлауда Сулларның Киң фронт кандидаты була һәм тавышларның 3,3 процентын ала.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ригоберта Менчу, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.