Регби-7 (ингл. Rugby sevens) — классик регби уенының төре.
Регби 1823 елның 7 апрелендә барлыкка килгән дип исәпләнелә. Бу көнне Уильям Уэбб Эллис исемле инглиз футбол уйнаган вакытта тупны кулларына ала һәм капкага таба йөгереп китә. 1863 елда Англия футбол ассоциациясе капкачыдан тыш башка уенчыларга тупны кулга алуны тыя. Шулай итеп футбол һәм регби аерым спорт төрләренә әйләнә. 1871 елда Регби футбол берлеге оеша (Бөекбританиядә регби белән идарә итү һаман да шушы оешма кулында). 1876 елда Халыкара регби союзына нигез салына. 2009 ел октябрендә Халыкара олимпия комитеты регби-7 уенын 2016 елгы Олимпиада программасына кертә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Регби-7, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.