Мәсҗиден-Нәбәви (гарәпчә: المسجد النبوي — Пәйгамбәр мәчете) — исламда Мәсҗидел-Хәрамнан кала икенче урында булучы Мәдинәдәге мәчет (Кодыстагы Әл-Әкса - өченче).
Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең кабере анда урнашкан.
Бу урындагы мәчет Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм исән чакта ук төзелә, ә анардан килүче ислам әмирләре мәчетне зурайталар һәм бизиләр. Яшел гөмбәз (Пәйгамбәр гөмбәзе) астында Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең кабере урнашкан. Гөмбәз төзелүенең төгәл датасы билгеле түгел, ләкин аның XII гасыр тасвирламаларын табарга мөмкин. Беренче ике хәлиф - Әбу Бәкер һәм Гомәр (радыйаллаһу ганһумә) шулай ук анда күмелгәннәр.
Һиҗрәттән соң, Мөхәммәд Ясрибтә (соңрак Мәдинә дип атала башлый) соңрак мәчет төзеләчәк урындагы йортка күчә. Бу мәчетне тзүдә ул үзе дә катнаша. Бу бинаның планировкасы бөтен дөньядагы башка мәчетләр өчен дә кулланыла. Бинада колонналы мәчет композициясенең төп өлешләре салына: ачык турыпочмаклы ишегалды һәм, баштарак Кодыска, ә аннары Мәккәгә ориентлашкан, булачак колонналы залның прототибы. Мәчет шулай ук мәдәни һәм җәмгыяви чаралар үткәрү өчен, мәхкәмә һәм дини мәктәб өчен бина булып торган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мәсҗиден-Нәбәви, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.