Медицинада бу халәт паронихия (тырнак янындагы тукымалар ялкынсыну) дип атала.
Ул ике төрле—тырнак чите (паронихия) һәм тырнак асты (панариций) — бармак тукымаларының үтә көчле эренләп ялкынсынуы формасында очрый. Паронихия сезнең очрактагы кебек, тырнак бармак тукымасы ягы на үсеп инфекция кергәндә, уңышсыз маникюр ясаганда, бармакта травма булганда күзәтелә. Бу очракта бармак кызыша, авырта, үлекләргә мөмкин.
Паронихия | |
Саклык белгечлеге | тиребелем[d] |
---|---|
ICD-9-CM | 681.9 |
NCI Thesaurus идентификаторы | C79702 |
Паронихия Викиҗыентыкта |
Тырнак асты панарицие күп вакытта имгәнү, тырнак астына шырпы кергәндә яки башка сәбәпләр аркасында барлыкка килә. Ул температура күтәрелүгә, бармакның шешүенә, үлек ясалуга, лимфангиит — лимфа юл ларының ялкынсынуына китерә.
Авыруның башлагыч чорында консерватив дәва алып барыла. Инфекцияне бетерү өчен ялкынсынуга каршы мазьле бәйләвечләр, иммобили зация (бармак селкенеп йөрмәс өчен) ясарга тәкъдим ителә. Әгәр тырнак чите үлекләсә, тиресен кисеп, үлеген чыгарырга һәм махсус эремә белән эшкәртергә кирәк була. Авыру бик озак вакыт дәвамында борчыса, хи рургка күренү шарт. Ул кирәк дип тапса, тырнак торышын һәм бармакның кырый тукымасын үзгәртер өчен, операция ясарга карар кыла.
Профилактика чаралары: аякларны, кулларны чиста тоту, уңайлы аяк киеме кию, аякны инфекция эләгүдән саклау.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Паронихия, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.