Нурия Ирсаева, Нурия Исхак кызы Ирсаева (1942 елның 13 октябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Миякә районы, Канбәк) — драма артисты, педагог, 1965 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә уйный.
Башкортстан АССРның (1980), РСФСРның (1984), Татарстанның (1998) халык артисты. С. Юлаев (1981), М. Акмулла (1998) премияләре лауреаты. 1969 елдан РСФСР, БАССР театр әһелләре әгъзасы. Уфаның шәрәфле ватандашы (2019).
Нурия Ирсаева | |
Нурия Ирсаева | |
Туганда бирелгән исеме: | Нурия Исхак кызы Ирсаева |
---|---|
Туу датасы: | 13 октябрь 1942 (81 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: | актриса |
Гражданлыгы: | |
Амплуа: | лирик-драматик актер |
Бүләк һәм премияләр: | |
http://bash.bashdram.ru/troupe/irsaeva.html |
1942 елның 13 октябрендә Башкортстан АССР Миякә районындагы татар авылы Канбәктә туган. Уфа сәнгать укуханәсен (1965, Ш.Р. Рәхмәтуллин курсы; укытучылары Р.С. Сыртланов, З.И. Бикбулатова), «драма театры һәм кино актеры» белгечлеге буенча Уфа сәнгать институтын (1987, А.К. Лощенков курсы) тәмамлаган.
1965 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры труппасына кабул ителә. Бүген дә әлеге театрда хезмәт куя. 1987 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта.
Амплуасы: лирик-драматик һәм драматик каһарман хатын-кызлар. Актрисага нечкә лиризм, моңлылык, нәфислек тә, шул ук вакытта драматизм, көчле рухлылык та хас. Л.В. Вәлиев, Г.Г. Гыйләҗев, Р.В. Исрафилов, Ш.М. Муртазина, А. Ә. Нәдергулов, В.К. Сәйфуллин кебек режиссерлар белән эшли. Фидан Гафаров белән башкарылган сәхнә дуэты озын гомерле була. Эстрадада чыгыш ясый. «Әйдә киттек Дим буена» җыры (Г. Юнысова – Р.Сәхәветдинова) белән таныла.
Беренче башлап уйнаган рольләре (дебют) — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Алексей Арбузов әсәре буенча куелган «Дуслар янәдән очраша» спектаклендәге Алена, Сергей Кайтовның режиссёр Шәүрә Мортазина куйган «Балаларым минем» пьесасында Вера роле.
Беренче ире — Өлфәт, медицина белеме алган.
Икенче ире — ?
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Нурия Ирсаева, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.