Михаил Хандамиров (тулы исеме Михаил Фридон улы Хандамиров , Микаил Фрейтонович Хандамирян) – рус галиме, тәрҗемәче, чыгышы белән әрмән.
Михаил Хандамиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Михаил Фридонович Хандамиров, Микаил Фрейтонович Хандамирян |
Туган | 20 июль 1883 Манглис, Тифлис, Россия |
Үлгән | 23 ноябрь 1960 (77 яшь) Лунд, Швеция |
Милләт | әрмән |
Ватандашлыгы | Русия→ Швеция |
Һөнәре | тәрҗемәче, галим |
Җефет | Надежда Сергеевна Найденко |
Балалар | кызы Ирина |
Бүләк һәм премияләре | Король Густав Васа ордены (Швеция) |
1883 елның 20 июлендә Тифлис губернасының Манглис авылында туган. 1960 елның 23 ноябрендә Лундта вафат. Әтисе Фридон Гянджумович Хандамирян, патша армиясенең полковнигы, чыгышы белән Карабахтан. Әнисе – София Амбарцумовна Долуханова.
Тифлиста гимназия тәмамлагач (1990), Мәскәүдә кадетлар корпусын бетерә, әфисәр дәрәҗәсен ала, Гренобльдә француз телен өйрәнә. Санкт-Петербургда Александр юридик академиясендә укый. Академиядә газета мөхәррире була, мәкаләләрен шулай ук Варшауда, Тифлистә бастыра.
Беренче бөтендөнья сугышында хәрби-кыр хөкемдары була, 1914 елда Алленштайнда (Көнчыгыш Пруссия, Алмания) алман гаскәриләренә әсир төшә. Әнисенең һәм Швеция Кызыл Хач җәмгыятенең тырышлыгы нәтиҗәсендә, Швециянең Вестеретланд провинциясенә күчерелә.
1917 елдан Лунд шәһәрендә хатыны Надежда Сергеевна Найденко (Курск губернасы Черняки авылыннан) һәм кызы Ирина белән яши.
Лунд университетында рус һәм чит телләр укыта, анда рус әдәбиятын сөючеләр җәмгыятен төзи (1922), рус язучыларының (бигрәк тә М.Ф. Достоевский, Н.М. Шмелёв) әсәрләрен швед теленә тәрҗемә итә, рус язучылары (И. Бунин, А. Толстой, Ф. Сологуб, В. Мережковский һ.б.) белән хат алыша.
Үзенең студентларына да рус язучыларының (Аверченко, Зощенко) кыска әсәрләрен тәрҗемә иттерә.
1933 елда рус язучысы Иван Бунинны Нобель бүләгенә тәкъдим итүдә Хандамировның зур эш башкаруы мәгълүм: күп тапкырлар Швеция академиясенә хатлар яза, профессор Сигурд Агрелльдән (Бунинны швед теленә тәрҗемә итүче) Бунин намзәтен яклавын сорый. Бу уңыштан соң, М. Хандамировның Мережковский намзәтен Нобель бүләгенә тәкъдим итүе дә билгеле.
М. Хандамировның студентлары арасында билгеле шәхесләрдән: Рут Ведин Ратштайн (язучы, тәрҗемәче), Гуннар Ярринг (танылган төрки телләр белгече, Швециянең ССРБдагы илчесе (1964-1973). . Швеция хөкүмәте М. Хандамировка персональ пенсия билгели.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Михаил Хандамиров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.