Михаил Иван улы Калинин («Бөтенсоюз старостасы», рус. Михаил Иванович Калинин, 7 (19) ноябрь 1875(18751119), Югары Троица, Корчева өязе, Тверь губернасы, Россия империясе — 3 июнь 1946, Мәскәү, ССРБ) — инкыйлабчы, совет дәүләт эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1944).
Михаил Калинин | |
---|---|
ССРБ ҮБК рәисе (РСФСРдан) | |
Вазыйфада 30 декабрь 1922 – 12 гыйнвар 1938 | |
Аңа кадәр | вазифа барлыкка килгән |
Дәвамчысы | вазифа юкка чыгарылган; |
ССРБ Югары Шурасы Президиумы рәисе | |
Вазыйфада 17 гыйнвар 1938 – 19 март 1946 | |
Аңа кадәр | вазифа барлыкка килгән; |
Дәвамчысы | Николай Шверник |
БҮБК рәисе | |
Вазыйфада 30 март 1919 – 15 июль 1938 | |
Дәвамчысы | вазифа юкка чыгарылган |
Туган | 7 (19) ноябрь 1875 Югары Троица авылы, Корчева өязе, Тверь губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 3 июнь 1946[…] (70 яшь) Мәскәү, РСФСР, ССРБ |
Җефет | Екатерина Ивановна Калинина[d] |
Балалар | Уллары − Валериан һәм Александр, кызлар − Юлия һәм Лидия |
Сугышлар/бәрелешләр | Алман-совет сугышы |
1898 елдан РСДРП (б) әгъзасы. Эшчеләр арасында инкыйлаби өндәүне алып барган. «Эшче сыйныфны азат итү өчен көрәш берлеге»нең Петербург бүлекчәсе әгъзасы, «Искра» гәҗитенең актив хәбәрчесе. Күп тапкыр кулга алынган һәм сөргенгә җибәрелгән.
Февраль икыйлабында актив катнашкан. 1917 елның сентябреннән Петроград шәһәр управасы әгъзасы, район управасы рәисе; беренче легаль Петроград большевиклар комитәсенең әгъзасы, РСДРП(б) ҮК да аның вәкиле. «Правда» гәҗите мөхәрририятенә кергән.
1919—1938 елларда БҮБК рәисе, 1922 елдан берүк вакытта ССРБ ҮБК рәисе. 1938—1946 елларда ССРБ Югары Шурасы Президиумы рәисе. 1946 елның мартыннан ССРБ Югары Шурасы әгъзасы.
2005 елдагы хәле буенча, Калинин исемен 3358 мәйдан, урам, проспект вә тыкрык йөртә.. Донецк, Чабаксар, Чиләбе һәм Горловка шәһәрләрендә Калинин районы бар. Калинин исемен йөртүче ике шәһәр бар — Калининград (элекке Көнигсберг), Калининск (Сарытау өлкәсе). Совет дәверендә Калинин исемен Тверь (Калинин), Королёв (Калининград) һәм Таҗикстандагы Сәрбәнд (Калининабад) шәһәрләре йөрткәннәр.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Михаил Калинин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.