Мирей Матьё, Мирей Матйө (фр. Mireille Mathieu, 1946 елның 22 июле, Франция, Воклюз департаменты, Авиньон) — дөньякүләм билгеле француз җырчысы.
Хәйриячелек белән шөгыльләнә: Раштуа һәм Пасха бәйрәмнәренә йөзләрчә балалар йортларына бүләкләр җибәрә, инвалид балалар өчен берничә приют тота.
Мирей Матье фр. Mireille Mathieu | |
Һамбург, 1971 | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме | фр. Mireille Mathieu |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары | 1962 — х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | җырчы |
Кораллар | тавыш[d] |
Жанрлар | шансон, поп-музыка |
Псевдонимнар | Мими |
Лейбллар | Columbia Records, Ariola Records, Metronome, Polydor Records, Atlantic Records, Capitol Records, Warner, Philips, Barclay |
Бүләкләр | |
www.MireilleMathieu.com | |
Милләт | француз |
IMDb |
1946 елның 22 июлендә Франциянең Воклюз департаменты Авиньон шәһәрендә ундүрт балалы ярлы гаиләдә иң өлкән бала булып туган. Әтисе Роже Матьё, ташчы, әнисе Марсель-Софи Пуарье (1921 — 2016). Унөч яшендә фабрикага эшкә урнаша. Унтугыз яшендә шәһәрдә узган җыр конкурсында беренче урынны ала. Авиньон хакимияте җырчы кызны Парижга, «Теле-Диманш» телеканалындагы «Фортуна уены» тапшыруында катнашырга җибәрә. 1965 елның 21 ноябрендә беренче тапкыр телевидениедә «Jezebel» (тат. Начар хатын-кыз) җыры белән чыгыш ясап, ил буенча фурор (соклану) тудыра. Икенче көнне үк танылган продюсер Җонни Старк Мирейның әтисе Роже Матьё белән контракт төзи. Шул көннән башлап, һөнәри җырчы карьерасы башлана. Беренче яздырган дискы ук Франциядә 1 миллион тираж белән сатыла.
Күпләр аның җыр башкару манерасын күренекле француз җырчысы Эдит Пиафка (1915-1963) ошата.
Мирей Матьёны гомере буена үзгәрмәс сәхнә образы да күп илләрдәге тамашачылары алдында таныта.
Мирей Матйө бер тапкыр да кияүгә чыкмаган, балалары юк. Үз балалары булмаганга, балалар арасында хәйриячелек белән шөгыльләнүен әйтә: сәләтле балаларга ярдәм итә, Раштуа һәм Пасха бәйрәмнәрендә йөзләрчә балалар йортларына бүләкләр җибәрә, инвалид балалар өчен берничә приют тота. Католик динен тота, католик бәйрәмнәрендә дини йолаларны тулысынча үти. Шарль де Голль тарафдары булуын, сәясәт белән кызыксынмавын белдерә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мирей Матьё, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.