Любовь Антоновна Богацкая — (1917 елның 20 августында, Белгород өлкәсе Колотиловка авылында туган — 1994 елның 14 июнендә мәрхүм булган 20 август 1917(1917-08-20), Колотиловка, Краснояружский район — 14 июнь 1994(1994-06-14) (76 яшь), ) — Белгород өлкәсе Ракитянск районы «Краснояружский» токымлы мал заводы савучысы.
Социалистик Хезмәт Каһарманы (22.03.1966).
Любовь Богацкая | |
---|---|
Туган | 20 август 1917 Колотиловка[d], Краснояружский район[d] |
Үлгән | 14 июнь 1994 (76 яшь) |
Любовь Богуцкая 1917 елда Колотиловка авылында крестьян гаиләсендә туган. 1933 елда «Дубино» совхозында хезмәт юлын башлый. Соңрак «Краснояружский» совхозында бозау караучы булып эшкә күчә. 1938 елда савучы булып эш башлый. Сугыш елларында бөтен мал көнчыгышка илнең тирән тылына озатыла. 1943 елда көтү туган ягына кире кайтарыла.
Мал бик ябык, алҗыган хәлдә була. Любовь Антоновна шушы катлаулы елларда да бер сыердан елына 1500-2000 кг сөт савып ала. Бишьеллык үтүгә аның төркемендә 10 сыер исәпләнеп, һәр сыердан елына 4000 килограммнан күбрәк сөт савып алган. 1950-1953 елларда сөт саву рекордлы була, һәм ул бер баш сыердан 5200 кг сөт савып ала башлый. Гадел һәм намуслы эшчәнлеге өчен Богацкая күп тапкыр бүләкләнә.
Терлекчелектә югары продуктлылыкка өлгәшкән өчен, Любовь Богацкая 1966 елның 22 март указы белән Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнеп, аңа Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.
Аннарры хаклы ялга чыга.
Белгород өлкәсе хезмәтчәннәр депутатлары Советы депутаты итеп сайлана.
1994 елның 14 июнендә мәрхүм була.
Социалистик Хезмәт Каһарманы (22.03.1966),
Ленин ордены (22.03.1966),
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Любовь Богацкая, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.