Күкәйлек (ovarium, греч.
oophoron) ана затның җенес бизе. Анда ана җенес күзәнәкләре үсә һәм өлгерә, шулай ук җенес гормоннары барлыкка килә.
Күкәйлек | |
Анатомик урнашуы | оча куышлыгы[d] |
---|---|
Лимфодренаж | парааортальный лимфатический узел[d] |
Артериаль чыганак | күкәйлек артериясе[d] |
Веноз дренаж | яичниковая вена[d] |
Анатомик структурасының үсеше | развитие яичников[d] |
Гомологично у другого пола | Күкәй |
WordLift сылтамасы | data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/ovary |
NCI Thesaurus идентификаторы | C12404 |
Моңа өлешчә туры килә | Овотестис[d] |
Күкәйлек Викиҗыентыкта |
Күкәйлек | |
---|---|
Өлеш | хатын-кызларның җенси системасы |
Урынлашу | оча куышлыгы[d] |
Кан килү | күкәйлек артериясе[d] |
Кан китү | яичниковая вена[d] |
Лимфа | парааортальный лимфатический узел[d] |
Идентификаторлар | |
TA | A09.1.01.001 |
FMA | 7209 |
· Күкәйлек, аналык бизе — хатын-кызларның парлы җенес бизе, кече оча куышлыгында урнашкан (рәс. 3.16).
· Күкәйлектә хатын-кызларның җенес күзәнәкләре (күкәй күзәнәкләре) җитешә, шулай ук анда хатын-кыз гормоннары барлыкка килә.
· Күкәйлек яссы эллипсоидсыман 3-5 см озынлыкта, 1,5-3 см киңлектә, 0,7-1,5 см юанлыкта була; күкәйлекнең авырлыгы 5-6 г.
· Күкәйлекнең ике өслеге бар:
· Күкәйлек өслекләре ике кырый белән бүленгән:
· Күкәйлекнең ике чиге бар:
Күкәйлекнең бәйләвеч аппараты (рәс. 3.16):
· күкәйлекне асып торучы бәйләвеч (ligamentum suspensorium ovarii) корсак ярысының җыерчасы булып тора, кече очаның кырый тышчасыннан башланып, күкәйлекнең көпшә очына таба аска төшә. Бу бәйләвечтә күкәйлекнең тамырлары һәм нервлары үтә.
· күкәйлекнең үз бәйләвече (ligamentum ovarii proprium) йомры баусыман 3-5 мм юанлыкта, аналыкның киң бәйләвече эченнән уза. Ул күкәйлекнең аналык очын аналык гәүдәсе белән тоташтырып, аңа аналык көпшәсе кергән урыннан астарак беркетелә. Килеп чыгышы буенча аналыкның йомры бәйләвеч кисәге булып тора.
· Күкәйлек җыерчасы (mesovarium) – корсак ярысының дупликатурасы, аналыкның киң бәйләвеченең арткы битеннән башланып, күкәйлекнең җыерча кырыена таба бара.
Күкәйлекнең төзелеше
· Сүлле катлау җитлекмәгән (корсак ярысының тоташтыргыч тукыма нигезе нечкәргән), күкәйлек беркатлы яссы яралгы эпителие (корсак ярысы мезотелие) белән капланган – интраперитонеаль урнашкан.
· Аксыл катлау (tunica albuginea) - фиброзлы, мезотелий астында урнашкан.
· Күкәйлекнең паренхимасында урнашкан, эластик җепселләр белән бай булган тоташтыргыч тукыманың барлык җыелмасы, күкәйлек аслыгын (stroma ovarii) тәшкил итә.
· Күкәйлек паренхимасын ике катламга аералар:
o тышкы күкәйлекнең кабык матдәсе (cortex ovarii), тоташтыргыч тукымадан тора һәм анда төрле өлгерү дәрәҗәсендәге фолликуллар бар;
o эчке күкәйлекнең ми матдәсе (medulla ovarii), анда тамырлар һәм нервлар бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Күкәйлек, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.