Фильм, 2016 Кыргый: кыска метражлы уен фильмы (2016)

Кыргый (баш. Ҡырағай, рус. Дикарь) ― кыска метражлы уен фильмы (25 минутлык фильм).

«Башкортстан» киностудиясе белән берлектә төшерелгән. Сценарий авторы һәм режиссер Фәрзәнә Утарбаеваның дебют эше. Әүвәлге (эшче) исеме «Кайту» (рус. Возвращение) булган.

Кыргый
Фильм, 2016 Кыргый: Тарих, Кыскача сюжеты, Актёрлар
Жанр кыска метражлы уен фильмы
Режиссёр Фәрзәнә Утарбаева
Продюсер Азамат Хуҗахмәтов, Фәрзәнә Утарбаева
Сценаричы Фәрзәнә Утарбаева
Баш ролләрдә Гөлли Мөбәрәкова
Артур Кәбиров
Оператор Тимур Ганиев
Монтажчы Тимур Ганиев
Көйязар Айдар Хәмзин
Киноширкәт Җитештерү:
Ataysal film
«Башкортстан» киностудиясе

Озынлык 25 мин
Ил РусияФильм, 2016 Кыргый: Тарих, Кыскача сюжеты, Актёрлар Русия
БашкортстанФильм, 2016 Кыргый: Тарих, Кыскача сюжеты, Актёрлар Башкортстан
Тел башкорт, русча субтитрлар белән

Тарих

Кыска метражлы уен фильмы «2016 ел ― Россиядә кино елы» кысаларында төшерелгән. «Кыргый» исеме төп геройга карата да әйтелә, шул ук вакытта юлда табылган көчеккә дә шундый кушамат тагыла. Төшерү өчен сайланган урыннар ― Чишмә районындагы авыл һәм Уфаның 21нче хастаханәсе. Фильм башкорт телендә, русча субтитрлар белән тәэмин ителгән.

Фильм презентациясе Уфаның «Родина» кинотеатрында була. Презентациядә Башкортстан кинематографистлар берлеге рәисе Фәрит Габитов (ba), БР Дәүләт җыелышы ― Корылтай депутаты, җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов һ. б. катнаша.

Кыскача сюжеты

Фильмның сюжеты ана белән аның улы мөнәсәбәтләренә багышланган. Көтелмәгән яңалык яшь кешене озак еллар вахта ысулы белән эшли торган төньяктан ашыгып кайтырга мәҗбүр итә. Фильмның төп тезисы «Ана күңеле — балада, бала күңеле — далада» мәкаленә тәңгәл килә. Фильмда баш геройга әтисеннән калган милли уен коралы – кубыз бар, ул – югалган гаилә кыйммәтләрен, әти һәм әниләргә бирелгән вәгъдәләрнең үтәлмәвен гәүдәләндерүче символ.

Тарих үзәгендә ― Артур Кәбиров башкаруындагы яшь егет, ул чираттагы төньяк вахтадан туган йортына әйләнеп кайткан. Гөлли Мөбәрәкова уйнаган әнисе аны бик озак көткән, шуның өчен карчыкларча йомшак кына итеп, аны озак вакытка киткәне һәм ата-анасына игътибары җитмәве өчен, әнисе көткәнне – хатын алып кайтып, гаилә кормаганы өчен битәрли. Улы чираттагы тапкыр төньякка вахтага киткәндә әнисе нидер әйтәсе килеп талпына, әмма улының аны тыңларга түземлеге һәм вакыты җитми.

Әнисе каты авырып, хастаханәгә эләккәч, улын төньяктан ашыгыч чакырып кайтаралар, әмма улыннан алынган кан әнисенә салырга ярамый булып чыга ― кан төркемнәре туры килми. Шәфкать туташына биреп калдырган язуда ана гомер буе саклап килгән серне ача: улы – аның тәрбиягә алган улы икән, малайның үз әнисе бала тапканда үлгән. Әтисе малаен кубызда уйнарга өйрәтәсе килгән, ләкин өлгермәгән. Әнисе улына васыять итеп, үз әнисеннән калган кубызны калдырган ― малайның үз әнисе кубызда уйный белгән.


Фильм, 2016 Кыргый: Тарих, Кыскача сюжеты, Актёрлар  Фильм безнең чынбарлык турында. Бу ― безнең чир, тамакка торган төер киноның башыннан ахырына кадәр китмәде
Айдар Галимов, җырчы, ТР (2008) һәм БР (2011) халык артисты
Фильм, 2016 Кыргый: Тарих, Кыскача сюжеты, Актёрлар 

Актёрлар

Баш рольләрне Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры актерлары: СССРның халык артисткасы Гөлли Мөбәрәкова һәм Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (2017) Артур Кәбиров башкарган. Рольләрдә шулай ук Башкортстанның халык артисты (2009) Гүзәл Маликова, РФ атказанган (2008), БР халык (2002) артисты Илдар Сәетов та уйнаган.

Актёр Роле
Гөлли Мөбәрәкова ана ана
Артур Кәбиров ул ул
Гүзәл Маликова күрше хатыны күрше хатыны
Илдар Сәетов табиб табиб
Алтынай Юнысова-Хамматова шәфкать туташы шәфкать туташы

Төшерү төркеме

  • Режиссёр: Фәрзәнә Утарбаева
  • Сценарий авторы: Фәрзәнә Утарбаева
  • Продюсерлар: Азамат Хуҗахмәтов, Фәрзәнә Утарбаева
  • Креатив продюсер: Айнур Әскар
  • Куючы рәссам: Айгөл Бәйрәмгулова
  • Куючы оператор: Тимур Ганиев
  • Музыка авторы: Айдар Хәмзин (Мәскәү)
  • Тавыш режиссеры: Юлай Тавылбаев
  • Аэросъемка: Владимир Жилко
  • Башкаручы продюсерлар: Азамат Байтимеров, Рөстәм Габҗәлилов
  • Фильмның генераль партнеры: Медстандарт НМХ

Уңышлары

Фильм идеясе профессиональ даирәләрдә хуплау тапкан. Эш Россия Кинематографистлар берлеге дебютантларының VI Бөтенроссия питчингы (фильм сценарие конкурсның финалына уза, бөтен Россиядән җибәрелгән 589 проекттан җиде иң яхшы эш исемлегенә кереп, конкурсның финалына чыга) һәм «Көмеш Акбүзат» халыкара милли һәм этник кинолар фестивале кысаларында дебютантларның питчингы призларына лаек була.

Фильм берничә сертификатка ия булган: «Башкортстан» киностудиясенең студиядә кино төшерү җиһазларын арендага алу сертификатына, Россия кино- һәм телепродукцияләренең төсләрен коррекцияләү өлкәсендә лидер―компания ― «Ника Диджитал» ҖЧҖдән (Мәскәү) һөнәри төс коррекцияләүгә һәм музыкаль бизәүгә сертификат.

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Фильм, 2016 Кыргый ТарихФильм, 2016 Кыргый Кыскача сюжетыФильм, 2016 Кыргый АктёрларФильм, 2016 Кыргый Төшерү төркемеФильм, 2016 Кыргый УңышларыФильм, 2016 Кыргый СылтамаларФильм, 2016 Кыргый ИскәрмәләрФильм, 2016 КыргыйБашкорт телеРус теле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Ришат ТөхвәтуллинФранцияТатарлар тарихыРоссия ФедерациясеРоссия империясеКучкар йолдызлыгыРим папалары һәм антипапалары исемлегеАктүбә (Әстерхан өлкәсе)MumbaiЭнциклопедияRSSАккургашМалайзияРадонЗюдерхаштедтБәхрәйн2024 елӘзербайҗанLugansk Xalıq Respublikası114-нче мәктәп (Казан)Татарстан гербыИске татар телеАвстралияПорнографияВикимедиа фондыБелем.руЛазерБуркина ФасоДжастин БиберТибет телеApple Inc.АфрикаЭлектр каршылыгыСергей СкрябинКырым РеспубликасыТатарстан АССРАртыш (агач)ЕвропаТатар Википедиясе1955 елИван ЗолоНорлат районыАлександр ГегеллоFacebookБизгәк авыруыBolğar (aerodrom)Айти (префектура)Алсу Галина (Гафарова)Гөлдания ХәйруллинаТарих163 елАйгөл ӘхмәтгалиеваҖәмил БаймурзинБаш битАк калфак (җыр)МисырГрийонКапитализмБөекбританияЮг телеТулаЗәйтүн гөлеМиңлебай (уен)Казакъстан🡆 More