Курсорны идарә итү төймәләре (күчеш төймәләр) — санак төймәсарының сигез төймәләре: ↑, ↓, ←, →, Home, End, Page Up һәм Page Down.
Саннар төймәсарында бу төймәләр 1...9 саннары белән кушылганнар.
Уклы-төймәләр күрсәткечне (курсорны) өскә, аска, сулга һәм уңга күчерәләр. Home («баш») һәм End («азак») төймәләре теләсә-нәрсәнең (документның, сүз юлының, абзацның) башына, яки азагына күчерергә мөмкинлек бирәләр. Бер экран өскә һәм бер экран аска күчерү өчен Page Up («бит өскә») һәм Page Down («бит аска») төймәләре белән файдаланалар.
Сирәк кенә (ешрак уеннарда) Home, End, Page Up һәм Page Down төймәләре кыйгач йөрер өчен кулланылалар.
Ctrl төймәсе белән бергә бу төймәләр озынырак арага күчерәләр. Мәсәлән, Microsoft Word’та Ctrl + ← сүзне сулга күчерә, ә Ctrl + Home — текстның башына. Ctrl + ↑ һәм Ctrl + ↓ төймәләре бу кануннан коелып калалар (чөнки «озынырак арага күчү» Page Up һәм Page Down бурычы), һәм аларда программалаучылар теләсә нәрсә куя алалар — мәсәлән, курсорны күчермичә əйлəндерү (Notepad++).
⇧
Shift төймәсе белән текст өлкəсе тамгалана. Ctrl + ⇧
Shift төймәләр тиңдәшлеге, текст өлкəсен тамгалап, курсорны еракка кузгатырга мөмкинлек бирә.
| |||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Esc | F1 | F2 | F3 | F4 | F5 | F6 | F7 | F8 | F9 | F10 | F11 | F12 | PrtSc SysRq | Scroll Lock | Pause Break | ||||||||||||
Ins | Home | PgUp | NumLk | / | * | − | |||||||||||||||||||||
Del | End | PgDn | 7 | 8 | 9 | + | |||||||||||||||||||||
4 | 5 | 6 | |||||||||||||||||||||||||
↑ | 1 | 2 | 3 | Ent | |||||||||||||||||||||||
← | ↓ | → | 0 | , |
Санакның/терминалның төймәсары нык чикле булган аркасында уклы-төймәләр булмаска мөмкин (ZX-Spectrum), уклы төймәләр уеннарга ярамаска мөмкин (ВВС Micro), программаның функциясе икенче комплект юнəлеш төймәләрен таләп итәргә мөмкин (Norton Commander, ике кешегә исәпләнгән уеннар). Кайчагында өстәмә функцияләргә җиңел керү мөмкинлеге кирәк (шутер-уеннар). Гизгеч уеннарында төймәләрнең бер өлеше гизгеч интерфейсы гамәлләренә кулланыла. Ул вакытта шушы төймәләр белән файдаланалар:
Видеотерминалларда кулланучыларның интерфейсын үзгәрткәннәр. Әмма курсорны идарә итү төймәләренә уйлары барып җитмәгән; аның яңгырашы әле һаман да ишетелә: vi мөхәррирендә. Төрле машиналарда төймәләрнең урнашуы төрле булган; без ияләшкән «кире Т» хәрефенә охшаган уклы-төймәләрнең урнашуын DEC компаниясе LK201 төймәсарында тәкъдим иткән.
Кыйммәтле санаклар (аерым алганда, шул ук IBM PC) үзләренә зур төймәсар (саннар бүлеге белән) рөхсәт итә алганнар. Еш кына саннар төймәсарының функцияларын алмаштырырга мөмкинлек бирелгән: уклы-төймәләргә яки саннарга. Арзанлы көнкүреш санакларда (ZX-Spectrum, Apple II) төймәсарны кыска һәм ачык итеп ясарга тырышканнар, еш кына «пычак астына» уклы-төймәләр дә эләккәннәр.
IBM PC/AT санаклары барлыкка килгәч, «кире Т» IBM’га ярашлы машиналарда да төпләнгән.
1980-нче елларда санак тычканы тарату алды. Стив Джобс Macintosh 128K’да шулай ук уклы-төймәләрдән баш тарткан. Ул аны тычкан уклы-төймәләрнең функциясын эшли ала дип сәбәпләгән.
Курсорны идарә итү төймәләре Google Android’ның виртуаль төймәсарында да юк; кайбер җайланмаларда шуның аркасында текстны мөхәррирлекләү шактый кыен. Gboard’ның соңгы юрамаларында эшли (ләкин кешеләргә аз билгеле) команда: әгәр бармак белән буш ара төймәсеннәң үткәрсәң, курсор сулга яки уңга күчә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Курсорны идарә итү төймәләре, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.