Красноярск крае (рус. Красноярский край) — Россия Федерациясенең субъекты.
Себер федераль бүлгесенә керә.
Россия Федерациясе субъекты | |||||
Красноярск крае Красноярский край | |||||
| |||||
Красноярск | |||||
2-нче | |||||
- Барлыгы - Су | 2 366 797 км² 0,8% | ||||
Халык саны | |||||
- Барлыгы - Халык тыгызлыгы | 2 828 187 кеше (2010) 1,2 кеше/км² | ||||
Тулаем төбәктәге продукт | 6-нче | ||||
- Барлык, агымдагы бәядә - Кеше башына | 1 052,0 млрд. сум (2010) 256,1 мең сум | ||||
Федераль бүлгесе | Себер | ||||
Көнчыгыш Себер | |||||
рус теле | |||||
Губернатор | Виктор Толоконский | ||||
Закон чыгару Җыелышының рәисе | Александр Усс | ||||
РФ субъекты коды | 24 | ||||
Сәгать поясы | MSK+4 (UTC+8) |
Як | Регион |
---|---|
Төньяк-көнчыгыш Көнчыгыш | Якутия |
Көньяк-көнчыгыш | Иркутск өлкәсе |
Көньяк | Тыва |
Көньяк-көнбатыш | Хакасия |
Көнбатыш | Тум өлкәсе, Хант-Манси АО |
Көнбатыш Төньяк-көнбатыш | Ямал-Ненец автономияле округы |
Красноярск крае Урта Себердә урнаша. Ул Россияның 13,86 % мәйданын били.
Төньякта Кара һәм Лаптевлар диңегезләре белән юыла.
Крайда Россияның никель һәм платиноидлар запасларның 95 %, алтын запасларның 20 % тупланган; шулай ук кобальт, магнезитлар, һәм тагын 63 промышленность металлның һәм башка файдалы казылмалар төркеме бар.
Крайда зур күмер запаслар да тупланган: Канск-Әчинск басейны, Тунгуска ташкүмер бассйны.
25 нефть һәм газ чыганагы бар, эре Ванкор нефть һәм газ чыганагы.
Дөньяда иң зрусының берсе Горево кургаш чыганагы; Курейка графит чыганагы.
Крайда барлыгы 10 000 файдалы казылманың чыганагы ачылган.
Крайның климаты кискен континеталь, температураның сикерү хаслы.
Край территориясендә артик, субарктик һәм уртача климатик поясларны аерып алалар.
Уртача гыйнвар температаурасы - -36...-18 °C, июльнең +10...+20 °C.
Шәһәр | Абсолют минимумы, °C | Иң салкын айның температаурасы, °C | Иң салкынысы өч айның температаурасы, °C | Еллык уртача температурасы, °C | Иң җылы айның температурасы, °C | Иң җылысы өч айның температурасы, °C | Абсолют максимумы, °C | Уртача еллык явым-төшем күләме, мм |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Богучаны | −53,5 | −23,3 | −21,2 | −1,5 | 19,1 | 16,9 | 37,7 | 361 |
Бор | −56,0 | −23,6 | −21,9 | −3,1 | 18,2 | 15,5 | 36,1 | 595 |
Ванавара | −61,0 | −28,6 | −26,6 | −5,1 | 17,8 | 15,3 | 35,7 | 422 |
Дудинка | −56,1 | −26,8 | −26,2 | −9,4 | 13,8 | 10,5 | 32,8 | 522 |
Ербогачён | −61,2 | −30,1 | −28,3 | −6,2 | 17,5 | 15,2 | 35,8 | 345 |
Красноярск | −52,8 | −15,5 | −13,9 | 1,6 | 18,7 | 16,8 | 36,4 | 491 |
Тура | −60,0 | −34,9 | −32,6 | −8,4 | 16,9 | 14,2 | 38,0 | 369 |
Хатанга | −59,0 | −31,7 | −30,9 | −12,5 | 12,4 | 9,2 | 36,7 | 280 |
Крайда 10 га гомуми мәйдан белән ~323 мең күл бар. Күлләрнең 86% полюс түгәрәк артында урнашалар, иң зурысы - Таймыр күле (4560 км² мәйданы). Башка эре күлләр: Пясино, Кета, Лама, Большое Хантайское.
Исем | Озынлык, км | Бассейн мәйданы, км² | Елның урта чыгым күләме, м³/с |
---|---|---|---|
Енисей | 3487 | 2 580 000 | 18 600,0 |
Ангара | 1799 | 1 039 000 | 4 390,0 |
Түбән Тунгуска | 2989 | 473 000 | 3 680,0 |
Хатанга | 227 | 364 000 | 3 320,0 |
Пясина | 818 | 182 000 | 2 600,0 |
Таш асты Тунгуска | 1865 | 240 000 | 1 750,0 |
Кан | 629 | 36 900 | 286,0 |
Мана | 475 | 9 320 | 98,5 |
Туба | 119 | 36 900 | 771,0 |
Оя | 254 | 5 300 | 632,0 |
Сыда | 207 | 4 450 | 283,0 |
Сым | 699 | 31 600 | 244,0 |
Большой Пит | 415 | 21 700 | 238,0 |
Курейка | 888 | 44 700 | 724,0 |
Туңлык-тайгадагы, тау-тайгадагы туфраклар өстенлек итәләр, шулай ук көлсу, тау-тундралы, соры урман һәм кара туфраклар да бар.
Урманлылык - 69 % (алардан: <50% - карагач, 17% - чыршы һәм ак чыршы, 12% - нарат, 9% - кедр)
Крайда барлыгы 342 кошларның һәм 89 имезүчеләрнең төркеме тора.
Крайда җиде тыюлыклар оештырылган:
1629 елга кадәр хәзерге край территория Тубыл регионына кергән иде; Соңрак, Енисейск, Канск, Әчинск һәм чиктәш җирләре Тум разрядына беркеткән. 1676 елда Енисейск шәһәр статусны алган.
1708 елда Петр I административ-территориаль реформасын үткәргән. Себер һәм Урал буендагы җирләр Себер губернасына кергәннәр. 1719 елда, Себер ералкыгына һәм территоянең идарә итүнең авырлыгы сәбәпле, губерния өч провинциягә бүленгән:
1724 елда аларга тагын ике провинция барлыкка килгән:
1764 елда Иркутск губернасы барлыкка килгән, аның составына Енисейск провинциясе дә кергән. Егерме ел үткәч, провинция юкка чыккан, аның өязләре өч губерняның составына кергән.
1797 елда барысы Енисей бассейның территориясе Тубыл губернасына керә; 1804-1822 елларда Тум губернасына керә.
1822 елда Ениисейск губернасы барлыкка килә. Үзәге - Красноярск шәһәре. Аның территория гомум алганда хәзерге Краснояск край территориясе белән туры килә иде.
Моны да карагыз: Красноярск крае татар торак пунктлары
1897 елда милли состав (1897 җанисәбе буенча):
Округ | руслар | татарлар һәм хакаслар | украиннар | поляклар | яһүдләр | эвенклар | мордвалар | якутлар | ненецлар | кетлар |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Губерния | 83,0 % | 7,7 % | 3,8 % | 1,0 % | … | … | … | … | … | … |
Әчинск өязе | 82,7 % | 8,7 % | 5,7 % | … | 1,1 % | … | … | … | … | … |
Енисейск өязе | 93,3 % | 1,2 % | … | … | 1,2 % | 1,9 % | … | … | … | … |
Канск өязе | 86,2 % | 2,3 % | 7,4 % | 1,5 % | 1,4 % | … | … | … | … | … |
Красноярск өязе | 92,4 % | … | 2,2 % | 1,9 % | 1,5 % | … | … | … | … | … |
Минусинск өязе | 75,8 % | 16,5 % | 2,9 % | … | … | … | 1,8 % | … | … | … |
Туруханск крае | 27,9 % | … | … | … | … | 14,9 % | … | 19,9 % | 28,6 % | 8,4 % |
Усинск өязе | 88,7 % | 6,6 % | 2,9 % | … | … | … | … | … | … | … |
1914 елның апрелендә Тыва Россия протекторатын кабул итә, һәм Тыва Урянхай крае буларак Россиянең Енисей губернасы составына керә. 1921 елда җирле революционерлар һәм Кызыл Армия ярдәме белән, Тываның бәйсезелеге игълан ителә.
БҮБКнең 1925 елның 20 маендагы карары нигезендә, Себердә губернияләр һәм өлкәләр юкка чыгарыла. алар урынына бердәм Себер крае барлыкка килә (үзәге Новосибирскидә).
1930 елда Себер крае Көнчыгыш Себер һәм Көнбатыш Себер крайларына бүленә.
1934 елда Көнчыгыш Себер краеннан Красноярск крае чыгарыла. Көнбатыш Себер краеннан яңа крайга 10 район һәм Хакас милли өлкәсе (6 район) күчте. Көнчыгыш Себер краеннан - 21 район + Таймыр һәм Эвенкия милли округлары күчкән.
1991 елда Хакас милли өлкәсе край составыннан чыгып, республикага статусын алган.
2007 елда Красноярск крае, Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы, Эвенкия автономияле округы яңа РФ субъектына берләштерелә, Таймыр һәм Эвенкия автономияле округлары край составына Таймыр һәм Эвенкия районнар сыйфатында кергәннәр.
Халыкның 80% крайның 10% территоряиясендә яши.
Народ | 2002 җанисәбе буенча | 2010 җанисәбе буенча |
---|---|---|
руслар | 2 638 281 (88,95 %) | 2 490 730 (93,3 %) |
украиннар | 68 662 (2,31 %) | 38 012 (1,4 %) |
татарлар | 44 382 (1,5 %) | 34 828 (1,3 %) |
алманнар | 36 850 (1,24 %) | 22 363 (0,8 %) |
әзериләр | 19 447 (0,66 %) | 16 341 (0,6 %) |
чуашлар | 16 859 (0,57 %) | 11 036 (0,4 %) |
әрмәннәр | 10 807 (0,37 %) | 10 677 (0,4 %) |
белоруслар | 18 149 (0,61 %) | 9900 (0,4 %) |
кыргызлар | 3876 | 8423 (0,3 %) |
үзбәкләр | 2778 | 6434 (0,2 %) |
таҗиклар | 3507 | 6304 (0,2 %) |
мордвалар | 7526 (0,25 %) | -- |
долганнар | 5805 | 5810 (0,2 %) |
эвенклар | 4632 | 4372 (0,2 %) |
ненецлар | 3188 | 3633 |
Красноярск крае үз эченә 17 шәһәр округ һәм 44 муниципаль район ала.
Районнар | Шәһәр округлары | Административ карта | |
---|---|---|---|
|
|
|
Халык саны 14 меңнән арткан торак пунктлар 2011 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
Крайның ширкәтләре Россияның башлангыч әлүминның ~27%ны эшлеп чыгаралар. «Норильский Никель» Россия бакырының 70%ны, никеленең 80%ны эшләп чыгара.
2007 елда крайның металлургия (кара һәм төсле) 399,1 млрд. рубльга продукцияны җитештерде.
Эре металлургик ширкәтләр
Крайнда 20 гидроэлектростанция эшли, 1 төзелеш стадиясенда.
Эвенкия, Түбән Ангара ГЭС, Кулюмба ГЭС каскады проектларда бар. Түбән Курейка ГЭСның төзелеше туктатты.
Канск-Әчинск бассейнның күмердә өч ТЭЦ һәм өч ГРЭС эшли.
Крайда эш урыннар сан буенча машиналар төзү икенче урын ала (беренче урын - металлургия). Ширкәтләр:
һәм башкалар.
Урман сәнәгате крайда эш урыннар сан буенча машиналар төзү өченче урын ала. Агач хәзерләүдә һәм агач эшкәртүдә 400 предпритиеләр эшли. Аларның ин эресе: ООО «Енисейский ЦБК», ОАО «Лесосибирский ЛДК», ООО «Енисейлесозавод», ЗАО «НовоЕнисейский ЛХК», ООО «ДОК Енисей», ООО «Канский ЛДК» һ. б.
2009 елда Ванкор нефть һәм газ чыганакның эксплуатация башланды. Чыганкның нефть запаслары - 260 млн. т., табигый газ запаслары - 90 млн. м³.
Крайда 12 профессиональ театр һәм Красноярск крайдагы филармония, 49 музей, 148 кинотеатр, 1192 китапханә эшли.
"Енисей" футбол клубы Россиянең беренче футбол дивизионында уйный.
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Красноярск крае, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.