Корея ярымутравы (кор.
Корея ярымутравы | |
Юа торган акваторияләр | Япон диңгезе, Корея бугазы, Сары диңгез |
Мәйдан | 150 00 км² |
Илләр | КХДҖ Корея Җөмһүрияте |
Корея ярымутравы Викиҗыентыкта |
Мәйданы 150 мең км². Төньяктан көньякка озынлыгы 1100 км чамасы, уртача киңлеге 300 км. Корея ярымутравында Корея Җөмһүрияте вә КХДҖның зур өлеше урнашкан. Ярымутрау кыйтга белән Корея муентыгы аркылы тоташкан.
Рельефы, әсасән, таулы, үзәк өлешендә — тәбәнәк таулыклар, көнбатышта — түбәнлек. Иң биек урыны — Көнчыгыш Корея тауларындагы Чирисан тавы (1915 м). Көнчыгыш ярлары аз ергаланган, көнбатыш һәм көньякта култык вә бухталар күп.
Климаты уртача, муссонлы, көньякта субтропик. Гыйнварның уртача температурасы төньякта —21° дан көньякта 4° га кадәр, июльнеке 22…26°. Елына 900–1500 мм явым ява. Елгалары күп сулы, иң мөһимнәре: Амноккан, Туманган, Кимган һ.б. Яфраклары коела торган киң яфраклы һәм мәңге яшел субтропик урманнар (көньякта) белән капланган.
Үзәннәрдә дөге, кытай борчагы, мамык чәчүлекләре бар. Файдалы казылмалардан вольфрам, графит, магнезит очрый. Милли парклар бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Корея ярымутравы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.