Йога — һинд мәдәниятендәге төшенчә, киң мәгънәлә төрле рухи, психик һәм физик тәҗрибәне берләштерә, индивидуумның рухи һәм психик яктан тота белү ысулларын өйрәнү максатында индуизм һәм буддизмның төрле юнәлешләрендә кулланылган организмның психик һәм физиологик функцияләре белән идарә итү .
Тар мәгънәдә, йога — индуизм философиясенең алты ортодоксаль мәктәпләренең (даршан) берсе.
Йоганың тәүге максаты — дөньяда кешенең онтологик статусын үзгәртү.
Йоганың төп юнәлешләре — раджа-йога, карма-йога, джнана-йога, бхакти-йога һәм хатха-йога. Индуизм философиясенә ярашлы, раджа-йога системасында тасвир ителгән «Йога-сутрах» Патанджали йога төшенчәсен бирә. Веда, Упанишады, «Бхагавад-гита», «Хатха-йога-прадипика», «Шива-самхита» һәм Тантры кебек индуизм тасвирламаларында йога тикшерелә. Йоганың ахыргы максаты төрле булуы мөмкин: физик сәламәтлекне ныгыту һәм мокши хәленә җитү. Йоганы өйрәнүче һәм кулланучы кешене "йог" яки "йогин" яки "йогини" (хатын-кыз роды) дип аталырга мөмкин.
Йога сүзе тамыры йодж яки йудж булган санскриттан барлыкка килгән, бу сүзнең мәгънәләре күп : югән, югәнләү, берләштерү, бәләү, һармония .
Беренче мәртәбә «Риг-веде»да, беренче һинд әдәбияты комарткысында телгә алына.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Йога, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.