Инглиз Википедиясе — Википедиянең инглиз телендәге бүлеге.
2001 елның 15 гыйнварында ачыла. Иң иске һәм иң зур Википедия бүлеге.
Инглиз Википедиясе English Wikipedia | |
---|---|
URL | en.wikipedia.org |
Табышлы | Хәйрия |
Төр | Челтәрле энциклопедия |
Теркәлү | Мәҗбүри түгел |
Телләр | Инглиз теле |
Эшли башлау вакыты | 15 гыйнвар 2001 ел |
Хуҗасы | Викимедиа фонды |
Мәкаләләр саны | 6 817 526 |
Битләр саны | 60 541 138 |
Үзгәртүләр саны | 1 216 284 879 |
Теркәлгән кулланучылар | 47 316 308 |
Актив кулланучылар | 123 717 |
Идарәчеләр | 861 |
Тирәнлек | 1247.6 |
2013 елның апрель аенда Википедиядәге дәвам иткән 275 телле бүлекләрендәге барлык мәкаләләрнең якынча 16.1% Инглиз Википедиясендә урнашкан. Башка телле бүлекләрнең үсеше аркасында, бу сан 2003 елдагы максимум булган 50% өлешеннән түбән. 2012 елның гыйнварында, Инглиз Википедиясенең мәкаләләрдәге текст материалы якынча 9.7 гигабайт булган иде.
Инглиз Википедиясендә мәкаләләр инглиз теленең төрле стилләрендә языла: канада, англия, америка, австралия. Инглиз Википедиясендә мәкаләләр төрле вариантта языла алалар. Җирле тематикалы мәкаләләрне җирле вариантта язу сорала: мәсәлән, Австралия турында мәкаләне нәкъ Австралиядәге инглиз телендә язу хуплана.
Инглиз Википедиясендә Британника энциклопедиясенең 11 нче басмасын куллану рөхсәт ителә, һәм бу аның эшен шактый җиңеләйтә. Күп мәкаләләрнең башлангыч формалары нәкъ Британника ядәмендә пәйда булды.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Инглиз Википедиясе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.