Гигабайт (күрсәтелә: Гбайт, Гб; халыкара: Gbyte, GB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, 230 = 1 073 741 824 байтка тигез (халыкара электротехника комиссиясе тәкъдиме буенча гибибайт булырга тиеш). ГОСТ 8.417—2002 нигезендә гигабайт төшенчәсе «Гб» билгеләнеше белән 109 = 1 000 000 000 байт тиң булырга тиеш.
Байтларда үлчәүләр | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
ГОСТ 8.417—2002 | СИ алкушымчалары | IEC алкушымчалары | ||||||
Атама | Билге | Дәрәҗә | Атама | Дәрәҗә | Атама | Символ | Дәрәҗә | |
байт | Б | 100 | - | 100 | байт | B | Б | 20 |
килобайт | Кбайт | 103 | кило- | 103 | кибибайт | KiB | КиБ | 210 |
мегабайт | Мбайт | 106 | мега- | 106 | мебибайт | MiB | МиБ | 220 |
гигабайт | Гбайт | 109 | гига- | 109 | гибибайт | GiB | ГиБ | 230 |
терабайт | Тбайт | 1012 | тера- | 1012 | тебибайт | TiB | ТиБ | 240 |
петабайт | Пбайт | 1015 | пета- | 1015 | пебибайт | PiB | ПиБ | 250 |
эксабайт | Эбайт | 1018 | экса- | 1018 | эксбибайт | EiB | ЭиБ | 260 |
зеттабайт | Збайт | 1021 | зетта- | 1021 | зебибайт | ZiB | ЗиБ | 270 |
иоттабайт | Ибайт | 1024 | иотта- | 1024 | йобибайт | YiB | ЙиБ | 280 |
Россия Федерациясе территориясендә, 2009 елда РФ Хөкүмәте нигезендә кабул ителгән карары буенча, Гбайт төшенчәсе 230 = 1 073 741 824 байтны билгеләр өчен файдаланырга тиеш:
|
Түбәндәге текстны укыганда, исегездә тотыгыз, Россия территориясендә барлык үлчәү берәмлекләре атамалары ГОСТ 8.417—2002 белән регламентлаштырыла.
Халыкара электротехника комиссиясе (ГОСТ-ка бәйләнеше юк) тәкъдиме буенча 230 өчен гиби- дигән икегә нигезләнгән алкушымчаны кулланырга таләп ителә.
Килеп чыккан хәлдән еш кына каты диск һәм флэш-хәтер карталарын җитештерү корпорацияларының продукцияларын сатып алган кулланучылар интегә. Чөнки сатып алган әйбердә чын сыешлык күрсәтелә, мәсәлән, 1 гигабайт, ул була 1 000 000 000 байт, әмма сатып алучылар 1 гибибайтлы диск сатып алабыз дип уйлыйлар, ул була 1 073 741 824 байт, шушы сәбәп еш кына аңламауга һәм канәгатьсезлеккә китерә.
2002 елның JEDEC 100B.01 стандарты компьютер хәтере өлкәсендәге төшенчәләрнең һәм хәрефле символларның мәгънәләрен билгеләү өчен тарала. Бу стандартның максаты — ярымүткәргеч сәнәгасендә символларны, аббревиатураларны, төшенчәләрне һәм билгеләмәләрне бертөрле кулланыга булышу. Стандартның спецификациясы G (giga-) алкушымчасын, мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге буларак, 1 073 741 824-ка (230-ка) тигез дип билгели. Аның буенча гигабайт төшенчәсе GByte яки GB дип билгеләнергә тиеш һәм 1 073 741 824 байтка (230 байтка) тигез булырга тиеш.
Компьютер сленгында гигабайт терминынын гектар, яки гиг сүзләре белән алмаштыралар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Гигабайт, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.