Мегабайт: мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге

Мегабайт (күрсәтелә: Мбайт, Мб; халыкара: Mbyte, MB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, ул контекстка карап 1 000 000 Мбайт (106) яки 1 048 576 (220) байтны аңлата.

Россия Федерациясендә мегабайт дип 220 (1 048 576) байтка тиң мәгълүмат берәмлеген аңлыйлар. Мондый аңлау 2009 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән расланган «Зурлыклар берәмлекләре кагыйдәләрендә» («Положение о единицах величин») теркәлгән:

Байтларда үлчәүләр
ГОСТ 8.417—2002 СИ алкушымчалары IEC алкушымчалары
Атама Билге Дәрәҗә Атама Дәрәҗә Атама Символ Дәрәҗә
байт Б 100 - 100 байт B Б 20
килобайт Кбайт 103 кило- 103 кибибайт KiB КиБ 210
мегабайт Мбайт 106 мега- 106 мебибайт MiB МиБ 220
гигабайт Гбайт 109 гига- 109 гибибайт GiB ГиБ 230
терабайт Тбайт 1012 тера- 1012 тебибайт TiB ТиБ 240
петабайт Пбайт 1015 пета- 1015 пебибайт PiB ПиБ 250
эксабайт Эбайт 1018 экса- 1018 эксбибайт EiB ЭиБ 260
зеттабайт Збайт 1021 зетта- 1021 зебибайт ZiB ЗиБ 270
иоттабайт Ибайт 1024 иотта- 1024 йобибайт YiB ЙиБ 280
« «Байт» (1 байт = 8 бит) мәгълүмат саны берәмлегенең атамасы һәм билгесе «2¹⁰», «2²⁰» и «2³⁰» тапкырлаучылар белән кулланыла торган икегә нигезләнгән алкушымчалар белән бергә кулланыла (1 Кбайт = 1024 байт, 1 Мбайт = 1024 Кбайт, 1 Гбайт = 1024 Мбайт). Шушы алкушымчалар баш хәрефтән язылалар. Мәгълүмат саны берәмлегенең халыкара билгеләрен, Халыкара электротехника комиссиясенең Халыкара стандарты 60027-2 (KB, MB, GB, Kbyte, Mbyte, Gbyte) буенча тәкъдим ителгән «K» «M» «G» алкушымчалары белән, куллану рөхсәт ителергә.
— Положение о единицах величин, допускаемых к применению в Российской Федерации. Утверждено Постановлением Правительства РФ от 31 октября 2009 г. № 879
»

Атамасын куллану

Мегабайт төшенчәсе 220 (1 048 576) байтны (2 санының миллионга иң якын дәрәҗәсен) билгеләү өчен ешь кулланыла. «Зурлыклар берәмлекләре кагыйдәләренә» кадәр кабул ителгән Илләр арасындагы (БДБ) стандарт ГОСТ 8.417—2002 белешмәләр кушымтасында мегабайтның бу билгеләмәсен тарихи холык сәбәпләре буенча «байт» берәмлегенең атамасы белән Халыкара берәмлекләр системасы (СИ) алкушымчалары кулланыла дип әйтелә (1 Кбайт = 1024 байт, 1 Мбайт = 1024 Кбайт һ. б.), әмма бу куллану «нәзакәтсез» дип таныла. 220 байтны билгеләү өчен мегабайт төшенчәсен куллану шулай ук халыкара стандартларгада каршы килә, анда мега- дигән алкушымча 106-га (1 000 000-га) тапкырлауны аңлата. Катгый дисклар җитештерүчеләре үзләренең нәтиҗәләрен тамгалаганда, гадәттә 1 мегабайт 1 000 000 байт дип таныйлар. Ләкин күп төрле заманча операцион системалары 1 мегабайт 1 048 576 байтка тиң дигән принципка тотынуны дәвам итәләр. Әмма Халыкара электротехника комиссиясе (IEC) киңәше буенча 220 өчен меби- дигән икегә нигезләнгән алкушымчаны куланырга тәкъдим ителә.

Иң оригиналь мегабайт төшенчәсенең аңлатуы белән CD, DVD һәм компьютер дискеталарының җитештерүчеләре кулланалар, алар аңлавы буенча 1 мегабайтта 1 024 000 байт. Шул рәвешле, 1,44 Мбайт күләм күрсәтелгән дискета, чынлыкта бары тик 1440 Кбайт, ягъни, гади аңлауда, 1,38 Мбайт кына сыйдыра ала.

Шушы һәм кайбер башка сәбәпләр буенча, бертигез тамгаланган мәгълүмат саклау җиһазларында гамәлдә бер берсеннән аерылып тора торган байтлардагы сыешлык булырга мөмкин.

Мегабайтны JEDEC стандарты буенча билгеләү 

2002 елның JEDEC 100B.01 стандарты компьютер хәтере өлкәсендәге төшенчәләрнең һәм хәрефле символларның мәгънәләрен билгеләү өчен тарала. Бу стандартның максаты — ярымүткәргеч сәнәгасендә символларны, аббревиатураларны, төшенчәләрне һәм билгеләмәләрне бертөрле кулланыга булышу. Стандартның спецификациясы М (мега-) алкушымчасын, мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге буларак, 1 048 576-ка (220-ка) тигез дип билгели. Аның буенча мегабайт төшенчәсе MByte яки MB дип билгеләнергә тиеш һәм 1 048 576 байтка (220 байтка) тигез булырга тиеш.

Искәрмәләр

Tags:

2009 елРоссия ФедерациясеҮлчәү берәмлеге

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

2020 елТатар милли киемнәреФән (нәшрият)БержикурШура (журнал)Вьетнам ВикипедиясеЛе Море (Рим)Пайнал (Аризона)Арнольд ШварценеггерВест-Литтл-Ривер (Флорида)Böyekbritaniäneñ Cämğiät pulatıEfiriumНигерияЧуашларFMO4Çeçen İçkeriä CömhüriäteӘдәбият өлкәсендә Нобель премиясеРәис ХәннановМуса Җәлил биографиясеВакыт (газета)Эрискирх2017 елЭмпайр (Колорадо)Бейшор-Гарденс (Флорида)Һинд ВикипедиясеАк чәчәкләр (фильм, 2015)Кара матдәТаһир ШәмсуаровКаенагаДөбәйTel belemeАзия дәүләтләреОйскирхенАвыргазы районыФинляндияWikimediaСабынНаполи (футбол клубы)1 июльСарыкТаҗикстанКолакчыннарWikitörlär2000 елЗөлфәт ХәкимРоссиянең Украинага бәреп керүе (2022)Алсу КормашеваДамира СәетоваАвгуст ВейсманУмырзаяСоветлар Берлеге коммунистик фиркасеҺиндстанBarbarossa operatsiäseGoogleУльсанАмерика Кушма ШтатларыБиологияГалактика актив төшеКометаМордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеТуберкулёзХалыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасыЖасмин (җырчы)🡆 More