Килобайт (күрсәтелә: Кбайт, Кб; халыкара: Kbyte, KB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, 1024 байтка тигез.
Байтларда үлчәүләр | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
ГОСТ 8.417—2002 | СИ алкушымчалары | IEC алкушымчалары | ||||||
Атама | Билге | Дәрәҗә | Атама | Дәрәҗә | Атама | Символ | Дәрәҗә | |
байт | Б | 100 | - | 100 | байт | B | Б | 20 |
килобайт | Кбайт | 103 | кило- | 103 | кибибайт | KiB | КиБ | 210 |
мегабайт | Мбайт | 106 | мега- | 106 | мебибайт | MiB | МиБ | 220 |
гигабайт | Гбайт | 109 | гига- | 109 | гибибайт | GiB | ГиБ | 230 |
терабайт | Тбайт | 1012 | тера- | 1012 | тебибайт | TiB | ТиБ | 240 |
петабайт | Пбайт | 1015 | пета- | 1015 | пебибайт | PiB | ПиБ | 250 |
эксабайт | Эбайт | 1018 | экса- | 1018 | эксбибайт | EiB | ЭиБ | 260 |
зеттабайт | Збайт | 1021 | зетта- | 1021 | зебибайт | ZiB | ЗиБ | 270 |
иоттабайт | Ибайт | 1024 | иотта- | 1024 | йобибайт | YiB | ЙиБ | 280 |
Бәләкәй хәреф белән языла торган кбайт (килобайт — kilobyte, kB) белән бутамаска, чөнки ул 1024 түгел, ә 1000 байтка тигез, анда «кило» — Халыкара берәмлекләр системасында (СИ) 103 тапкырлаучыны билгеләй торган алкушымча һәм Халыкара электротехника комиссиясе (IEC) белән шушы күренештә тәкъдим ителгән.
Россия Федерациясенда Кбайт билгеләнешен куллану 2009 елда кабул ителгән «Зурлыклар берәмлекләре кагыйдәләрендә» («Положение о единицах величин») күрсәтелгән:
|
«Зурлыклар берәмлекләре кагыйдәләренә» кадәр кабул ителгән Илләр арасындагы (БДБ) стандарт ГОСТ 8.417—2002 белешмәләр кушымтасында килобайтның бу билгеләмәсен тарихи барлыкка килгән дип, әмма нәзакәтсез дип атаганнар.
Халыкара берәмлекләр системасының (СИ) төп документы «СИ китапчыгы» (фр. Brochure SI, ингл. The SI Brochure) СИ алкушымчалары ун санының дәрәҗәләренә генә туры килә дип ассызыклый, һәм 2 санының дәрәҗәләренә (210, 220 һ. б.) тапкырлап табылган берәмлекләр өчен CEI керткән атамаларны (кибибайт, мебибайт һ. б.) кулланырга тәкъдим итә.
Ләкин күп төрле заманча операцион системалары 1 килобайт 1024 байтка тиң дигән принципка тотынуны дәвам итәләр, әмма шул ук вакытта саклау җайланмаларын җитештерүче компаниялар 1 килобайтны 1000 байтка тигез дип исәплиләр.
2002 елның JEDEC 100B.01 стандарты компьютер хәтере өлкәсендәге төшенчәләрнең һәм хәрефле символларның мәгънәләрен билгеләү өчен тарала. Бу стандартның максаты — ярымүткәргеч сәнәгасендә символларны, аббревиатураларны, төшенчәләрне һәм билгеләмәләрне бертөрле кулланыга булышу. Стандартның спецификациясы K (кило-) алкушымчасын, мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге буларак, 1024-ка (210-ка) тигез дип билгели. Аның буенча килобайт төшенчәсе KByte яки KB дип билгеләнергә тиеш һәм 1024 байтка тигез булырга тиеш.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Килобайт, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.