Илдус Якупов

Илдус Якупов, Илдус Дәүләт улы Якупов (1935 елның 9 октябре, СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Иске Кулаткы районы, Иске Атлаш ― 2021 елның 19 октябре, РФ, ТР, Казан) — татар композиторы, ТР композиторлар берлеге әгъзасе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Илдус Якупов
Туган телдә исем Илдус Дәүләт улы Якупов
Туган 9 октябрь 1935(1935-10-09)
СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Иске Кулаткы районы, Иске Атлаш
Үлгән 19 октябрь 2021(2021-10-19) (86 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Карл Маркс урамы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре композитор
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле

Илдус Дәүләт улы Якупов 1935 елның 9 октябрендә Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Атлаш авылында туа. 1959 елда Казан музыка укуханәсен тәмамлый. 1959-1964 елларда шәһәрнең консерваториясендә Альберт Леман классында белем ала.

1960 еллардан башлап, бер-бер артлы опералар, балетлар, симфонияләр, төрле музыка кораллары өчен аерым пьесалар, җырлар, романслар иҗат итә башлый. Ул еш кына дөнья әдәбиятына мөрәҗәгать итә, Бомарше, Андерсен, Гоголь, Беляев әсәрләре белән дулкынланып, зур күләмле әсәрләр тудыра.

Иҗаты

1972 елда Николай Гоголь әсәре нигезендә "Вий" балетын иҗат итә. 1976 елда “Джельсомино ялганчылар илендә” операсы һәм "Аккургаш солдат һәм балерина" балеты языла. 1977 елда "Атлантида һәлакәте" дип исемләнгән балеты дөнья күрә.

1991 елны Илдус Якуповның М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында Джанни Родари әкияте буенча язылган “Джельсомино ялганчылар илендә” исемле операсы зур уңыш белән бара. 2009 елда композитор"Зәңгәр кош" (рус. Синяя птица) ораториясен иҗат итә.

Композиторның әсәрләре Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматиягә кертелә һәм балалар музыка мәктәпләрендә башкарыла.

Төп әсәрләре

  • “Джельсомино ялганчылар илендә” операсы (1976)
  • Фортепиано һәм оркестр өчен концерт
  • "Зәңгәр кош" ораториясе (2009)
  • флейта һәм фортепиано өчен соната

Җырлар

Композитор татар шагыйрьләре сүзләренә лирик һәм эстрада җырларын да яза.

Вафаты

2021 елның 19 октябрендә Казанда вафат. Коронавирус инфекциясеннән соң өзлегүләр нәтиҗәсендә йөрәге тибүдән туктаган.

Искәрмәләр

  • 2,0 2,1 Дулат-Алеев, 2007
  • Татар композиторы Илдус Якупов вафат. Татар-информ, 19.10.2021
  • Чыганаклар

    Сылтамалар

    Шулай ук карагыз

    Tags:

    Илдус Якупов Тәрҗемәи хәлеИлдус Якупов ИҗатыИлдус Якупов ВафатыИлдус Якупов ИскәрмәләрИлдус Якупов ЧыганакларИлдус Якупов СылтамаларИлдус Якупов Шулай ук карагызИлдус Якупов19 октябрь1935 ел2021 ел9 октябрьИске АтлашИске Кулаткы районыКазанРСФСРРФСССРСембер өлкәсеТРТатарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    ЕвроГарәп телеДәүләкән (станция)Айрат ХәмитовПлетцензее төрмәсе музееФранция коммуналарыВедравичыМаксим БатыревЗапорожье23 майШәмгун Саттаров1420 елCreative Commons litsenziäläreТөсБезнең гомер (китап)JavaПортугалияКытайРус телеҮзбәкстанЛим Ки-йонгФатих КәримЭджворт (Пенсильвания)14 майМарат ЯруллинЭшче-крестьян Кызыл АрмиясеТатар теле диалектларыЭлектр каршылыгыГөбәдияИпекәй (китап)«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены19 нчы мәктәп (Яр Чаллы)Чернобыль һәлакәтеO1848 елМәхмүт Нигъмәтҗанов1738 елPedru KabralМиләүшә ТаминдароваРезеда ВәлиеваЧулпан ХаматоваИммануил КантБисексуальлекКама Тамагы районыПётр ЧайковскийЧулпан ЗарифЯшерәм яулыкITPRIPL1Википедия җәмгыятеБразилияЗөлфәт Зиннуров«Мин татарча сөйләшәм» акциясеУтыр, утыр, МәликәЛәис ЗөлкарнәевЛилия МәхмүтоваМнир СоколовВикиҗыентыкТатар дәүләт җыр һәм бию ансамблеКазан ханлыгыЧәршәмбеЧишмә (станция)2024 елБәләбәй (станция)Вьет телеЭтносАнна БобровскаяВикипедияләр исемлегеТатар халык уеннарыСергей Антипов (1949)🡆 More