Зөлфия Вәлиева, Зөлфия Наил кызы Вәлиева (1973 елның 17 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — театр актрисасы, җырчы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы (1998 елдан), Казан шәһәр филармониясенең «Зө-ләй-лә» төркеме җырчысы.
«Татар җыры» фестиваленың «Ак барс» призы иясе (2005, 2009), Татарстанның атказанган (2008) һәм халык (2022) артисты.
Зөлфия Вәлиева | |
Туганда бирелгән исеме: | Зөлфия Наил кызы Вәлиева |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: | драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: | 1995 – х. в. |
Бүләк һәм премияләр: | |
zulfiyavaleeva_zv. |
1973 елның 17 июнендә Казанда өч балалы гаиләдә беренче бала булып туган. Баянда оста уйнаучы, балта остасы булган әтисе Наил Балык Бистәсе районы Хутор авылыннан, әнисе Сәвия Яшел Үзәннән. Энеләре Рөстәм (вафат), Илнур. Зөлфия музыка мәктәбен, Казанның 55нче санлы урта гомумибелем бирү мәктәбен (1988), Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсен (1995) , «актерлык осталыгы» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер институт) тәмамлый (1998). Өстәмә рәвештә укып, «психолог» белгечлеге ала. Казан дәүләт консерваториясенә укырга кергән, ләкин укымаган. 1995 елда өченче курста укыганда Тинчурин театрында «Йолдызлы яңгыр» спектаклендә (Шамил Фәрхетдинов) Инҗилә ролендә уйный. Укып бетергәндә, Камал театрына («Җанкисәккәем» спектакленә баш рольгә) чакыру ала. Әмма академиядә Тинчурин театры өчен махсус курсны (җитәкчесе Рәшит Заһидуллин) тәмамлаган булгач, 1998 елдан Кәрим Тинчурин театрында хезмәт итә башлый. 1998 елдан Казан шәһәр филармониясенең «Зө-ләй-лә» төркемендә җырлый. Казанның 6нчы санлы гимназиясендә «Манзара» театрының актерлык осталыгы буенча педагог-режиссеры булып эшли. Зур концертлар һәм «Алтын мөнбәр» мөселман кинофестиваленың (хәзер Казан мөселман кинофестивале) даими алып баручысы. Хәйриячелек белән шөгыльләнә.
Казан шәһәр филармониясе каршында эшләүче «Зө-ләй-лә» төркемендә җырлый (филармониядә эшләми). Төркем башкара торган күп җырларга көй язган. 2005 елда «Җан ярам» җыры «Татар җыры» фестиваленың «Ак барс» призына лаек булган.
Ире Тәлгать (1980), ут куючы режиссер, Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә эшли. Балалары: улы Кәрим, кызы Латыйфа. Вафат булган энесе Рөстәмнең кызын үстерә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Зөлфия Вәлиева, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.