Зәйни Солтанов

Зәйни Солтанов – Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, язучы.

Зәйни Солтанов
Зәйни Солтанов
Туган телдә исем Зәйнелгабидин Гобәйдулла улы Сөләйманов
Туган 30 гыйнвар 1892(1892-01-30)
Әстерхан шәһәрендә
Үлгән 5 май 1952(1952-05-05) (60 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Лобачевский урамы, 4
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Зәйни Солтанов СССР
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре язучы

Зәйни Солтанов Зәйни Солтанов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл

Татар драматургиясендә – әдәби тәрҗемәләре, татар сәхнәсендә актерлык осталыгы белән танылган Зәйни Солтанов (Зәйнелгабидин Гобәйдулла улы Сөләйманов) 1892 елның 30 гыйнварында Әстерхан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Әстерханның «Акмәчет», соңыннан Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый. 1906 елда, мәдрәсәләргә ислях (реформа) таләп иткән шәкертләр хәрәкәтендә актив катнашып, «Мөхәммәдиямне ташлап чыга. 1907 елдан Әстерхан яшьләренең һәвәскәр театр труппаларында актер булып чыгышлар ясый башлый. 1909 елда шәһәрдә даими татар театр труппасы оешкач, 3. Солтанов аның җитәкчесе итеп билгеләнә һәм 1913 елның ахырына кадәр шунда эшли. 19141915 елларда ул – «Сәйяр» труппасы артисты. 19161917 елларда солдат хезмәтендә була.

Бөек Октябрь революциясе көннәрендә Зәйни Солтанов яңадан «Сәйяр» труппасында уйный, М. Горькийның «Мещаннар» драмасы, А. Сухово-Кобылинның «Кречинскийның туе» комедиясе буенча куелган спектакльләрдә баш рольләрне башкара. Гражданнар сугышы чорында исә Әстерханга кайтып, анда беренче татар совет театры труппасы оештыру эшендә якыннан катнаша, бу труппа белән бергә, аның җитәкчесе-режиссеры һәм уйнаучы актеры сыйфатында, Царицын, Самара кебек Идел буе шәһәрләрендә, Кызыл Армия частьләрендә гастрольләрдә йөри. 1920 елда Самара театр студиясендә актерлык сәнгате буенча лекцияләр укый.

Зәйни Солтанов 
«Сәйәр» артистлары: Габдулла Кариев, Кәрим Тинчурин, Зәйни Солтан (уртада тора), Габдрахман Мангушев (1916 (?) ел)

1922 елдан Зәйни Солтанов яңадан Казанда. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә актер булып уйнау белән бергә, ул Казанда театр техникумы оештыру өчен күп көч куя һәм берара аның директоры һәм укытучысы булып эшли.

19231925 елларда Әстерхан һәм Бакы шәһәрләрендәге татар театрларын һәм һәвәскәр драма түгәрәге коллективларын оештыру-ныгыту буенча профессиональ ярдәм күрсәтеп кайтканнан соң, 3. Солтанов 1925 елның көзеннән алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, ара-тирә режиссер һәм театрның художество җитәкчесе вазифаларын башкара.

Кырык елдан артык сәхнә зшчәнлеге дәверендә 3. Солтанов йөзләрчә образлар иҗат итә, актер буларак үзен халыкчан, реалистик сәнгать остасы итеп таныта. Театр сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен ул «Хезмәт Батыры» (1926), Татарстан АССРның халык (1939), РСФСРның атказанган артисты (1940) дигән мактаулы исемнәргә лаек була һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә (1940).

Зәйни Солтанов, оста актер, режиссер һәм тәҗрибәле педагог булудаң тыш, татар театры репертуарын яхшы сыйфатлы тәрҗемә әсәрләре беләң баетуга күп көч салган нечкә зәвыклы каләм иясе дә. 1918 елдан башлап ул даими рәвештә рус, совет һәм чит ил драматургиясенең иң яхшы үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итә килә. Аларның гомуми саны ярты йөзгә якың. Шулар арасында А. Сухово-Кобылинның «Кречинскийның туе» (1918) Н. Гогольнең «Ревизор» (1927), М. Горькийның «Тормыш төбендә» (1932) һәм «Дошманнар» (1936), А. Толстойның «Императрицаның заговоры» (1926), А. Чеховның «Юбилей» (1934), «Аю» (1945), В. Вольфның «Профессор Мамлок» (1935), Ф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» (1931), У. Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» (1940), К. Треневның «Любовь Яровая» (1954 елда матбугатка чыккан), К. Симоновның «Рус кешеләре» (1942), Б. Ромашовның «Күренекле фамилия» (1945), Н. Виртаның «Бер илдә» (1949) пьесалары һәм башкалар бар.

3. Солтанов шулай ук театр сәнгате һәм аның күренекле вәкилләре турында язган күп санлы әдәби-публицистик мәкаләләр һәм истәлекләр авторы буларак та билгеле.

Зәйни Солтанов каты авырудан соң 1952 елның 5 маенда Казанда вафат була. Ул 1940 елдан бирле СССР Язучылар союзы әгъзасы иде.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Tags:

Зәйни Солтанов Тәрҗемәи хәлЗәйни Солтанов ИскәрмәләрЗәйни Солтанов СылтамаларЗәйни Солтанов Моны да карагызЗәйни СолтановРусияТатарстан

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

СидзёнаватеХәбәрлек сүзләрЭволюцияКлифтон (Нью-Джерси)24 ноябрьХалыкара берәмлекләр системасыНамазСтандарт модельГринвилл (Миссисипи)Сан-МассимоCanluici BuffonКөнбатыш20 сентябрьГайсә пәйгамбәрГуаңҗуЩучье (Курган өлкәсе)Бристоль (сан алу урыны, Вермонт)ОктябрьЙосыф ГәрәйВинья-дел-МарELL3Санкт-Петербург1960 елApple Inc.КоръәнБатиньяноРуслан Айсин (1980)Фирдәвес НәфыйковаНаполеон БонапартМасса-ди-СоммаШәехзадә БабичВолкотт (Вермонт)Джон МусинПолитеизмАмерика Кушма ШтатларыРоссиянең Украинага бәреп керүе (2022)Гарәп телеЮҗин ВигнерДәрдемәндПорнографияКара матдәУкраинаМиләүшә АйтугановаМикробларРиччонеШадрин (шәһәр)Бирма телеВинсент (Калифорния)Россия ФедерациясеСан-АнтониоБелгород өлкәсеВайт-Оук (Техас)Грета ГарбоМиллениум (стадион)674 (сан)Ист-Виттиер (Калифорния)Devon LarrattАлтай телләреРенсселер (округ, Нью-Йорк)ОуклендСугышФранцияШарль де ГолльСаусалитоСтарк (округ, Индиана)ЫрынбурСалинасГаррисбург (Орегон)Рәсим БаксиковСингапур1838 ел🡆 More