Дәште кыпчак (фар.
Беренче тапкыр «Дәште кыпчак» атамасы фарсы язучысы Насыйр Хөсрәү әсәрләрендә XI гасырда очрый. Бу вакытта кыпчаклар Иртыш буеннан күчеп килеп, 1030 елдан Харәзмнең күршеләре булалар һәм бүгенге Казакъстан җирләрен һәм Идел буендагы далаларны билиләр.
Бүгенге көндә кыпчак даласы Россия, Украина, Казакъстан, Молдова һәм берникадәр дәрәҗәдә Румыния арасында бүленгән.
Монгол яуларына кадәр бу җирләрне нигездә кыпчак кабиләләре били торган була. Алар бу җирләрдә күчмә дәүләт коралар, шәһәрләр төзиләр, аларның җирләре аша сәүдә юллары уза. Монгол яуларыннан соң кыпчак җирләре Алтын Урданың нигезе булып китәләр. Монголлар кыпчак ассимиляциясенә дучар булалар. Кыпчак теле бүгенге көндәге шушы җирләрдә яшәүче төрки халыклар телләренең нигезендә ята (татарча, башкортча, нугайча, кыргызча, казакъча, кумыкча, алтайча һәм каракалпакча).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Дәште Кыпчак, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.