Динар Хәмитов, Динар Зәкәрия улы Хәмитов (документларында: Динар Закярьевич Хаметов, 1980 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы – 2022 елның 23 марты, Украина) – россияле һөнәри хәрби, подполковник, Төньяк флотның 14нче армия корпусы 200нче аерым мотоукчылар бригадасы артиллерия реактив дивизионы командиры (Мурманск өлкәсе, 2016-2022).
Украинада махсус операция барышында һәлак булган (23.03.2022).
Динар Хәмитов | |
---|---|
Туу датасы | 1980 ел |
Туу урыны | СССР, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Питрәч |
Үлем датасы | 23 март 2022 |
Үлем урыны | Украина |
Иялек | СССР→ РФ |
Гаскәр төре | артиллерия |
Дәрәҗә | подполковник |
Җитәкчелек иткән | дивизион |
Бүләкләр һәм премияләр |
1980 елда Татарстан АССР Питрәч районы үзәгендә туган. Әтисе Зәкәрия, Ленино-Кокушкино һөнәри укуханәсендә эшләгән, әнисе Нәзилә. Мәктәпкә Динар иртә керә. Балачактан хәрби булырга хыялланган. Милли көрәш, җиңел атлетика спорты белән җитди шөгыльләнгән. Ярышларда җиңүләр яулаган. Мәктәптән соң, Казан артиллерия училищесында укыган. 16 яшендә җилкәсенә погоннар таккан. 2002 елда хәрби училищены тәмамлаганнан соң, взвод командиры буларак, Ленинград хәрби округына, Мурманск өлкәсе Печенга шәһәренә җибәрәләр, 2 елдан штаб начальнигы һәм командир урынбасары була. 2016 елдан 2022 елга кадәр Төньяк флотның 14нче армия корпусы 200нче аерым мотоукчылар бригадасы артиллерия реактив дивизионы командиры.
Хезмәт иткән вакытта Динар Хәмитов өч тапкыр 6 шар ай Сириядә, кайнар ноктада командировкада булган .
42 яшьлек хәрби хезмәткәр Мурманск өлкәсеннән хәрби бурыч үтәргә Украинага җибәрелгән һәм 2022 елның 23 мартында Украинада махсус операция барышында һәлак булган . 9 апрельдә туган җирендә җирләнгән .
Өйләнгән, хатыны Лилия, 2008 елда өйләнешкәннәр. Өч баласы: кызлары Камилә (Камилла), Әминә, улы Габдулла (Абдула).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Динар Хәмитов (1980), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.