Джоан Кроуфорд (ингл. Joan Crawford, 23 март 1904 ел — 10 май 1977 ел) — Америка кино актеры, 1930 елларда популярлыгы буенча Марлен Дитрих һәм Грета Гарбо белән көндәш булган.
ингл. Joan Crawford | |
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | Америка Кушма Штатлары |
Тугандагы исем | ингл. Lucille Fay LeSueur |
Туу датасы | 23 март 1904 |
Туу урыны | Сан-Антонио, Техас, Америка Кушма Штатлары |
Үлем датасы | 10 май 1977[…] (73 яшь) |
Үлем урыны | Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары |
Үлем төре | табигый үлем[d] |
Үлем сәбәбе | миокард инфаркты |
Җирләнгән урыны | Фернклифф[d] |
Кардәш | Hal LeSueur[d] |
Ире яки хатыны | Фэрбенкс, Дуглас (младший)[d], Франшо Тоун[d], Филлип Терри[d] һәм Alfred Steele[d] |
Язма әсәрләр теле | инглиз теле |
Һөнәр төре | актёр, киноактер, телевизион актёр, эшмәкәр |
Активлык чорнының башы | 1925 |
Активлык чоры тәмамлануы | 1974 |
Фильмография | Фильмография Джоан Кроуфорд[d] |
Бүләкләр | Звезда на голливудской «Аллее славы»[d] |
Джоан Кроуфорд Викиҗыентыкта |
1946 елда Кроуфорд Америка киносәнгать институты тарафыннан иң яхшы хатын — кыз роле өчен Оскарга лаек була һәм AF версиясе буенча 100 ел эчендә 100 иң бөек кино йолдызлары исемлегенә керә.
Люсиль Фэй Лесюр (ингл. Lucille Fay LeSueur) 23 мартта Техас штатының Сан-Антонио шәһәрендә туган. Кроуфордның туган елы ачык кына билгеле түгел, мәгълүматлар төрле. Булачак актрисаның 1904 елдан алда һәм 1908 нчы елдан соңрак тумаган икәне генә билгеле.
Аның ата — анасы бала туганга чаклы ук аерылышкан булган. Ничек кенә булмасын, Люсиль киләсе тормышында берничә мәртәбә кияүгә чыккан әнисе тәрбиясендә үсә.
1920 нче еллар башында Люсиль Миссури штаты Колумбия каласындагы Стивенс-колледж (Stephens College) колледжына укырга керә, әммә тиз арада укуны ташлый. Очраклы урыннарда эшли, шул исәптән супермаркет эскалатор операторы булып та. Люсиль бала чактан биюче булырга хыяллана, дәреслекләр дә ала, бию конкурсларында даими катнашып бара. 1923 елда Люсиль Канзас-Ситида эстрада башкаручылары һәвәскәр конкурсында җиңү яулый.
Бу җиңүдән соң ул чыгыш ясар өчен Чикаго, Детройт һәм Нью-Йорк клубларына чыгып китә.
1925 елның иң башында Люсиль Голливудта бәхет эзләргә була һәм шундук «Сылукайлар» («Красавицы») фильмында роль ала. Ул «Metro-Goldwyn Pictures» студиясы белән килешү төзи һәм студия таләбе буенча «Джоан Кроуфорд» псевдонимын ала. Бу периодтагы фильмнар арасында ул катнашкан Гарри Эдвардсның «Сукбай, сукбай, сукбай» («Бродяга, бродяга, бродяга») (1926) комедиясе, Тота Браунингның «Неизвестный» (1927) драмасы кызыксыну уята.
Чын танылыш аңа тик «Безнең биюче кыз» («Наши танцующие дочери») (1928) фильмында төп рольне башкарганнан соң килә. Бу фильмнан соң тагын берничә уңышлы фильмнары була. Тавышлы киноның барлыкка килүе Кроуфордта карьерасына кире йогынты ясамый, чөнки ул көчле, ачык тавышлы була.
Кроуфорд өчен беренче тавышлы фильм булып «Үпкәчел» («Недотрога») (1929) фильмы тора. Бу фильмда ул берничә җыр башкара.
1929 нче елдан 1933 елга кадәр ул актер һәм Икенче Дөнья сугышы булачак герое кече Дуглас https://www.duhoctrungquoc.vn/wiki/ba/%D0%A4%D1%8D%D1%80%D0%B1%D0%B5%D0%BD%D0%BA%D1%81_%D0%94%D1%83%D0%B3%D0%BB%D0%B0%D1%81_(%D0%BC%D0%BB%D0%B0%D0%B4%D1%88%D0%B8%D0%B9)(үле сылтама)" rel="mw:ExtLink" title="Фэрбенкс Дуглас (младший)" class="duhoc-tt new cx-link" data-linkid="127">Фэрбенкста кияүдә була. Аерылышу сәбәбе булып Клоуфордның билгеле артист Кларк Гейбл белән мавыгып китүе тора. 1930 елларда Кроуфорд карьерасы бик уңышлы үсә, ул "MGM"студиясендә иң билгеле артистлар арасына керә һәм аның өчен бик мөһим булган «Украденные драгоценности» (1931), «Гранд-отель» (1932), «Сэйди Макки» (1934), «Только без дам» (1935) һәм «Любовь на бегу» (1936) фильмнарында төшә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Джоан Кроуфорд, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.