Җәйничелек яки Джайнизм (санскр. जैनजैन, jaina IAST санскр. जिनजिन, jina IAST, җиңүче) — Б.Э.К IX—VI гасырларда Һиндстанда барлыкка килгән дин; үз тәгълимәте буенча җәйничелек һәр вакыт булган.
Нигез төзеүче, кайсы бер фаразлар буенча борынгы гореф-гадәтне саклаучы) булып кшатрий Вардхамана яки Джина Махавира исәпләнә.
Җәйничелек | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Arihant[d] |
Нигезләүче | |
Әүвәлгесе | Һинд дине һәм Ведачылык[d] |
Йогынтысын кичергән | |
Беренче язма телгә алу | БЭК III гасыр |
Җәйничелек Викиҗыентыкта |
Җәйничелектә дөньядагы тереклек ияләренә зыян итмәскә дип нәсыйхәт әйтелә. Җәйничелек фәлсәфәсе һәм гамәле иң беренче чиратта зур ләззәтлек кичерүгә китерүче үз-үзеңне камилләштерүгә нигезләнә. Нирванага ирешүче, гәүдәне калдырып китүче җан джинна дип атала. Борынгы кулъязмаларда җәйничелек джайн дхарме һәм шраман дхарме белән беррәттән кулланыла. Хәзерге вакытта җәйничелек, Һиндстанда 5-6 миллион кешене берләштергән, иң зур һәм көчле дини җәмгыять булып санала. Җәмгыять Төньяк Америка, Көнчыгыш Европа, Ерак Көнчыгыш, Австралия дәүләтләреннән һәм башка тарафлардан килгән иммигрантлар хисабына тулылана. Җәйниче китапханалары Һиндстанда иң борынгы китапханалар. Җәйничелек һәркайсы мәхлүк индивидуаль һәм мәңгелек җан булып тора дип исәпли. Җан сансарадан аерылгач мокшага әверелә. Тик аның өчен дәрвиш булырга кирәк, шуның өчен аскетизмга зур игътибар бирелә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Җәйничелек, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.