Нигъмәтҗәнов Гыйльман Вилдан улы (22 март 1911 ел — 18 июнь 1989 ел) — галим-икътисадчы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.
1946-1950 елларда Башкорт АССР Югары Советы Президиумы Рәисе, 1958-1972 елларда Башкорт АССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары. СССРның 2 нче чакырылы 8 нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Икътисад фәннәре кандидаты (1950). Ленин (1949), ике Хезмәт Кызыл Байрак (1944, 1971) һәм ике «Хөрмәт Билгесе» (1957, 1966) орденнары кавалеры.
Гыйльман Нигъмәтҗәнов | |
---|---|
Туган | 22 март 1911 Архангель районы |
Үлгән | 18 июнь 1989 (78 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Самара дәүләт икътисад университеты[d] |
Һөнәре | икътисадчы |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре нәмзәте[d] |
Гыйльман Вилдан улы Нигъмәтҗәнов 1911 елның 22 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Архангель районы Тукмаклы авылында туган. 1938 елдан ВКП(б) әгъзасы.
Хезмәт юлын 1935 елда Куйбышев план-икътисад институтын тәмамлаганнан соң башлый. 1938 елга кадәр БАССР Дәүләт план комитетының төркем, планлаштыру секторы башлыгы булып эшли.
1938-1942 елларда БАССР Дәүләт план комитетының рәис урынбасары, рәис вазифаларын башкара.
1942-1946 елларда БАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе урынбасары булып эшли.
1946-1950 елларда — БАССР Югары Советы Президиумы Рәисе.
1950-1952 елларда Уфа нефть гыйльми-тикшеренү институтының өлкән гыйльми хезмәткәре булып эшли. 1952-1958 елларда — БАССР Дәүләт план комитетының җитәкчесе. 1958 елда БАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары вазифасына күчерелә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Гыйльман Нигъмәтҗәнов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.