Гыйлемхан Идрис улы Идрисов (1913 елның 16 сентябре, Яңа Абзан, Башкортстан — 1977 елның 5 феврале, Башкортстан, РСФСР, ССРБ) — 290 нчы гвардия укчылар полкы орудие командиры (95 нче гвардия укчылар дивизиясе, 5 нче гвардия армиясе, 1 нче Украин фронты), гвардия өлкән сержанты, Советлар Берлеге каһарманы.
Гыйлемхан Идрисов | |
---|---|
Туган | 16 сентябрь 1913 Яңа Абзан, Болгавар районы, Башкортстан, Россия |
Үлгән | 5 февраль 1977 (63 яшь) Башкортстан, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Башкортстан |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | (1945) |
Хәрби дәрәҗә | өлкән сержант[d] |
Гыйлемхан Идрисов 1913 елның 16 сентябрендә Яңа Абзан авылында туа. Татар. Урта белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1930—1937 елларда колхозда эшли.
Совет Армиясенә 1937—1939 елларда Благовар райвоенкоматы, шулай ук 1942 елның маенда Стәрлетамак райвоенкоматы тарафыннан чакырыла. 1942 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтында. 1944 елдан СБКФ әгъзасы.
Гвардия өлкән сержанты Гыйлемхан Идрисов Польшаның Забожье авылы, Катки авылы өчен барган сугышларда аерылып тора.
1945 елның 12 гыйнварында дошманның оборонасын өзгәндә үзенең коралы белән өч пулемёт ноктасын һәм утыз гитлерчыны юк итә.
Польшаның Забожье авылы өчен барган сугышта ул ике кул пулемётын һәм дошманның егермегә якын солдат һәм офицерын юк итә. Шулай ук Пиньчув шәһәре (Польша) янындагы Катки авылыннан көнбатыштарак шәхси коралдан егермегә якын немец солдатын һәм офицерын юк итә һәм бишесен әсирлеккә ала.
Пиньчувдан көньяктарак Нида елгасын кичкәндә гвардия өлкән сержанты Идрисов ике пулемёт ноктасын һәм егермегә якын гитлерчыны юк итә, шул рәвешле ук укчылар бүлекчәләренә плацдармны яулап алуда һәм алга таба Одер елгасына килеп җитүдә ярдәм итә.
Крайцбург шәһәре (Ключборк) штурмында дошманның танклар һәм пехоталар контратакасын чагылдырганда Идрисов авыр үзйөрешле коралны, биш мотоциклчыны юк иткән, йөк һәм сугыш әйберләре салынган алты автомашинаны һәм ике җиңел автомашинаны алган.
ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1945 елның 10 апрелендәге Указы белән командование биремнәрен үрнәк үтәү һәм немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен гвардия өлкән сержанты Гыйлемхан Идрисовка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.
Сугыштан соң Гыйлемхан Идрисов демобилизацияләнә һәм үз авылына кайта. Авыл советы рәисе булып эшли.
1977 елның 5 февралендә вафат була, Башкортстанның Күмертау районында җирләнә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Гыйлемхан Идрисов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.