Василий Ивашев

Василий Ивашев, Василий Петр улы Ивашев (рус. Ивашев Василий Петрович) (1797 елның 14 октябре, Сембер губернасы, Ундыр — 1841 елның 9 гыйнвары, Тубыл губернасы, Түре) — декабрист, ротмистр.

Балачагы һәм үсмерчагы әтисенең утары — Сембер өязе (хәзерге Буа районы) Ивашевка авылында узган.

Василий Ивашев
Василий Ивашев
Туган телдә исем Василий Петр улы Ивашев
Туган 14 октябрь 1797(1797-10-14)
Сембер губернасы, Ундыр
Үлгән 9 гыйнвар 1841(1841-01-09) (43 яшь)
Тубыл губернасы, Түре шәһәре
Күмү урыны Түре (шәһәр)
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясеВасилий Ивашев Русия империясе
Әлма-матер Пажлар курпысы[d]
Һөнәре хәрби, декабрист
Җефет Камилла Ле Дантю (1808-1839)
Балалар кызлары Мария, Вера, улы Петр
Ата-ана
  • Петр Никифор улы Ивашев, генерал (әти)
  • Вера Александр кызы Толстая, графиня (әни)
Василий Ивашев

Василий Ивашев Василий Ивашев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

1797 елның 14 октябрендә Сембер губернасы Ундыр утарында губернаның атаклы бай алпавыты гаиләсендә туган. Әтисе — Петр Никифор улы Ивашев (1767-1838), Суворов генералы, Бородино сугышы каһарманы, әнисе — Вера Александр кызы Толстая (?-1838), графиня, Сембер губернаторы кызы. Балачагы әтисенең Сембер губернасы Ивашевка авылындагы утарында һәм әнисенең Ундыр утарында узган. 14 яшькә хәтле өйдә тәрбияләнгән. 1815 елда Санкт-Петербургда Паж корпусын тәмамлагач, кавалергард полкына корнет итеп билгеләнә, бер-бер артлы поручик, штабс-ротмистр дәрәҗәләре ала. 1821 елда 2нче (Көньяк) армия сәргаскәре граф П.Х. Витгенштейнга ярдәмче итеп билгеләнә.

Декабрист

Санкт-Петербургда укыганда ук декабристлар идеологы Николай Иван улы Тургенев (ru) белән якыная, булачак декабристлар Павел Иван улы Пестель (ru), Дмитрий Иринарх улы Завалишин (ru) белән дуслаша. Декабристларның «Союз благоденствия» (1819-1820) һәм «Көньяк җәмгыять» берлекләрендә әгъза булып тора. Санкт-Петербургда 1825 елның 30 декабрендә кулга алу турында фәрман чыга. 1826 елның 23 гыйнварында Мәскәүдә кулга алына. 20 елга (1826 елның 22 август фәрманы белән сөрген мөддәте 15 елга, 1832 елның 8 ноябре фәрманы белән 10 елга калдырыла) сөргенгә хөкем ителә. 1827 елның 17 февралендә Петропавел төрмәсеннән Себергә, Чита төрмәсенә җибәрелә. 1830 елның сентябрендә Петр заводында (хәзерге Петровск-Забайкальский) сөргене башлана. 1835 елдан гаиләсе белән Түре шәһәрендә (хәзерге Свердловск өлкәсе) урнашырга рөхсәт ала. 1840 елның 28 декабрендә (1841 елның 9 гыйнварында) вафат.

Гаиләсе

Генерал Петр Никифор улы Ивашевның Ундыр утарында гувернантка булып эшләгән француз хатыны Мария Ле Дантюның төпчек кызы Камилла Ле Дантю рус императоры Николай I дән В.П. Ивашевка кияүгә чыгарга рөхсәт ала. 1831 елның 16 сентябрендә Камилла Себергә Петр заводына килгәч, өйләнешәләр. Кызлары Мария (Трубникова), Вера (Черкасова), улы Петр туа. 1939 елның 25 декабрендә (1841 елның 6 гыйнварында) бала тапканда хатыны Камилла үлә. Балаларны француз әбисе карап үстерә. Аларга асылзат дәрәҗәсе бирелми. Ивашевка һәм Кыят утарларын П.Н. Ивашев үз гаиләсендә тәрбияләнгән Андрей Егор улы Головинскийга калдыра.

1856 елда Ивашевлар гаиләсенә патша Александр II тарафыннан ярлыкау насыйп була. Ивашевларга асылзатлык һәм элеккеге утарлары кире кайтарыла.

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Буа ягым-тау ягым (төзүче И. Әхмәтҗанов). К.: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01000-8

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Василий Ивашев Тәрҗемәи хәлеВасилий Ивашев ДекабристВасилий Ивашев ГаиләсеВасилий Ивашев ЧыганакларВасилий Ивашев ӘдәбиятВасилий Ивашев СылтамаларВасилий Ивашев ИскәрмәләрВасилий Ивашев14 октябрь1797 ел1841 ел9 гыйнварБуа районыДекабристларИвашевкаРус телеСембер губернасыСембер өязеТубыл губернасыТүре (шәһәр)Ундыр

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

1870 ел1966 елРөстәм МингалимДөнья дәүләтләре исемлегеПадма (символ)Габдулла ТукайОблигацияЗилаер районыКазанРинат Садыйков (1986)КосмополитизмИслам25 апрельЗаһидулла ЯруллинЕвразияВикиҗыентыкInternet Movie DatabaseАлинә КәримоваИске имләШиңгәккүл (станция)МэрилендШафран (станция)Рәшит ӘхмәтҗановSigvaMacOSӘмирхан ЕникиПрограммистДанила КашинEva ElfieХәсән Туфан«Мунча ташы» театрыЗаһир ИсәнчуринVk.comИсраил«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденыЗәңгәр чәчәк (уен)IC 3631BlogҖырлыйк әлеРенат ХарисГарри Каспаров1989 елСәламәтлекВольфганг Амадей МоцартРоссия Федерациясенең дәүләт гербыТатар теле диалектларыAleksey NavalnıyХокукКазакъстанРинат Вәлиев (1995)Мнир СоколовЙорт атыХристианлыкИлсөя БәдретдиноваФатих КәримПатшалык (биология)Мария ДомбровскаяҺераклитКарина ЭвнМиңнекәевИлдар СибгатуллинМаксим ГромовЭтнос🡆 More