Валери́ Жиска́р д’Эсте́н, Валери́ Рене́ Мари́ Жорж Жиска́р д’Эсте́н (фр. Valéry René Marie Georges Giscard d’Éstaing, 1926 елның 2 феврале, Кобленц, Алмания) — Франция дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 1974-1981 елларда Франция президенты.
Франция академиясе әгъзасы (2003).
Валери Жискар д’Эстен | |
---|---|
Франция президенты | |
Вазыйфада 1974 ел – 1981 ел | |
Андорра кенәзе | |
Вазыйфада 1974 ел – 1981 ел | |
Аңа кадәр | Жорж Помпиду |
Дәвамчысы | Франсуа Миттеран |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 2 февраль 1926 (98 яшь) Кобленц, Алмания |
Үлгән | 2 декабрь 2020 (94 яшь) |
Сәяси фирка | БРМФ ФДБ |
Җефет | Анна-Эймона Жискар д’Эстен[d] |
Әни | Мэ Барду |
Әти | Эдмон Жискар д’Эстен |
Белем | Политехника мәктәбе Милли администрация мәктәбе |
Сугышлар/бәрелешләр | Икенче бөтендөнья сугышы |
1926 елның 2 февралендә Алманиянең Кобленц шәһәрендә Франция финанс министрлыгы генераль инспекторы гаиләсендә туган.
Икенче бөтендөнья сугышында катнаша: 1943 елдан Каршылык күрсәтү хәрәкәтендә катнаша, 1944 елда ирекле рәвештә Франция гаскәренә языла.
1952 елдан, Политехника мәктәбен һәм Милли администрация мәктәбен тәмамлагач, финанслар инспекторы вазифасында.
1956-1959 елларда бәйсез кандидатлар һәм керәстияннар милли үзәгеннән Франция Милли җыелышы депутаты.
1959-1962 елларда Франция хөкүмәтендә финанслар буенча генераль сәркатип, 1962-1966 һәм 1969-1974 елларда финаслар һәм икътисад министры.
1966 елда Бәйсез республикачыларның милли федерациясе (БРМФ) фиркасен төзи һәм 1974 елга кадәр фиркане җитәкли.
1974-1981 елларда Франция президенты. Әлеге вазифада вакытта «Хәвефсез үзгәрешләр» шигаре астында, Франциянең демократик корылышын ныгыту, дәүләт оешмаларын үзгәртеп кору, стабиль икътисад һәм социаль үсешне тәэмин итү максаты куелган сәясәт алып бара. Социаль тәэмин ителеш буена беренче адымнар ясала, сайлаучыларның яше 18гә төшерелә, гаиләдә аерылу процедурасы җиңеләйтелә, никахтан тыш туган балаларның хокуклары таныла һ.б.
Тышкы сәясәт өлкәсендә Франциянең Алмания белән элемтәләрен ныгытуга, Европада интеграцияне үстерү, Франция-АКШ арасында икътисади, сәяси, хәрби бәйләнешләрне җайга салуга игътибар бирелә.
1975 елда Франция исеменнән Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча киңәшмәнең Йомгаклау актын имзалый.
ССРБ белән мөнәсәбәтләрнең үсүе һәм киңәюе өчен көч куя, совет гаскәрләренең Әфганстанга керүен кискен гаепли.
1978 елда Француз демократиясе өчен берлек (ФДБ) сәяси фиркасе төзү тәкъдиме белән чыга.
1984-1989, 1993-2002 елларда Франция Милли җыелышы депутаты.
1989-1993 елларда Европарламент депутаты.
2002-2003 елларда Европа киләчәге өчен конвент башлыгы.
2003 елда Европаны берләштерү хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен халыкара (Бөек) Карл премиясе бирелгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Валери Жискар д’Эстен, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.