Спас Районы Болгар: Русиядә шәһәр

Болгар (лат. тат. Bolğar, тат. بلغار, рус. Болгар) — Татарстанның көньяк-көнбатышында, Иделнең сул як ярында (Куйбышев сусаклагычы) урнашкан, район буйсынуындагы шәһәр.

Спас районы үзәге (1930). 1991 елга чаклы Куйбышев. Беренче тапкыр Ибн Фадлан кулъязмасында 10 гасырда телгә алынган. X-XII гасырларда Идел Болгары дәүләтенең башкаласы (соңрак Биләр), Идел-Урал буйларында Исламны кабул итү беренче урыны, XIII гасырда Алтын Урданың беренче башкаласы, Алтын Урданы нигез салу урыны.

Болгар
рус. Болгар
БайракИлтамга
Спас Районы Болгар: Тарих, Истәлекләр, ГалереяСпас Районы Болгар: Тарих, Истәлекләр, Галерея
Нигезләнү датасы I тысячелетие
Сурәт
Рәсми исем Болгар һәм Спасск
... хөрмәтенә аталган Bolğarlar
Рәсми тел татар теле һәм рус теле
Дәүләт Спас Районы Болгар: Тарих, Истәлекләр, Галерея Россия
Нәрсәнең башкаласы Спас районы, Городское поселение город Болгар[d], Идел буе Болгары, Спас кантуны һәм Спас өязе
Административ-территориаль берәмлек Спас районы
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 8476 (1 гыйнвар 2018)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 80 метр
Мәйдан 116 км²
Почта индексы 422840
Рәсми веб-сайт spasskiy.tatarstan.ru/mo-gorod-bolgar.htm
Беренче язма телгә алу X гасыр
Җирле телефон коды 84347
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Спас Районы Болгар: Тарих, Истәлекләр, Галерея Болгар Викиҗыентыкта

Болгар шәһәрлеге читендә, борынгы һәйкәлләре янында "Болгар" аэродромы урнаша.

Чардаклы тимер юлы станциясеннән төньякка таба 71 км ераклыкта (СемберУфа юнәлеше). Казанга кадәр — 140 км. Мәйдан — 8 км². Халык саны — 8,5 мең кеше (2015). Руслар — 83,4 %, татарлар — 12,9 %, чуашлар — 2,1 % (1989). Азык-төлек ширкәтләре, тегү фабрикасы бар.

Тарих

Борынгы Болгарны нигез салу вакыты төгәл ачыкланмаган, Бөек Болгар иле таркалганнан соң Кубрат хан улы Котраг җитәкләгән болгарлар Идел буйларында VII-VIII гасырда килеп җиткән, болгарларда дәүләтчелек тәҗрибәсе булган инде һәм фаразлавынча нәкъ VII-VIII гасырда салынган. X гасырда Болгарда килгән Ибн Фадлан шәһәрдә өч төрки кабилә — болгарлар, ишкилләр, барсиллар яшәгәнен белдерә. 922 елда Идел Болгары илбашы Алмыш җитәкчелегендә Болгар шәһәре халкы Ислам динен кабул итә.

1236 елда Бату хан җитәкләгән татар-монгол гаскәре Болгар шәһәрен басып ала, Көнбатыш явыннан кайтканда Бату хан Болгар шәһәрен басып алынган бар җирләрнең башкаласы итеп сайлаган, нәкъ анда яңа дәүләт Алтын Урда нигез салынган. Соңрак Бату хан дәүләт башкаласын далаларга якынрак, көньякта күчерә һәм Сарай-Бату шәһәргә нигез сала.

Алтын Урдада чуалышлар вакытында Болгар шәһәре Аксак Тимер, соңрак ушкуйниклар тарафыннан басып талана. XV гасырда бик җимерелә һәм үз йогынтысын югалта, ил үзәге Казанга күчерелә.

Заманча Болгар тарихы Болгарлар авылыннан башлана. Революциягә кадәр Казан губернасының Спас өязе эчендә булган, советлар вакытында — ТАССР Куйбышев районында. Куйбышев сусаклагычы төзү вакытында Куйбышев шәһәре су астында калды. Шәһәр халкы һәм хакимияте 19531956 елларында Болгарлар авылына күчте. 1957 елда авылга Куйбышев исеме бирделәр һәм ул ТАССР Куйбышев районының үзәге булып чыкты. 1991 елда шәһәргә Болгар исеме бирделәр. 2010 елда шәһәрдә туристик үзәк төзү башланды.

Район үзәгеннән көнчыгышта Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы урнашкан. XXII гасырларда биредә Идел-Чулмандагы Болгар дәүләте башкаласы урнаша. Болгар янында мәчетләр, мавзолейлар, мунчалар сакланган. Биредә торак, һөнәрчелек, сәүдә кварталлары да булган.

Истәлекләр

  • Болгар шәһәрлеге:
    • Җәмигъ мәчете
    • Зур манара (заманча корылма)
    • Көнчыгыш төрбә
    • Төньяк төрбә
    • Кече манара
    • Ак пулат
    • Кара пулат
    • Хан мунчасы
    • Хан төрбәсе
    • Кече шәһәрчек
    • Габдрахман коесы
    • Рабига күле
    • Дөньядан күчү чиркәве (1732), хәзерге вакытта — тарихи-археология музее
    • Ак мәчет
    • Икмәк музее
    • Һөнәрчелек музее

Галерея


Моны да карагыз

Сылтамалар

  • 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  • Tags:

    Спас Районы Болгар ТарихСпас Районы Болгар ИстәлекләрСпас Районы Болгар ГалереяСпас Районы Болгар Моны да карагызСпас Районы Болгар СылтамаларСпас Районы Болгар1930 ел1991 елАлтын УрдаБиләрИбн ФадланИделИдел БолгарыИсламКуйбышевКуйбышев сусаклагычыРус телеСпас районыТатар телеТатар теленең латин әлифбасыТатарстанШәһәр

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    ТимерНефтьГвадалахара-де-БугаҺэлли БерриЗур пандаАлманияАланд утрауларыВикисәфәрМөхәммәт пәйгамбәрҖерсиЛәхстанАурупа берлегеЧерво1577 елҺава торышыСогуд ГарәбстаныБайракБалтимор (Мериленд)Илдар ӘхмәтовNetflixАк чәчәкләр (фильм, 2015)Алинә КәримоваАбусехоТайлер (Техас)Курсорны идарә итү төймәләреАйдар ФәйзрахмановКПҮИАмерика Кушма ШтатларыТренчинВалаам инвалидлар йортыТеатрМәрьям БикбулатоваАнна ДыбоРуслан Айсин (1980)Чехия һимныКышкы Олимпия уеннары 2014КосоржаПермь крае мөселманнары Диния нәзарәтеИнглиз теле2024 елЯпон телеМонтенегроМолина-АтерноВадим Захаров (1986)ВикипедияБразилияСимпсоннар(2884) ReddishМәгълүмат технологияләреПедивильяноФердинанд СәлаховМакколл (Айдахо)Технология4 июньТатарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәреГабдулла Тукай14 сентябрьФорт-Ли (Нью-Джерси)Ат токымнарыАтларАламеда-де-ла-СаграЧәчәк авыруыXXIX гасыр (б. э. к.)24 декабрьGoogle🡆 More