Анджей Дуда

Анджей Дуда, А́нджей Себа́стьян Ду́да (пол.  Andrzej Sebastian Duda ; 1972 елның 16 мае, Польша Халык Республикасы, Краков) — поляк сәясәтчесе, 2015 елның 6 августыннан Польша президенты (2020 елда яңа бишьеллык срокка сайланган).

Анджей Дуда
Анджей Дуда
Польша президенты
Вазыйфада
Вазыйфага керешкән
2015 елның 6 августы
Аңа кадәр Бронислав Коморовски
Шәхси мәгълүмат
Туган 16 май 1972(1972-05-16) (51 яшь)
Польша, Краков
Сәяси фирка Хокук һәм гаделлек
Җефет Агата Корнхаузер-Дуда[d]
Балалар кызы Кинга
Әни Янина Милевская-Дуда[d]
Әти Ян Тадеуш Дуда[d]
Белем Ягеллон университеты

Тәрҗемәи хәле

1972 елның 16 маенда Краковта туган. 1984—1990 елларда Краковтагы харцер оешмасы әгъзасы була (пионерлар оешмасы аналогы). 1996 елда Ягеллон университетының(пол.) хокук һәм идарә факультетын тәмамлаган. 1997 елда үзе тәмамлаган университетта суд эшчәнлеге кафедрасында эшли һәм фән белән шөгыльләнә башлый. 2005 елның гыйнварында хокук фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе ала. 2005 елда шәхси юридик фирмасын нигезли.

1998—2002 елларда — «Азатлык берлеге» фиркасе активисты була, 2005 елгы парламент сайлауларыннан соң «Хокук һәм гаделлек» уң фиркасе белән хезмәттәшлек итә башлый.

2006—2007 елларда — Юстиция министрлыгында дәүләт сәркатибе урынбасары.

2008—2010 елларда — президент Лех Качинский канцеляриясендә статс-сәркатип.

2011—2014 елларда — «Хокук һәм гаделлек» фиркасеннән парламентның түбән палатасы булган Сейм депутаты.

2014—2015 елларда — «Хокук һәм гаделлек» фиркасеннән Европа берлегенең түбән палатасына(ингл.) сайлана.

2015 елның 10 маенда узган президент сайлауларында (беренче турда 34,76 %, икенче турда 53 % тавыш җыеп) гамәлдәге президент Бронислав Коморовскины җиңеп, Польша президенты итеп сайлана/

2020 елда яңа бишьеллык срокка сайланган. Моңа кадәр ике срок рәттән Польша президенты булып Александр Квасьневский гына эшләгән.

Гаиләсе

Әтисе Ян Тадеуш Дуда (1949 елның 29 апрелендә туган) — техник фәннәр профессоры. Әнисе Янина Милевская-Дуда (1949) — химия профессоры. Хатыны алман теле укытучысы Агата Корнхаузер-Дуда (1972 елның 2 апрелендә туган). Кызлары Кинга (1995).

Хокук өлкәсендә берничә фәнни публикация авторы. Инглиз телен белә. Тау чаңгысы спорты һәм әдәбият белән мавыга. Президент булгач та, социаль челтәрләрдән актив файдаланучы булып кала, Twitter дагы язмасын шәхсән үзе алып бара.

Искәрмәләр

Сылтамалар


Tags:

Анджей Дуда Тәрҗемәи хәлеАнджей Дуда ГаиләсеАнджей Дуда ИскәрмәләрАнджей Дуда СылтамаларАнджей Дуда16 май1972 ел2015 ел2020 ел6 августКраковПольшаПоляк теле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ЗлинДмитрий Цветков (1890)КолленьоCNN3АбусехоКама Тамагы районыФәйзрахманчыларPresent simple24 апрельБельгияМисырВидовАвстрияPrint ScreenЭлвуд-Сити (Пенсильвания)ЙолдызПротестантларФердинанд СәлаховКосоржаҖырлыйк әле24 ноябрьLorentso OrsettiBoeing 777Максим БатыревИкенче бөтендөнья сугышыЧамчавуш (Сусуз)4 июньКазан яшь тамашачы театрыФёдор ДостоевскийBaş bitЧерногорияҖерсиЛихтенштейнРәмзия ВәлитоваӘлегзәндрия (Вирҗиния)Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)Бәкара сүрәсеCreative Commons litsenziäläreСынык сызыкҺэлли БерриТөньяк МакедонияМәгълүмат технологияләреВьетнамPink FloydИскәндәр ХәйруллинНидерландларКПҮИПьер ЭдельНикарагуаҖенси якынлыкДжиро д’Италия 2024Борынгы МисырВаленсия (Венесуэла)Викимедиа ФондыТрофим БорисовМарсель ӘхмәтҗановИсламның биш баганасыФутболЭпилепсияЛионель МессиЛандыш НигъмәтҗановаӨченче рейхEmmanuel Makron25 гыйнвар«Идел» журналыЭнциклопедияГернсиДжекмен (Мэн)РоверетоGDAӘлдермештән Әлмәндәр (спектакль)ФизикаGoogle🡆 More