Алан Стюарт Пэйтон (1903 елның 11 январе – 1988 елның 12 апреле) Көньяк Африка авторы һәм анти-апартеид активисты булган.
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз. |
Аның эшләренә Ела, яраткан җирем һәм Бик соң, үзәрчә кошы керә.
Алан Пэйтон | |
---|---|
Туган телдә исем | Alan Paton |
Туган | 1903.01.11 Питермэритцбург, Натал колониясе |
Үлгән | 1988.04.12 Дурбан, Көньяк Африка Җөмһүрияте |
Милләт | инглиз |
Ватандашлыгы | Көньяк Африка Җөмһүрияте |
Әлма-матер | Натал университеты[d] |
Һөнәре | автор, анти-апартеид активисты |
Сәяси фирка | КАҖ Либерал фиркасе[d] |
Җефет | 1-енчесе - Дорри Фрэнсис Ластед, 1928–1967; Энн Һопкинс, 1969–1988 |
Балалар | 2 |
Пэйтон Натал Колониясендә Питермэритцбургта туган (хәзер ул Көньяк Африка Җөмһүриятенең КваЗулу-Натал провинциясе, граждан хезмәтчесе улы. Мэритцбург Колледжына баргач, ул Натал Университетында химия-биология бакалавры дәрәҗәсенә ирешкән. бу аның туган шәһәрендә, һәм укыту буенча диплом алган. Чыгарылудан соң, Пэйтон укытучы булып эшләгән, башта Иксопо Мәктәбендә, аннан соң Мэритцбург Колледжында. Иксопода ул Дорри Фрэнсис Ластед белән танышкан. Алар 1928 елда өйләнгәннәр һәм хатынының эмфиземадан 1967 елда үлүенә кадәр бергә торганнар. Аларның бергә тормышы турында Пэйтонның 1969 елда чыккан "Сез чыккан өчен Контакион" китабында язылган. Аларның ике уллары булган - Джонатан һәм Давид. 1969 елда Пэйтон Энн Һопкинска өйләнгән. Бу өйләнү Пэйтонның үлеменә кадәр дәвам иткән.
Ул яшь (җирле Африкан) җинаятьчеләр өчен Diepkloof Reformatory төрмәсендә 1935 елдан 1949 елга кадәр җитәкче булып эшләгән, анда ул бәхәсле "прогрессив" реформалар керткән, анда ачык тулай тораклар, эшкә рөхсәтләр һәм өйгә барып килүләр булган. Башта кешеләр ябык төрмәләрдә тотылган, алар ышанычлы булып танылгач алар якындагы ачык төрмәгә күчерелгәннәр. Зур ышанычлы кешеләргә башка җирдә эшләргә рөхсәт ителгән. Хәтта кайбер кешеләргә башка урыннарда яшәргә дә рөхсәт ителгән. Пэйтонның Дипклофта эшләү вакытында 10 000 кешенең 5%-ы гына кире кайтмаган.
Пэйтон хезмәткә Икенче бөтендөнья сугышына үз ихтыяры белән барган, әмма моны кире какканнар. Сугыштан соң ул үз акчасына дөнья буйлап төрмәләрне карау өчен сәяхәт кылган. Ул Скандинавиягә, Англиягә, континенталь Европага, Канадага һәм Америка Кушма Штатларына барган. Норвегиядә булган вакытта ул үзенең "Ела, яраткан илем" романын яза башлаган, ул аны Сан-Францискода 1946 елда Раштуа алдыннан бетергән. Анда ул Обри һәм Мэриголд Бёрнс белән танышкан, алар манускриптны укыганнар һәм нәширне тапканнар: бу мөхәррир Максвелл Перкинс булган, ул Эрнст Хемингуэй һәм Томас Волф романнарына мөхәррирлек эшләгән өчен билгеле булган, ул Пэйтонның беренче романын Scribner's-та бастырган. Пэйтон 1950-енче елларда күпсанлы китаплар бастырган һәм шулар сатылып бай булып киткән.
1948 елда, "Ела, яраткан илем" бастырылудан соң дүрт ай узгач, Көньяк Африкада хөкүмәткә сепаратист Милли Фирка килгән. Пэйтон Маргарэт Бэллинджер, Эдгар Брукс, һәм Лео Маккард белән 1953 ел башында Либераль Ассоциация ясаган һәм шуны җитәкләгән. ул Милли Партия керткән апартеидка каршы көрәшкән. Ул бу фиркане апартеид аны 1960-ынчы елларда таратканчы җитәкләгән.
Пэйтон Botha's Hill-да пенсяигә чыккан, анда ул үлеменә кадәр яшәгән.
Cry, The Beloved Country(Ела, яраткан илем) ике мәртәбә фильм итеп төшерелгән (1951 һәм 1995 елда) һәм Бродвэй мюзиклы "Йолдызларда югалган" өчен нигез булып торган. (adaptation by Максвэлл Андэрсон адаптациясе, [[Kurt Weill] музыкасы]). Пэйтонның икенче һәм өченче романнары, Бик соң, үзәрчә кошлары (1953) һәм Аһ, сезнең җирегез матур (1981), һәм аның, Tales From a Troubled Land (1961), хикәяләре, аларда барысында да авторның беренче романында язылган раса темалары чагылган. Ah, but Your Land is Beautiful параллель тормыш тарихларында, хатларында, вәгазьләрендә, яңалыкларында һәм мәхкәмә карарларында нигезләнгән булганнар һәм катнаш уйлап чыгару һәм чын тормыш шәхесләренә нигезләнгән булган, мәсьәлән, Donald Molteno, Albert Luthuli һәм Hendrik Verwoerd. Роман тарихи уйлап чыгару буларак төркемләнә һәм аны Көньяк Африкада апартеидның төгәл тасвирламасын бирә дип саныйлар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Алан Пэйтон, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.