Аделаида Овсеповна Авакян (әрм.
Гигиена өлкәсендә галим, профессор. 1969-94 елларда Әрмәнстанның башкаласы Ереванда туклану фәне һәм чирләрне профессиональ искәртү институтында нутрициология кафедрасы мөдире. 100-дән артык фәнни мәкалә авторы булып тора.
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | СССР Әрмәнстан Америка Кушма Штатлары |
Тугандагы исем | әрм. Ադելաիդա Հովսեփի Ավագյան рус. Аделаида Иосифовна Авакян |
Туу датасы | 6 апрель 1924 |
Туу урыны | Ереван, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Үлем датасы | 12 май 2000 (76 яшь) |
Үлем урыны | Вильямсберг, Виргиния, Америка Кушма Штатлары |
Үлем төре | табигый үлем[d] |
Үлем сәбәбе | яман шеш |
Ата | Hovsep Avagyan[d] |
Ана | Майрануш Василян[d] |
Ире яки хатыны | Artavazd Dzvakeryan[d] |
Балалар | Anna Gyurjyan[d] |
Һөнәр төре | табиб, тикшеренүче, терапевт-исследователь |
Әлма-матер | Мхитар Гераци исемендәге Ереван дәүләт медицина университеты[d] һәм Научно-исследовательский институт питания[d] |
Академик дәрәҗә | медицина фәннәре докторы[d] һәм профессор |
Аделаида Авакян Викиҗыентыкта |
Аделаида Авакян 1924 елның 6 апрелендә авыл хуҗалыгы белгече Очеп Авакян һәм аның катыны укытучы Мариануш гаиләсендә Ереванда туган. Аделаида дүрт бала арасында иң өлкәне була. Әнисе кызының белеменё зур игътибар бирә һәм берничә телне һәм фәннәрне өйрәнүгә дәртләндерә. Бөтен дүрт бала да әдәбият һәм музыка кораллары белән мәгълүм була. Авакян 1941 елда Хачатур Абовян исемендәге урта мәктәпне белем ала. Соңыннан аннары Ереван дәүләт медицина университетына укырга керә. 1946 елда ул университетны кызыл дипломга тәмамлый һәм медицина практикасының докторы һөнәре дәрәҗәсе ала.
Аделаида тикшеренү өчен гигиенаны сайлый. Озакламый Мәскәүгә килә һәм Туклану гигиенасы институтыныңаспирантурасына укырга керә. 1956 елда беренче диссертациясен яклый һәм Мәскәүдә докторлык әзерлеген үтүче Әрмәнстанда беренче фән докторы була.
Авакян Индонезиягә бу илдә сәламәтлек саклау системасын үзгәртеп кору бурычы белән медицина вәкиле сыйфатында сәфәргә сайлана, әммә тәкдимне кире кага һәм Әрмән ССР-ына кайта, анда Ереванда туклану гигиенасы лабораториясенең директор вазифасын били.
Кафедраны җитәкләп, Авакян шулай ук 1976 елда докторлык диссертациясе яклый, бу аның биомедицина өлкәсендә 20 еллык эзләнү сөземтәсе була. Үзенең медицина тикшеренүләре карьерасы дәвамында ул яшь галимнәр өчен һәм аларның тикшеренү проектлары буенча киңәшче булып эшли, бер вакытта берничә халыкара фәнни журналларда 100-дән артык гыйльми мәкалә бастырып чыгара.
Аделаида Овсепян шулай агарту эшмәкәрлеге белән шөгыльләнә, күп санлы телетапшыруларда һәм радио интервьюларында киң җәмәгатьчелеккә ул ашап җиткермәү һәм йорт консерваларында ботулизм куркынычы турында искәртә.
Авакян 1962 елда инженер-түзүче Дзвакерян Артаваздка кияүгә чыга. 1963 елда аларның Анна исемле кызы туа, ул соңрак АКШ-ка күчеп китә. 1998 елда Авакян АКШ-ка кызының гаиләсенә күчеп килеп яши. 2000 елдан аның яман шеш булуы ачыклана, һәм өч айдан соң ул үлә. Авакян АКШ-та Уильямсбергның (Виргиния) мемориаль паркында җирләнә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Аделаида Авакян, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.