Абдурәим Рәшидов, Абдурәим Исмаил улы Рәшидов (кырымтат.
Абдурәим Рәшидов кырымтат. Abdureim Reşidov | |
---|---|
Туу датасы | 8 март 1912 |
Туу урыны | РИ, Таврия губернасы, Мамашай |
Үлем датасы | 24 октябрь 1984 (72 яшь) |
Үлем урыны | СССР, Украина ССР, Кырым өлкәсе, Акмәсҗит |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ СССР |
Гаскәр төре | авиация |
Дәрәҗә | подполковник |
Җитәкчелек иткән | эскадрилья командиры |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1958 |
1912 елның 25 февралендә (8 мартында) Таврия губернасы Мамашай (хәзерге Акъярның Орловка) авылында туган. Милләте — Кырым татары. Туган авылындагы мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлагач, авиация остаханәсендә җыючы булып эшли. Акмәсҗиттә Осоавиахимның гражданнар авиациясе мәктәбен тәмамлый (1932). 1933 елда хәрби хезмәткә алынып, башта Луганск хәрби очучылар мәктәбендә укый, 1934 елдан Әдис хәрби авиация мәктәбе курсанты. Очучылар мәктәбен тәмамлагач, Харкауда 10нчы армия разведка эскадрильясында һәм 14нче корпус авиация отрядында хезмәт итә. 1938 елда Хәрби-һава көчләренең команда составын камилләштерү курсларын төгәлли, резервтагы 160нчы авиация полкына җибәрелә. 1940 елның июненнән 5нче бомба ташлаучы тиз очышлы авиация полкының өлкән очучысы.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 1942 елның гыйнварыннан эскадрилья командиры. «Хәрби бурычларны үтәгәндә кыю һәм оста очучы итеп күрсәткәне өчен», Көньяк фронт сәргаскәре фәрманы белән 1942 елның февралендә Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Кызыл гаскәр хәрби-һава көчләре академиясе каршындагы авиаполк командирларын һәм штаб җитәкчеләрен камилләштерү курсларын төгәлләгәч, 1нче бомба ташлаучы авиакорпусның 293нче бомба ташлаучы авиация дивизиясенең 854нче авиаполкының эскадрилья командиры булып хезмәт итә. 2нче Украина фронтының 5нче һава армиясе составында Днепр елгасы өчен, Кировоград, Корсунь — Шевченко, Умань — Боташан юнәлешендә һөҗүмнәрдә катнаша, Көнбатыш Украина, Польша, Чехословакия, Алмания күгендә сугыша. 1945 елның февраль аена кадәр, дошман гаскәрләрен бомбага тоту өчен, 166 сугышчан очыш ясаган. Һава сугышында аның экипажы дошманның 8 истребителен бәреп төшергән. Советлар Берлеге Каһарманы исеме 1945 елның 27 июнендә бирелгән .
1949 елда очыш тактикасы курсларын тәмамлаган. 1958 елда подполковник Рәшидов отставкага чыга. Башта Налчык шәһәрендә, 1967 елдан — Акмәсҗит шәһәрендә яши. 1984 елның 24 октябренда вафат.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Абдурәим Рәшидов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.