Таррафал (порт.
Tarrafal) — Кабо-Верденың Сантьягу утравындагы төньяк ярында урнашкан. Дәүләт башкаласы Праядан 70 км ераклыкта, Грасиоз тавы итәгендә урнашкан бистә.
Таррафал | |
Дәүләт | Кабо-Верде |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Таррафал[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Таррафал[d] |
Халык саны | 6272 |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 464 метр |
Таррафал Викиҗыентыкта |
1936 елның 26 гыйнварында бистәдәПортугалиянең сәяси тоткыннары өчен төрмә булдырыла. Бу төрмә 1974 елның 25 апреленә кадәр эшләгән. Беренче коменданты — Мануэль душ Рейс, төрмә табибы — Эсмиральда Пайш Прат.
Таррафал Португалиянең сәяси дошманнарының төп төрмәсе булган. Биредә Португалиянең Африка колонияләреннән сәяси җинаятьчеләр һәм революционерлар тоткынлыкка китерелгән. Лагерь каты климаты белән аерылып тора. Даими искән шомлы җилләр тоткыннарда баш авыртуын тудырган. Җәза куллану практикасы да биредә гадәти була. Тәртип бозучылар өчен карцер аш-су әзерләү бүлмәсе белән стена аша урнаштырылган була. Андагы температура 70-80 С градуска тикле күтәрелгән, ә карцерда тоткын өчен бары тик утырырлык кына урын булган. Лагерьда берничә локаль участкалар булган, монда утыручы тоткыннар лагерьның башка өлешләре турында берни дә белмәгән. Лагерьдан качарга да шулай ук мөмкинлек булмаган. Тыштан лагерь киртәсе бик биек күренмәсә дә, эчке яктан ул бик биек булган һәм сулы чокыр белән тирәли уратып алынган. Чокырга терәлеп торган урыннар чәнечкеле тимер чыбык белән уратылган. Чыбык буенча электр тогы җибәрелгән.
Хәзерге көндә төрмә территориясендә ил Кораллы көчләренең белем үзәге урнашкан. Концлагерьның бер өлеше музей буларак ачык.
Кабо-Верденың башка калаларындагы кебек үк, Таррафал икътисадының төп нигезе — туризм. Монда кунакларны берничә кунакханә кабул итә:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Таррафал (Сантьягу), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.