Сергей Собянин: Мәскәү мэры

Сергей Собянин, Сергей Семён улы Собянин (рус. Сергей Семёнович Собянин, 1958 елның 21 июне, ССРБ, РСФСР, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси милли округы, Березово районы, Няксимволь) — дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, 2010 елның 21 октябреннән — Мәскәү шәһәре мэры.

Юридик фәннәр кандидаты (1999). РФ 1нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2006). Төмән өлкәсенең шәрәфле ватандашы (2005).

Сергей Собянин
Сергей Собянин: Тәрҗемәи хәле, Хезмәт юлының башы, Сәяси карьера
Мәскәү мэры
Вазыйфада
Вазыйфага керешкән
2010 елның 21 октябре
Президент Дмитрий Медведев
Владимир Путин
Аңа кадәр Юрий Лужков
Владимир Ресин (в.б.)
Шәхси мәгълүмат
Туган 21 июнь 1958(1958-06-21) (65 яшь)
ССРБ, РСФСР, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси милли округы, Березово районы, Няксимволь
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Мәскәү дәүләт юридик институты

Тәрҗемәи хәле

1958 елның 21 июнендә Төмән өлкәсе Ханты-Манси милли округы (1978 елдан ХМАО, 2003 елдан Хант-Манси — Югра автономияле округы) Березово районы Няксимволь авылында өч балалы гаиләдә туган. Әтисе Семён Федор улы Собянин Березово май комбинаты директоры, әнисе Антонина Николай кызы май комбинаты икътисадчысы. Сергейның ике өлкән апасы: Людмила һәм Наталья бар. Атасының тамырлары Коми Республикасындагы Собинская авылыннан (1930-еллардан урман кордоны). Сергей Собянин, тышкы кыяфәте белән ошаса да, манси милләтеннән булуын танымый, чөнки ул манси мохитында тәрбияләнмәгән, балачагы һәм үсмерчагы район үзәге булган Березово авылында үткән.

Әлеге авылда 1975 елда мәктәпне тәмамлагач, апасы Людмила барып урнашкан Кострома шәһәренә күчеп килә, технология университетының механика факультетына укырга керә һәм 1980 елда югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Гуманитар белеме дә бар: 1989 елда Бөтенсоюз юридик читтән торып уку институтының Сембер филиалының юридик факультетын тәмамлаган. 1999 елда юридик фәннәр кандидатлыгына, 2007 елда РФ Хөкүмәте каршындагы Кануннар чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институтында докторлыкка диссертацияләр яклаган. Диссертациясен плагиатка тикшергәндә күләмле күчереп куюлар табылу зур иҗтимагый резонанс тудыру сәбәпле, фән докторы статусын ала алмый кала.

Хезмәт юлының башы

Кострома технология университетын тәмамлагач, юллама буенча Кострома агач эшкәртү станоклары төзү заводына эшкә билгеләнә.

1980 елда Чиләбегә күчеп килә һәм трубопрокат заводында эшли башлый.

Сәяси карьера

Сергей Собянин: Тәрҗемәи хәле, Хезмәт юлының башы, Сәяси карьера 
Минтимер Шәймиев (с) белән Бердәм Россиянең VII съездында. Екатеринбург, 2006

Сергей Собянинның сәяси карьерасы совет чорында Чиләбедә вакытта башлана. Чиләбе трубопрокат заводында эшләгәндә әлеге заводның комсомол оешмасы белән җитәкчелек итә. Аннан Чиләбе шәһәре Ленин районы ВЛКСМ райкомының комсомол оешмалары белән җитәкчелек итү бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

1984 елда Когалым бистәсенә (1985 елдан шәһәр) күчерелеп, район советы рәисе урынбасары итеп куела. Когалымда 1993 елга кадәр төрле идарәче вазыйфаларда хезмәт куя, 1991—1993 елларда Когалым башлыгы. Аның җитәкчелегендә икътисадый яктан шактый үскән Когалым шәһәр статусын ала.

1993 елдан — Ханты-Манси милли округы җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары итеп билгеләнә.

1994–2000 елларда — Ханты-Манси милли округы Думасы (парламенты) җитәкчесе. 1996—2010 елларда хезмәт вазыйфасы буенча Федерация Советы әгъзасы, 1998 елдан комитет рәисе.

2000–2001 елларда — Урал федераль округында Рф президентының вәкаләтле вәкиленең беренче уорынбасары.

2001–2005 елларда — Төмән өлкәсе губернаторы.

2005–2008 елларда — РФ Президенты Владимир Путин администрациясе җитәкчесе.

2008–2010 елларда — РФ Хөкүмәте аппараты җитәкчесе, вице-премьер.

2010 елның 21 октябрендә РФ Президенты Дмитрий Медведев тәкъдиме белән Мәскәү шәһәре мэры итеп раслана, 2013 елда әлеге вазыйфага икенче, 2018 елда өченче срокка сайлана.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

1986—2014 елларда хатыны – Ирина Иосиф кызы (Рубинчик, 1961). Кызлары Анна (Ершова, 1986), Ольга (1997).

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре

Tags:

Сергей Собянин Тәрҗемәи хәлеСергей Собянин Хезмәт юлының башыСергей Собянин Сәяси карьераСергей Собянин Бүләкләре, мактаулы исемнәреСергей Собянин Гаилә хәлеСергей Собянин Моны да карагызСергей Собянин ИскәрмәләрСергей Собянин СылтамаларСергей Собянин1958 ел2010 ел21 июнь21 октябрьМэрМәскәүНяксимвольРСФСРРус телеССРБТөмән өлкәсеХант-Манси — Югра автономияле округы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Лека ДукаджиниГаррисбург (Орегон)SH3GL2Газерд (Кентукки)Кастилья һәм ЛеонАКШҺиндстанКөньяк Кытай диңгезеМагнит агымыНәҗип БәдретдиновКазанБеларусияТайто (махсус район)Истанбул8 мартВашингтонАвыруLRRC57Пуэрто-РикоБакстер (округ, Арканзас)Хокон (округ, Көньяк Дакота)DakkaИдел Кыямов1285 ел4 декабрьТуберкулёзЧивитанова-МаркеРешат Нури ГүнтекинҖәлил ФазлыевСан-МассимоАндрей КоваленкоСен-Лормель20 апрельЗаза телеВризи«Крокус Сити Холлда» һөҗүм1697 елКиров өлкәсеНаполеон БонапартХэллоуинГомель өлкәсеНиколай ГикалоНиколаевка районы (Сембер өлкәсе)Флатония (Техас)Олы СөлчәХолмат ОдиловТормыштан канәгатьлелек индексыТирәнкүл районыКауэннек-ЛанвезеакМонро (Төньяк Каролина)КалабрияМикробларМаршалл УтрауларыИлья МечниковХалыкара берәмлекләр системасыИшәй (Сембер өлкәсе)1783 елАлтай краеGIF (ген)Акапулько24 ноябрьИваново өлкәсеКленси (Монтана)КазанавылАпостол МатиасЭлвин (Техас)🡆 More