Праһа өчен сугыш яки Праһа һөҗүмчән операциясе (tat.lat.
Praga öçen suğış(үле сылтама)) (5 май 1945 — 12 май 1945) — Бөек Ватан сугышында Кызыл Гаскәрнең соң операциясе, аның нәтиҗәсендә Праһа шәһәре азат ителә.
Праһа өчен сугыш | |||
Төп низаг: Бөек Ватан сугышы Икенче бөтендөнья сугышы | |||
Маршал Конев җитәкчесендәге Совет гаскәрләре Праһа шәһәрен азат итә | |||
Дата | |||
---|---|---|---|
Урын | |||
Нәтиҗә | Кызыл Гаскәрнең җиңүе, алман-фашист Праһа берләшмәсен тар-мар итү, власовчыларны юк итү | ||
Көндәшләр | |||
| |||
Сәргаскәрләр | |||
| |||
Яклар көчләре | |||
| |||
Югалтулар | |||
| |||
Алман-нацист генерал-фелдмаршалы Фердинанд Шөрнер соңгы Гитлер боерыгын үтәр өчен Праһа шәһәрен икенче Берлинга әйләндерергә ниятләгән. Бер миллион санлы фашист «Үзәк» гаскәрләре берләшмәсе Праһа эчендә һәм тирәсендә туплана.
Чехиядә Власов җитәкчесендәге Рус ирек гаскәре (рус. РОА) — власовчылар — 1945 елда урнаша.
1945 елның 5 маенда Чех ватанпәрвәрләре баш күтәрү башлыйлар. Башта Буняченко җитәкчесендәге власовчылар бу чех көрәшен яклыйлар, ләкин 8 майда власовчылар күтәрелешен ташлыйлар һәм чигенәләр.
АКШ башлыгы Праһаны азат итүдән баш тарта һәм Пльзен көнчыгыштан бармавын белдерә.
Совет Гаскәр башлыгы АКШ-дан бу мәгълүматны озак көтә. АКШ ниятләрен белеп Совет гаскәрләре Чехияне азат итәргә чишәләр.
1945 елның 9 маенда Беренче Украин Фронты 3-нче, 4-нче танк гаскәре Праһа шәһәренә бәреп керәләр.
Праһага кергән беренче совет Т-34 танкы Иван Гончаренко йөртә, Праһа өчен сугышы барышында Гончаренко батырлыкны күрсәтеп һәлак була.
Иван Гончаренко истәлегенә Праһа урамы исемләнә, аның танкы озак вакытта Праһа хәрби-тарихи музеенда урнаша.
Бәрхет инкыйлабы вакытында 1989 елда азат итүче танк чех миләтчеләре тарафыннан мәсхәрәләнә — ал төсенә буяла һәм җыеп алына.
Совет һөҗүме нәтиҗәсендә нацист-алман гаскәрләре куркуга төшеп Праһадан качалар. 10—13 майда Совет көчләре фашист гаскәрләрне тар-мар итә һәм 800 мең нацист әсирлеккә алалар.
12 майда Совет гаскәре генерал Власовны кулга ала, соңрак бүтән власовчылар — Буняченко, Трухин — кулга алына. Совет Берлеге хыянәте өчен Власов, Буняченко, Трухин һәм бүтән Совет хөкеме карары буенча Бутырка төрмәсендә асып үтерелә.
Праһа өчен сугыш нәтиҗәсендә фашист «Үзәк» гаскәрләре берләшмәсе тар-мар ителә һәм 850 мең кеше совет әсирлегенә алына.
Совет гаскәр башлыгына — маршал Коневка — «Хөрмәтле Праһа граҗданины» дәрәҗәсе бирелә.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Прага өчен сугыш, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.