Олег Кинҗәгулов, Олег Мадияр улы Кинҗәгулов (1989 елның 12 апреле, СССР, РСФСР, Омск өлкәсе, Любинский) ― театр һәм кино актеры, театр режиссеры, 2020 елдан Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе.
Олег Кинҗәгулов | |
Туганда бирелгән исеме: | Олег Мадияр улы Кинҗәгулов |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | СССР, РСФСР, Омск өлкәсе, Любинский |
Һөнәре: | драма актеры, режиссер |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: | 2012 — х. в. |
https://vk.com/id133811121 |
1989 елның 12 апрелендә Омск өлкәсендә Любинский шәһәр тибындагы бистәсендә туган.
2011 елда «актерлык сәнгате» белгечлеге буенча Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган («Нур» татар театры өчен әзерләнгән төркем, РФ халык артисты Таңчулпан Бабичева курсы). Бер ел армиядә хәрби хезмәт үткән. 2012 елдан Туймазы татар дәүләт театрында эшли башлаган. Театрда бер ел эшләгәч, Фәрит Бикчәнтәев чакыруы буенча Казанга укырга киткән.
2017 елда «театр режиссурасы» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган (РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев шәкерте). Укыган елларда Камал театрында бизәүче-рәссам булып хезмәт иткән. Диплом спектакле буларак, Антон Чеховның «Алтынчы палата»сын чыгарган. Укып бетергәч, 2017 елда Фәрит Бикчәнтәев тәкъдиме белән Чаллы татар театрында Әнгизә Ишбулдина пьесасы буенча «Үзеңне сынап кара» спектаклен куйган.
2017 елның августыннан 2018 елның маена кадәр ― Яр Чаллы татар театрында куючы-режиссер, 2018 елның маеннан 2020 елның гыйнварына кадәр ― Камал театрында рәссам-конструктор (дизайнер), соңрак режиссер.
2020 елгың 25 гыйнварыннан ― Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе. Элекке җитәкчелек вакытында башланган төзелешне дәвам итеп, театрның яңа бинасын (ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 29) кабул итеп ала. ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова тәкъдиме белән театрга татар язучысы Аяз Гыйләҗев исеме бирелү дә аның эшли башлау чорына туры килә.
Театрда эшли башлаганнан алып, сәхнәгә 18 яңа спектакль, сезонга 7 премьера чыгарган. Репетицияләрне театрның олы артистлары белән ― татарча, яшь артистлары белән русча алып бара.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Олег Кинҗәгулов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.