Лилия Фәрит кызы Гилдеева (1976 елның 14 июне, Зәй, Татар АССР, СССР) — Россия журналисткасы, НТВ каналында «Сегодня» мәгълүмат программасын алып баручы.
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | Россия |
Туу датасы | 14 июнь 1976 (47 яшь) |
Туу урыны | Зәй, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Туган тел | рус теле |
Һөнәр төре | журналист |
Эш урыны | НТВ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Бүләкләр | |
Лилия Гилдиева Викиҗыентыкта |
Татар гаиләсендә туа. Әтисе — дәүләт хезмәткәре, әнисе-башлангыч сыйныф укытучысы.
Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый (1993-1997). Тележурналист карьерасын Яр Чаллыда 1997 елның июлендә «Эфир» җирле телеканалында яңалыклар алып баручы сыйфатында башлый. 1999 елның августында Казанга күчеп килә, корреспондент, продюсер, редактор, яңалыкларны алып баручы, «REN-TV» — «Вариант» каналының төбәк партнерында эшли. 2002 елдан 2006 елга кадәр ТНВда (Татарстанның ике телле (рус, татар) спутник каналы) эшли, «Татарстан Яңалыклары» мәгълүмати программасын алып бара.
2006 елның сентябрендә НТВ каналына чакырыла. Шул вакыттан алып хәзерге вакытка 19:00 сәгатьтә «Сегодня» программасы чыгарылышын алып бара. Төрле вакытта аның белән Алексей Пивоваров (2006-2013), Игорь Полетаев (2013-2014), Александр Яковенко (2014-2015), Михаил Чебоненко (март—август 2015), Василий Максименко (2015-2018) һәм Владимир Чернышев (2018 елдан) эшләгән.
2007 елның июненнән 2014 елның августына кадәр шулай ук «Сегодня в 22:45 (аннары 22:40, 23:00 һәм 23:15)» һәм «Сегодня. Итоги» программаларын алып бара.
Кияүдә. Ире Рөстәм, телевидениедә монтажчы, аннан автосалонда эшли. Ике бала: улы Данил — мәктәпне тәмамлаган, һәм кызы Майя (2009 елгы).
Калып:Journalist-stub
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Лилия Гилдиева, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.