Медицина

Медицина (лат.

medicina) — диагностика, дәвалау терапиясе, авыруларны профилактикалау, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, кешенең хезмәткә яраклылыгын, гомерен озынайту, шулай ук физик, психик чирләр вакытында хәлне җиңеләйтү максатын берләштергән фәнни белем һәм практик чаралар системасы. "Медицина" сүзе латын теленнән, ars medicina — дәвалау сәнгате.

Медицина
Тармак сәламәтлек саклау тармагы[d]
Логотип
Сурәт
Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы tıp.
URL сервера Мастодона med-mastodon.com
Моның каршысы альтернативная медицина[d]
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/medicine
Медицина Медицина Викиҗыентыкта
Медицина
Грек медицина алласы Асклепий (Эскулап) сыны, кулында борма еланлы Асклепий таягы

Символлары

Хәзерге заманда медицинаны билгеләү өчен иң зур символик мәгънәнең дүрт варианты бар.

Медицинаның тышкы символларының беренчесе 6 почмаклы йолдыз. Борынгырак медицина символы булып Асклепия таягы(рус.) (рус.)баш. тора. Ул бөек дәвалаучыныкы була. Өченче киң танылган символ— халыкара Кызыл хач хәрәкәте. Эмблемасы — Кызыл хач һәм ярымай. Дүртенче символ — тәлинкә тирәли уралган елан. Ул дәвалауда елан агуы кулланган Әбүгалисина һәм тәлинкә, елан белән гәүдәләндерелгән борынгы грек сәламәтлек алласы Гигиея белән бәйле.

Тарих

Медицина 
Энеолит чорында, Агдам районының Чалагантепта табылган трепанация билгеләре булган баш сөяге. Безнең эрага кадәр 5 меңенче елда Азәрбайҗан тарихы музее, Бакы
Медицина 
Фәлсәфәче, архитектор, патша сарае китапханәчесе һәм тарихтагы тәүге рәсми табиб Хесе-Ра-ның агач такталарындагы сүрәтләр.
Медицина 
Танылган грек табибы Гиппократ.

Борынгы дөнья

Башта авыру, кешегә дошман булган тышкы җан иясе ничектер кеше тәненә үтеп иңеп, авыртыну булдыра, дип каралган. Шулай итеп, шул дәвердәге кешенең тирә-як дөньяның асылын һәм кануннарын белмәве, табигать алдындагы көчсезлеге кеше организмына ияләшкән кара көчләр турындагы ялган кузаллауларның һәм аларны дәвалау буенча төрле тылсым алымнарның (сихер, өшкерү, дога һ. б.) барлыкка килүенә сәбәпче булган.

Кешенең барлыкка килүенең башлангыч этапларында ырымчылык һәм шаманлык үсеше үзеннән-үзе дәвалау төшенчәсен барлыкка китергән. Үсешкән борынгы дәүләтләрдә медицина зур уңышка ирешә. Борынгы грек табибы Гиппократның, Рим табигать фәннәре белгече Клавдий Галенның, Александрия табибы Герофилның һәм Эрасистратның хезмәтләрен бүгенгә җиткергән тарихи документлар бар. Моннан тыш, борынгы Көнчыгыш язма комарткылары (борынгы Мисыр медицина папируслары; Хаммурапи кануны; Һиндстанда Аюрведа кануны һ. б.) борынгы дәүләтләрдә табибларның эшмщкщрлек итү шартлары, дәвалау өчен әҗер күләме һәм авыруга зыян китергән өчен җаваплылык дәрәҗәсе канун белән регламентланган дип дәлилли.

Шулай итеп, борынгы дөньяда табиблар һәм канбабалар дәвалауның суфилык һәм тылсым формалары белән беррәттән рациональ дәвалау алымнары һәм халык медицинасының шифалы әмәлләрен дә файдалана. Гигиеник кәңәшләре белән диететика, массажга, су процедураларына, дәвалау гимнастикасына да зур урын бүленә. Баш сөяген трепанацияләү, Кесарево кисеше, эмбриотомия һ. б. төрле уңышлы хирургик алымнар турындагы безнең көннәргәчә килеп җиткән мәгълүматлар билгеле. Борынгы Кытай медицинасы 2000-дән артык дару файдаланган. Алар арасында женшень, терекөмеш, ревень тамыры, кәмфәрә һ.б. мөһим урын алып торган. Берничә мең ел энә терапиясенең үзенчәлекле Акупунктура алымы була. Борынгы Һиндстанда анатомия һәм хирургия югары кимәлгә күтәрелә.

Борынгы Мисыр

Медицина 
Пациентны дәвалаучы табиб.

Борынгы Мисыр медицинасы җитди тикшерелгән күзәтүләр һәм чыгымталар белән ышандырылган хөрәфәтләр катышмасыннан тора. Табиблар борынгы Мисыр канбабалары үз язмаларында күрсәткән кагыйдәләр буенча гына эшләргә тиеш булган. Медицинадагы бөтен ачышлар да Озирус, Изида, Гор мифологиясе, Баст һәм Тот аллаларыныкы дип исәпләнгән. Табиплык эше канбабалар — пасторлар кулында булган. Алар авыруларны храмнарда кабул иткән. Медицинага  укыту махсус мәктәпләрдә башкарылган.

Мисырда гигиена сизелерлек роль уйнаган: кешеләрнең яшәү рәвеше, туклануы, йокысы, юыну ачык билгеләнгән. Бу кагыйдәләрнең күбесе еврейлардан үзләштерелгән һәм аларның изге китабына иңгән. Һәр өч көн саен (икенче бер мәгълүматлар буенча 3 ай саен) тәнне чистарту өчен эч йомшартучы һәм костыручы дарулар эчәргә, дин буенча билгеле бер вакыт аралыгында итле һәм сөтле аштан баш тартырга кушылган. Саулыкны уеннар аша да ныгытканнар. Махсус хисапчылар туу, үлем, авыру сәбәпләре турында исәп алып барган. Җирләү зиратларда, тауларда башкарылган; фараоннарның мәете өчен Мисыр пирамидалары төзелгән. Ирекле гражданнарның мәетләре вафат булучының җәмгыятьтә тоткан урынына карап, өч төрдә бальзамланган. Бүгенге заман кешесенә гадәти булган кеше анатомиясе һәм физиологиясе төшенчәләре борынгы Мисыр медицинасында бөтенләй булмаган, ә инде бу турындагы күзаллаулар идеалистик саналган. Бу карашларга ярашлы, тән белән дүрт рух идарә итә. 50 яшькә кадәр тән көн саен 1,2 лот үлчәү берәмлегенә (якынча 6,5 грамм) арта. Соңрак ул кими һәм шул аркада кеше үлә.

Мисырлыларга әфьюн һәм хәшиш та билгеле була. Алар һәр вакытта да яңа яки җылытылган килеш файдаланылган һәм камырга кушып басылып икмәк итеп бирелгән. Балага дару бирер өчен аны имезүче хатын дару кабул иткән һәм ул сөт белән балага тапшырылган. Эчкә кабул ителгән дарулардан тыш, башка төрле дәвалау ысуллары да булган: клизма, тампоннар, ыслау, майлар, болама салу, пломба кую һ. б.

Георг Эберс фикере буенча сихер, арбау түбән катлам өчен генә булган.

Борынгы Мисыр табиблары күз авыруларын дәвалау буенча югары уңышка ирешкән: дарулар тәгаенләнгән, операцияләр ясалган. "Мисыр аз канлылыгы" ягъни "анкилостомоз"-ның килеп чыгу сәбәбе (үзенчәлекле авыру, паразитар этиологиясе яңарак кына ачыкланган) борынгы Мисыр папирусларында ук төгәл кирсәтелгән. Сурәтләүләр буенча тире авырулары һәм проказа (махау авыруы) еш очрый. Шул ук вакытта "махау" инфекцион авыру дип санала, шуңа күрә авырулар изоляцияләнгән. Мисырдагы хирургия һинд хирургиясеннән күпкә калышкан. Әмма яраларны бәйләү канәгатьләнерлек булган, сынган очракта бәйләгеч алыштырылган. Җәрәхәтләргә порошок сибелгән һәм май сөртелгән. Моннан тыш, бала таптыру, хатын-кыз авырулары, кысырлык буенча да күп кенә алымнар булдырылган.

Урта гасырлар

Медицина 
Абу Али Ибн Сина — урта гасырларның иң танылган табибларның берсе.

Практик медицина күзәтүләрен туплау урта гасырларда да дәвам иткән. Авырулар һәм яралыларны дәвалау өчен махсус учреждениеләр, VII гасырда тыныч халык өчен монастырь дәваханәләре булдырылган. Халык миграциясен булдырган тәре походлары эпидемияләрнең килеп чыгуына һәм Европада карантиннар булдыруга сәбәпче булган.

VII гасырда ислам илләрендә ныклап төрле фәннәр үсешә: ислам дөньясы галимнәре борынгы цивилизациянең медицина белемен үстерә башлый. Хәлифләр фәнне һәм галимнәрне үз яклавы астына ала. Харун-ар-Рәшид Багдадта мәктәпләр, дәваханәләр, даруханәләр ача. Аның улы Мәмүн Багдадта Академиягә нигез сала һәм бөтен илләрнең галимнәрен үзенә чакыра. Мәктәпләр күп җирләрдә: Куфада, Басрада, Бохарада һәм башка шәһәрләрдә ачыла.

1873 елда Әхмәт Ибн Тулун янында иң ярлы катлам халык өчен тәүге эре шифаханә салына. Дәваханәгә ятыр алдыннан киемнәр һәм акча дәваханә белән идарә итүчегә саклануга тапшырыла. Дәваханәдән чыкканда авыруга соңгы рацион сыйфатында бер тавык һәм бер икмәк бирелгән. Анда акылдан язучылар өчен аерым бүлек тә булган.

Гарәпләр медицина үсешенә аеруча зур өлеш керткән шартларда яши күрәсең, чөнки ислам авырулардан дару эзләргә чакыра һәм дәвалаучыларны күккә күтәреп мактый. Гарәп галим-медиклары борынгы медикларның язмаларын өйрәнә. Ибн Зухр Авензоар кеше үлгәннән соң мәетне яру буенча тәүге билгеле табиб була. Танылган гарәп медиклары: Аарон, Бактишва (берничә борынгы Несториан табибы), Гонен, Ибн аль-Вафид (Абенгефит), Ар-Рази, Али ибн Сахль Раббан аль-Табари (Гали-Аббас), Ибн Сина (Авиценна), Албукасис, Ибн Рушд (Аверроэс), Абдул-Латиф аль-Багдади (Гыйрак галиме).

Византия һәм гарәп медицинасы дөнья медицинасы фәнен авыруларның яңа симптомы һәм дарулар белән баета. Медицина үсешендә аеруча зур рольне Ибн Сина (Авиценна) уйный.

Урта гасырларда Көнбатыш Европа медицинасы

Медицина 
XI—XII гасырда Салерно медицина мәктәбенең табибларын һәм пациентларын сурәтләгән гравюра.

Урта гасырдагы көнбатыш Европада, антиклык белән чагыштырганда, эмпирик фән түбән кимәлдә була. Өстенлекле теология һәм схоластика ала. Фән университетларда туплана. IX гасырдан башлап, хәзерге Алмания, Англия, Франция территориясендәге университетларда башка фәннәр белән беррәттән медицина да укытыла. Дәвалау белән монахлар һәм дөньявилар шәгелләнә. Европада медицина мәктәпләренең иң танылганнары булып, Салерно мәктәбе санала. Бу мәктәпнең язмалары башка училищеларга үрнәк булып тора. Иң танылганы булып, "лат. Regimen Sanitatis" гигиеник поэмасы исәпләнә. Салерно мәктәбенә дини, дөньяви белемле табиблар һәм хатыннар карый. Алар дәваханәләр белән мөдирлек итә, походларда гаскәрне озатып йөри һәм королләргә, принцларга эшли.

XIII гасырдан башлап, шул вакыттагы медицина вәкилләрендә авыру табигатен күзәтүләр һәм тәҗрибәләр ярдәмендә өйрәнүгә омтылыш туа. Шундыйларның берсе Арнольд из Виллановы һәм Р. Бэкон(рус.)Бэкон (рус.)баш.. XIV гасырда мәетне яру нигезендә анатомияне өйрәнү башлана һәм М. де Луцци(ингл.) (ингл.)баш. (1275-1326) органнарның бөтен күчермәсен сурәтләгән язма булдыра. Шуңа карамастан, XV гасырга кадәр гарәпләр Европа медицинасыннан өстен була. Гален язмалары да Европада гарәп тәрҗемәсеннән тарала.

Урта гасыр Россиясе

Рус дәүләтендә монастырь медицинасы белән беррәттән халык медицинасы да үсешен дәвам итә. XI—XII гасырларда Переяславль һәм Киевта, XIII гасырда Илбауда дәваханәләр булдырыла. Россиядә элек-электән дәвалау эше белән врач-эмпириклар, аптекарьләр (шифалы үләннәр белгече), буын утыртучылар, цирюльниклар шөгелләнгән.

Яңарыш дәвере

Медицина үсешендә мөһим адымнар Яңарыш дәверендә (XV—XVIII гасырлар) ясала. Швейцар табибы Парацельс(рус.) (рус.)баш. тәҗрибә һәм белемгә таянган медицинаны пропагандалап чыгыш ясый, төрле химик матдәләрне, минераль суларны табиплык шөгеленә иңдерә. А. Везалий(рус.)Везалий (рус.)баш. кеше тәне төзелеше һәм функцияләре үзенчәлеген сурәтли. Инглиз табибы У. Гарвей(рус.)Гарвей (рус.)баш. кан әйләнеше турында тәгълимат булдыра.

XVI практик медицина өлкәсендә мөһим вакыйга булып, итальян табибы Дж. Фракастороның контагиоз (йогышлы) авырулар гыйлемен һәм француз табибы А. Паре тарафыннан хирургиянең тәүге фәнни нигезен булдырылуы тора.

Яңа вакыт

Медицина 
1682 елда үзенең пациентларына баручы табиб
Медицина 
Безнең эраның XVII гасырында операция

Сәнәгать производствосының үсеше һөнәри авыруларны өйрәнүгә игътибарны юнәлтә. XVII—XVIII гасыр дәверендә итальян табибы Б. Рамаццини сәнәгать паталогиясен һәм хезмәт гигиенасын өйрәнүгә башлангыч сала. Медицина үскән саен төрле илләрдә медицина учреждениеләре ачыла. XVIII гасырда Россия империясендә Фән академиясе (1724 ел) һәм медицина коллегиясенә Аптекарь приказы (1763) булдырыла һәм берничә медицина мәктәбе ачыла.

1773 елда Илбауда Медицина коллегиясе ачыла. Ул 1784 елда Илбау университетының медицина факультеты белән берләштерелә. 1787 елда Елизаветград медик-хирургик мәктәбе ачыла.

XVIII гасырның икенче, XIX гасырның тәүге яртысында хәрби һәм диңгез гигиенасына нигез салына. Алман галиме Роберт Кох микробиологиягә нигез салучыларның берсе була. Эксперименталь фармакология һәм токсикологиягә нигезче француз физиологы һәм патологы К. Бернар сала. Алман физиологы Г. Гельмгольц, чех биологы Я. Пуркинье офтальмологиянең үсешенә булышлык итә. Бу вакытта медицина укыту йортлары исәбе күбәя.

Медицина өлкәсендәге юнәлешләр

Профилактик медицина

Элек бу өлкә бер кешегә һәм шулай ук берничә төркем кешегә карата авыруларны искәртү максатында, Санитария һәм гигиена дип аталган.

  • "Гигиена" уңайлы һәм җайлы булмаган йогынтыны берләштереп, тышкы мохитның кешегә карата тәэсирен өйрәнә.
  • Дезинфектология
  • Санитария
  • Эпидемиология авыртыну процессының демографиясен, аларны таралудан туктату, авыруны киметү чараларын өйрәнә. Эпидемияне өйрәнү белән генә чикләнми.

Клиник медицина

Авыру кешеләрне ачыклау, дәвалау һәм бер пациентның икенче тапкырга авыруын булдырмау.

  • Диетология туклануның кеше сәламәтлегенә һәм авыруга карата тәэсирен өйрәнә. Диетологлар шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авыруы вакытында, артык авырлыктан, аш кайнату процессы бозылганда, аллергиядән, туймаганлыктан, шеш вакытында терапевтик диета тәгаенли. Аны күп очракта ялгыш туклану гигиенасы белән бутыйлар.
  • Терапия
  • Хирургия
  • Психиатрия
  • Педиатрия
  • Геронтология
  • Кардиология
  • Неврология
  • Эндокринология — гормоннарны һәм аларның кеше тәненә йогынтысын өйрәнә.
  • Офтальмология
  • Стоматология
  • Урология

Фармакология (фармацевтика)

  • Фармакоэпидемиология
  • Фармация
  • Биохимик фармакология
  • Клиник фармакология
  • Молекуляр фармакология
  • Фармакогеномика
  • Эксперименталь фармакология

Медик-биологик тармаклар

  • Анатомия' — 'организмның физик төзелешен өйрәнә. "микроскопик анатомия"дән — цитологиядән һәм гистологиядән аермалы рәвештә микроскопик структураны өйрәнә.
  • Биохимия — тере организмда барган химик процессларны, химик компонентларның структурасын һәм функциясен өйрәнә.
  • Биомеханика - механик алымнар ярдәмендә биологик системаның структурасын һәм функциясен өйрәнә.
  • Биологик статистика — статистиканы биологик мәйданга киң мәгънәле куллану. Биостатистиканы белү медицина тикшеренүләрен интерпретацияләү, планлаштыру, бәяләүдә мөһим әһәмияткә ия.
  • Биофизика - дициплина ара фәне. Биологик системаларны өйрәнү өчен физика, физик химия алымнарын файдалана.
  • Цитология- аерым күзәнәкләрне микроскопик тикшерү белән шөгыльләнә.
  • Эмбриология - организмның иртә үсешен өйрәнә.
  • Генетика - геннарны аларның биологик нәселдәге ролен өйрәнә.
  • Гистология — яктылык, электрон микроскопиясе һәм иммуногистохимия ярдәмендә биологик тукымаларның структурасын өйрәнә.
  • Иммунология — үз эченә тумыштан килгән һәм адаптив иммунитетны алган иммун системасын өйрәнә.
  • Инфектология — инфекцияләрне өйрәнә.
  • Комбустиология — пешкән урыннарны һәм аларны дәвалауны өйрәнә.
  • Медицина физикасы — медицинада физика принципларын куллануны өйрәнә.
  • Микробиология — микроорганизмнарны, шул исәптән гади бактерияләрне, садәләрне, вирусларны өйрәнә.
  • Молекуляр биологияДНК репликациясе процессының молекуляр нигезен, транскрипциясен һәм генетик материалның күчермәсен өйрәнә.
  • Нейробиология — нерв системасын өйрәнү белән бәйле фәннәрне үз эченә ала. Гадәттә нейробиология кешенең баш һәм арка мие физиологиясенә игътибарны юнәлтә. Кайбер клиник һөнәрләр үз эченә неврологияне, нейрохирургияне һәм психиатрияне ала.
  • Патология - авырулар сәбәбен, барышын, үсешен һәм хәл ителешен өйрәнә.
  • Физиология - организмның нормаль функцияләнүен һәм аның нигезендә яткан көйләү механизмын өйрәнә.
  • Токсикология — дарулар һәм агуның хәвефле тәэсирен өйрәнә.

Медицинаның аерым өлкәләре

  • Авиацион медицинасы
  • Арктик медицина
  • Хәрби медицина
  • Галәм медицинасы
  • Һәлакәтләр медицинасы
  • Су асты медицинасы
  • Спорт медицинасы
  • Хөкем медицинасы
  • Хезмәт медицинасы
  • Хрономедицина

Теоретик медицина

Медицинада акыллы кешенең организмын, аның нормаль, патологик төзелешен, функцияләрен, авыруларын, патологик торышын, аны диагностикалау, коррекцияләү, дәвалау алымын өйрәнүче теоретик медицинаны яки биомедицинаны аерып карыйлар.

Теоретик медицина дәвалауның теоретик нигезләрен тикшерә, практик медицина үсеше юлларын тәкъдим итә. Бу медицина фәнни теоретик белем белән расланган логик медицина фикерләвенә нигезләнгән. Төрле карашларны гомумиләштерү теоретик медицинага медицина гыйльми фаразларын булдыру мөмкинлеге бирә. Теоретик медицина — практикадагы тәүге адым.

Кагыйдә буларак, теоретик медицина медицина практикасына, медицина тикшеренүләре һәм теорияләрдәге кебек, артык зур дәрәҗәгә кагылмый. Теоретик медицина нәтиҗәләре яңа дәвалау чараларының барлыка килүенә, авыру нигезендәге һәм савыгу процессындагы механизмнарны тагын да тирәнрәк, молекуляр аңлау мөмкинлеге бирә һәм шуның белән бөтен медицина кушымталарына нигез булдыра.

Практик медицина

Медицинада шулай ук практик яки клиник медицинаны да аералар. Медицина фәне тарафыннан тупланган белемне авыруларны, кеше организмының паталогик хәлен дәвалау өчен практикада куллану.

Исбатлау медицинасы

Хәзерге медицина фәнендә исбатлау медицинасы критерийлары киң кулланыла. Ул теге яки бу дәвалау алымының, профилактикалауның, диагностикалауның эффектлыгын җитди дәлил таләп итә. Эффектлыгы буенча РКС (рандомизланган клиник сынаулар) раславы булмаган бөтен башка алымнар да эффектсыз алым буларак кире кагыла.

Яшкә карап күп кенә авыруларның көчәюе сәбәпле, исбатлау медицинасында геронтология һәм гериатрия кебек бүлекләр үсешә. Алар картаю процессын акрынайту проблемаларын, картлыкка каршы терапияне, олы яштә һәм картлыктагы профилактик медицинаны өйрәнә.

Медицина калдыкларын эшкәртү

Чистарту һәм зарарсызландыруның күп ысуллары бар. Иң популяры: химик, биологик, җылылык һәм нурланыш.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  • https://thenextweb.com/vocabulary/medicine/
  • Черных П. Я. . — Т. 1. — ISBN 5-200-02685-7.
  • Звезда жизни — Ҡыҫҡа йәһүд энциклопедияһынан (урыҫ.
  • Гигиея, Популярный словарь русского языка. Толково-энциклопедический. — М.: Русский язык-Медиа. А. П. Гуськова, Б. В. Сотин. 2003.
  • Rose, Nikolas (2007) The Politics of Life Itself: Biomedicine.
  • Медицина калдыкларын нинди процесслар белән зарарсызландырырга мөмкин.
  • Әдәбият

    Сылтамалар

    Tags:

    Медицина СимволларыМедицина ТарихМедицина өлкәсендәге юнәлешләрМедицина калдыкларын эшкәртүМедицина Шулай ук карагызМедицина ИскәрмәләрМедицина ӘдәбиятМедицина СылтамаларМедицинаЛатин теле

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Елмвуд (Луизиана)15 sentäberБукмезонРим ГыйлфановВикиханәБашкортстанИтальян ВикипедиясеЛеонид БрежневТатар әдәбиятыРадик ГалиәкбәровТАССРның төзелүеАсексуальлекMitsubishi A6M ZeroFizikaКоммунизмАльберт СөярголовТатарстан РеспубликасыКаенагаИван ЗолоАлтын Урда ханнары исемлегеРоссиядә президент сайлаулар (2024)30 март1960 елМәскәүАдминистратив-территориаль берәмлекЛюдвиг ван Бетховен«Эссекс» тибындагы авиаташучыларГүзәл Гафарова (1992)ТатарларWikidataНиколай ГогольWikimedia(2759) ИдоменейОкеанМәгълүмат технологияләреТандер-БейКырым895 елРоберт АндреевҺиндстанФән Вәлиәхмәтов6 июньКоле Санта Мария (Рим)КүмерсуларУкраин телеОптима (Оклахома)Google ChromeБейшор-Гарденс (Флорида)Татар теленең аңлатмалы сүзлегеӘзербайҗан Совет Социалистик РеспубликасыCreative Commons litsenziäläreЭджворт (Пенсильвания)Баш битШимлаТакетаDettifossDonetsk Xalıq RespublikasıТатар телендә уйналган нәфис фильмнар исемлегеТатарча сүзлекләрМузыкаТатарстан — Яңа Гасыр2001Корей ВикипедиясеКече Укмас🡆 More