Димитриос Талаганис (грек. Δημήτριος Ταλαγάνης; 1945, Триполи — 2021 елның 15 апреле, Афина, Аттика — грек рәссамы, шагыйрь, архитектор һәм шәһәр төзүче.
Димитриос Талаганис | |
---|---|
Туган телдә исем | грек. Δημήτρης Ταλαγάνης |
Туган | 1945 Триполис[d] |
Үлгән | 15 апрель 2021 Афины[d], Центральные Афины[d], Аттика[d], Аттика[d], Греция |
Үлем сәбәбе | COVID-19 |
Ватандашлыгы | Греция |
Әлма-матер | Мәскәү мигъмарият институты[d] |
Һөнәре | рәссам, мигъмар, сынлы сәнгать эшлеклесе |
Димитриос Талаганис Триполи шәһәрендә 1945 елда Дионисий Талаганис гаиләсендә туа. Әтисе Каршы торуда катнаша һәм Грециянең Халык-азатлык армиясе сугышчысы була. Соңрак, Гражданнар сугышы елларында (1946—1949) Демократик армия сугышчысы була һәм 1949 елда Триполис шәһәре трибуналы карары буенча атып үтерелә.
Димитриос балачак елларын Аркадиядә үткәрә, соңрак әнисе белән Афинага күчеп килә, ул анда 1964 елга кадәр яши. Соңыннан ул чит илгә китә.
Компартия ярдәме белән Мәскәү архитектура институтына укырга керә, аны 1971 елда архитектура остасы дипломын алып тәмамлый.
Яңа Ленин музеен проектлаштыру конкурсында катнаша, анда аның проекты беренче премия ала. Ел дәвамында проект ВДНХга (Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе) куелган һәм алтын медаль алган. Бер үк вакытта ул япон OSAKA EXPO 1970 тә 40 000 кеше яши торган шәһәр проекты белән чыгыш ясый. 1971 елда ул Фалер култыгын куллану проектын әзерли, анда «Яңа Афина театры» төзелешен тәкъдим итә.
Шул ук 1971 елда ул үзенең игътибарын рәсем сәнгатенә юнәлтә. Аның беренче күргәзмәсе 1973 елда Парижда salon d’automne του Grand Palais des Champs Élysées дә уза. Аның хезмәтләре грек шагыйре Йоргос Сеферис шигърияте белән илһамланган була.
Грециядә 1967 елдан хәрби диктатура урнаштырылган булганлыктан, ул башта Италиягә, аннары Франциягә күчеп килә. Француз язучысы һәм режиссёры Жак Лакарьер белән хезмәттәшлектә Яннис Рицосның «Ромиосини» поэмасының театраль куелышында катнаша. 1974 елда Foyer Royal de l' Odéon да үз эшләрен куя. Диктатура төшүгә, 1974 елның августында Грециягә әйләнеп кайта, анда архитектор булып эшли. Бер үк вакытта ул Грециянең төрле шәһәрләрендә үз эшләрен тәкъдим итә. 1987 елда ул үз эшләрен Tokyo Metropolitan Art Museum да тәкъдим итә.
1998 елда ул үз кандидатурасын Триполи шәһәре мэры вазыйфасына тәкъдим итә һәм мэрның мәдәният мәсьәләләре буенча урынбасары була.
2016 елда Талаганис Триполида «Греция — Россия — Православие» исемле иконалар күргәзмәсен оештыра. 2017 елда, Октябрь инкыйлабы гасырын бәйрәм итүгә, Талаганис Греция компартиясенә Ленин үлгәннән соң ясалган битлек күчермәсен тапшыра. Сүз битлекнең 14 күчермәсенең берсе турында бара, аны укытучысы һәм В. И. Ленин төрбәсе өчен саркофаг авторы Константин Мельников 1971 елда яңа Ленин Музее проекты конкурсында җиңгәннән соң Талаганиска тапшырган була.
Димитриос Талаганис 2021 елның 15 августында, бер ай COVID-19 коронавирус авыруы белән көрәшкәннән соң, Афинада «Сотирия» хастаханәсендә вафат була.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Димитриос Талаганис, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.