Геннадий Михайлович Макаров (1952 елның 21 марты, Әлмәт шәһәре, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — борынгы музыка кораллары белгече һәм аларда оста башкаручы, фольклорчы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты (2005),Казан дәүләт консерваториясе доценты, ТРның керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2016), Россия композиторлар берлеге әгъзасе.
Геннадий Макаров | |
---|---|
Туган телдә исем | Геннадий Михайлович Макаров |
Туган | 21 март 1952 (72 яшь) Әлмәт, ТАССР, РСФСР, ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия Федерациясе Татарстан Җөмһүрияте |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | фольклорчы, музыкант, укытучы |
Эш бирүче | Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институты |
Балалар | Тимур Макаров |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе |
Гыйльми дәрәҗә: | сәнгать белеме нәмзәте[d] |
Гыйльми исем: | доцент[d] |
Г.Макаров татар халыкның төрле төркемнәренең, ягъни керәшеннәр, нагайбәкләр, казан татарларының халык авыз иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхес. Татар халкының думбыра, кылкубыз, дәф, танбур уен коралларын тергезү өлкәсендә зур хезмәт куйган. Төрки сәнгать өлкәсендә зур белгеч буларак та танылган.
Геннадий Макаров 1952 елның 21 мартында ТАССРның Әлмәт авылында (1952 елның 25 мартыннан штб, 1953 елның 3 ноябреннән шәһәр) дөньяга килә. 1985 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм ТӘһСИгә аспирантурага керә. Казан консерваториясендә 1992 елдан алып эшли.
2004 елда «Идел-Чулман буе татарларының традицион аэрофоннары (Генезис һәм тарихи реконструкция проблемалары)» темасына диссертация яклый.
2007—2016 елларда Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршындагы Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәген җитәкли.
2008 елда доцент дәрәҗәсенә лаек була. Шул ук елда «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбленә нигез салуга зур өлеш кертә.
Г. Макаров Казан консерваториясе каршындагы «Бәрәкәт» борынгы татар уен кораллары ансамбленә нигез сала, «Ак калфак» балалар фольклор ансамбленең фәнни җитәкчесе була. Бүгенге көндә Татарстан халыклары Ассамблеясенең Дуслык Йорты каршындагы күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең керәшеннәр бүлеге җитәкчесе, аның каршында «Балтырган» балалар милли ансамблен булдыра.
Г. Макаров фольклор темаларына монографияләр, 70тән артык фәнни мәкалә авторы. Бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы һәм этномузыкология бүлегендә укыта.
Татар халык иҗаты | ||
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Геннадий Макаров (1952), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.