Винни-Пух (ингл. Winnie the Pooh) — Алан Александр Мильн язган шигырьләр һәм хикәяләр персонажы.
Советлар Берлегендә һәм Россия Федерациясендә Борис Заходерның рус теленә тәрҗемәләре һәм аларга нигезләнгән Союзмультфильм мультфильмнары аркылы танылган.
Винни-Пух | |
---|---|
Туган телдә исем | ингл. Winnie the Pooh |
Туган | 24 декабрь 1925 (98 яшь) |
Яшәгән урын | Йөз акрлы урман[d] |
Виннипег ана зат аю баласы Лондонга 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышында катнашы өчен Бөекбританиягә күчерелгән Канада гаскәрләре белән килә. Исеме хуҗасы лейтенант Гарри Колбурн үскән Виннипег шәһәре хакына бирелә. Францияга юллану алдыннан, канадалылар аны шәһәр зоопаркына калдырырга була, калган гөмерен (1932 елга кадәр) ул анда үткәрә, җирле балалар аны бик яратып китә. 1924 елда Алан Милнның улы Кристофер Робин Милн да аның белән таныша, баланың сөелгән аю уенчыгы атасы февральдә язган шигерендә сүзгә алына. 1925 елгы декабрь аенда (Раштуа алдыннан) чыккан "Дөрес булмаган умарта кортлары" (ингл. "The Wrong Sort Of Bees") хикәясендә беренче тапкыр Пух исеме кулланыла. 1926 елда Винни-Пух турындагы хикәяләр аерым китап буларак чыга (ингл. Winnie-the-Pooh).
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Винни-Пух, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.